16+

Аракы эчүче ни өчен психик авыру булып санала?

Гасырлар буенча җиңелми һәм дәвалауга авыр бирелә торган куркыныч чир - эчүчелек афәте турында психиатр һәм психотерапевт Динар Җәмил улы Ибраһимов белән әңгәмә корабыз.

Аракы эчүче ни өчен психик авыру булып санала?

Гасырлар буенча җиңелми һәм дәвалауга авыр бирелә торган куркыныч чир - эчүчелек афәте турында психиатр һәм психотерапевт Динар Җәмил улы Ибраһимов белән әңгәмә корабыз.

- Динар,  иң әүвәл сүзне “Мин аны үзем дә беләм”, диючеләргә җаваптан башлыйк әле. Аракы эчүче ни өчен психик авыру булып санала?
- Бүген исерткеч эчемлекләр иң популяр, сатучылар өчен төшемле продуктларның берсе. Кибет киштәләрендә шешәләрнең ниндиләре генә юк! Аларның һәрберсенең составында этиль спирты. Ә ул исә иң зарарлы, нерв системасын боза, эчке органнарга зур зыян сала торган агу. Спиртлы эчемлекләрне еш куллана торган кешеләр аклану өчен төрле сәбәпләр табалар, бу чир миңа кагылмаячак, диләр. Ә ул исә акрынлап үзенә «ияләштерә», кеше үзенең авырый башлавын сизми дә кала, дөресрәге танырга теләми. Алкоголизм авыруы - спиртлы эчемлекләрне чамасыз куллануга китерә торган психик авыру. Һәрдаим исерек йөргән кешенең тора-бара сәламәтлеге какшый, эшкә сәләте кими.

Алкогольле эчемлек ашказанының һәм эчәклекнең лайлалы катламына бик тиз сеңә, санаулы минутларда канга эләгә, кан аша исә ул баш миенә, бавырга керә. Баш мие кабыгының эшчәнлеген киметә: фикер туплау бозыла, игътибар кими, уйлар таркала. Тире астындагы капиллярлар киңәя, шуңа да канның тирегә килүе арта, җылыткандай тоела. Чынында бу алай түгел, алкоголь организмны җылытмый. Спиртлы эчемлекнең (ниндие генә булмасын) ми үзәгенә тәэсире аркасында хәрәкәтләр, сөйләү бозыла, исерекнең тәртибе кайчакларда белешмәслек булып үзгәрә.

- Алкогольне даими куллану кеше организмының кайсы өлкәләренә күбрәк зыян сала?
– Спиртлы эчемлекләрне дәвамлы куллану сәламәтлеккә зур зыян сала: бавыр бозыла, кан басымы күтәрелә, йөрәк авырулары килеп чыга, инсульт, яман шеш авырулары (бигрәк тә авыз куышлыгында, ашкайнату юлларында), панкреатит көтеп кенә тора. Эчкечеләрнең 10-20 % бавыр цирррозы барлыкка килә, ул исә дәвалануга бирелми торган чиргә әверелә. Цирроз өстенә күп эчкечеләрдә алкоголь гепатиты күзәтелә. Бавыр зарарлану канда шикәр артуга китерә. Ашказанының лайлалы катламына ничек җимергеч тәэсир итүен, аны чиргә сабыштыруын сөйләп торасы да юк. Лайлалы катламның һәрдаим алкоголь тәэсирендә булуы ашказаны ялкынсынуына китерә. Спиртлы эчемлекләрне күп кулланган кешенең туклануы начарлана - алкоголь югары калорийлы булганлыктан, эчкече җитәрлек ашамый. Нәтиҗәдә организмга кирәкле витаминнар, минеральләр керми, сәламәтлеккә зур зыян килә. Сала торгач, үзәк нерв системасы зарарлана, бу исә психоз һәм невриталь дигән коточкыч авыруларга китерә. Алкоголизмнан интегә торган кешеләрнең сәламәтлеген тикшергәндә спиртлы эчемлекнең зарары кагылмаган бер генә органы да булмавын күрәсең. Алкогольдән озак арына алмау, махмырның берничә көнгә сузылуы кешене психик өянәккә китерүе, халыкча әйтсәк, «белая горячка»га илтүе ихтимал

- Кешенең геннары белән исерткеч эчемлекнең нинди бәйләнеше бар?
- Алкогольгә ияләшү кайчакларда кешенең геннарыннан да килә, аннары яшәү рәвешенең дә йогынтысы зур. Алкоголизм - хроник авыру һәм ул дәваланмасаң, яшәү рәвешеңне үзгәртмәсәң гомер буена да сузыла. Әгәр дә бу авыруның көчәюен сизеп, үзеңне кулга алып, дәвалансаң, авыруны тулысынча бетереп яки  катлауланудан котылып була. Бүгенге медицина алкоголизмның төрле катлаулылыктагы өч стадиясен билгели. Аны дүрткә дә бүлергә була. Өченче һәм дүртенче стадиясе - үзенчәлекле «кабат кайтып булмый» торганы. Бу чиккә җиткән кеше –үзлегеннән генә  спирртлы  эчемлектән  баш тарта алмый инде.

- Терелә алмаслык авыру түгелдер бит инде эчүчелек? Аннан котылу чараларына җентекләбрәк тукталсагыз иде.
- Алкоголизмнан ничек котылырга? Бу авыру никадәр катлаулы булмасын һәм сиздермичә дә авыр стадиясенә җитмәсен, аннан котылу ысуллары бар. Халык куллана торган чараларга әлләни таянырга ярамый - алар алкоголизмны дәвалауда бик аз файда китерәләр. Дәвалану нияте ихлас күңелдән булганда нәтиҗәлелеге фәнни расланган заманча методлардан файдаланырга кирәк.
Организмны агудан арындыру - бу ысул ярамаган азык яки медикаментоз агулану очрагында кулланыла торган чаралар комплексын хәтерләтә. Курсның максаты - авыруны канда һәм ашкайнату юлында алкоголь таркалу тәэсиреннән аралау, авыру организмыннан агулы продуктларны чыгару. Бу ысул авыруны аклкоголизмлы эчемлекләргә физик бәйлелегеннән котылдыру өчен әйбәт, әмма ул эчү теләген бөтенләйгә басмый.

- Социаль  тернәкләндерү мәсьәләсенә дә тукталыгыз әле.
- Социаль яраклаштыру (тирә-як мохитка җайлаштыру) - алкоголик тормышын җимерүче чиреннән арынырга, төзәлү юлына басарга тели, тик андый мөмкинлекне таба алмыйча, чарасызлыктан эчүен дәвам итә. Менә мондый авыруны социаль яраклаштыру, аны алкоголизмнан котылдыруда еш кына иң кирәкле фактор. Әмма бу үзен алкоголик дип танымаган һәм табиблар таләбен үтәмәгән кешеләргә кагылмый. Кыскасы, бик камил, матур итеп яратылган бу дөньяда аек яшәүләргә ни җитә!

-  Гаять үтемле һәм файдалы әңгәмәгез өчен ихлас күңелдән рәхмәт, Динар Җәмил улы!

Рамазан Кәбиров

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading