Айвар Билалов: «Көрәштә даими шөгыльләнгәндә генә нинди дә булса үсешкә ирешергә була»
Әлмәт егете Айвар Билалов үзенең көрәш алымнары белән бик күпләрне таң калдырган батыр.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Әлмәт егете Айвар Билалов үзенең көрәш алымнары белән бик күпләрне таң калдырган батыр.
Нәселләре белән көрәшче алар. Заманында Рәшит бабасы Лениногорск районы авыл Сабан туйлары батыры була. Аның мавыгуы улларына күчә. Иске Иштирәк авылында туып үскән уллары Алмаз белән Ильяс икесе дә шушы төбәкнең оста көрәшчеләре булып таныла. Кан үзенекен итә, аларның уллары Рамил, Ренат, Рафаэль, Артур, Айвар да көрәш белән мавыга. Төрле ярышларда катнашалар. Айвар исә аларның барысын да уздыра, дөнья чемпионы дәрәҗәсенә ирешә. Абыйсы Артур исә – Муса Җәлил турниры чемпионы, спорт мастеры. Айварның улы Рамазан да көрәш түгәрәгенә йөри. Район күләмендә беренче уңышлары да күренә. Буыннардан буыннарга күчеп баручы милли көрәш бу нәселдә әнә шулай дәвам итә.
– Баланы мәҗбүр итмәскә кирәген үзем әти булгач аңладым, аңа кадәр бөтен малайлар да бераз булса да көрәшә белә, дип уйлый идем, – ди Айвар. – Нәселдән килгән мавыгу булгач, Рамазанны көрәшкә биреп караган идем, теләмәде, йөрисем килми, диде. Мәҗбүр итмәдек. 8 яшенә җиткәч, үзе әйтте: әти, минем көрәшәсем килә, көрәш алымнарына өйрәт, диде. Ә кечкенәсе Усманда бу сәләт бөтенләй юк. 5 яшендә генә булса да, ул инде укуга, белемгә, фәнгә тартыла. Әти үземне дә мәҗбүриләп көрәштермәде. Биш яшемдә аңа ияреп спорт залына бара идем. Көрәшкәнен карап торып, кызыксынып киттем. Алты-җиде яшемдә ныклап көрәшә башладым.
Аның беренче остазы да әтисе була. Ильяс Билалов – Россиянең спорт мастеры, улының беренче тренеры.
Балачактан җиңүгә омтыла егет. Беренче тапкыр җиде яшендә Азнакайда узган зур ярышны ота. Малайда өмет уяна. Балачак, яшүсмер еллар... Бу чорда Айварның ирешкән уңышлары санап кына бетерерлек түгел. Бер-бер артлы җиңеп бара. 2002-2007 елларда яшьләр арасында милли көрәш буенча Татарстан беренчелегендә җиңүче. 2005-2006 елларда ТР Президенты Кубогы аның кулына эләгә. 2006-2007 елларда яшьләр арасында Россия беренчелеге батыры. Татарстан беренчелекләрендә 12 яшеннән 18 яшенә кадәр беренчелекне беркемгә дә бирми. Көрәш тарихында мондый нәтиҗә күрсәткән көрәшчеләр әлегә юк. Шушы ярышларда катнашканда олпат көрәшчеләр дәрәҗәсенә җитү турында хыяллана ул. Алар белән аралашып, тәҗрибәләре белән кызыксына. 18 яше тулганнан соң, исемнәре дан казанган осталар белән бил алыша башлый. Олылар категориясендә көрәшә башлагач, РФ атказанган тренеры Салават Йосыпов кул астында шөгыльләнә. Исеме еракларга таралган данлыклы Теләче районы егете Раил Нургалиев белән мәйдан тотуын ул әле дә бер могҗизалы төш кебек искә ала. Ике асыл гәүдәле егет көрәш яратучы тамашачыларны сокландырып мәйдан тота. Айвар бөтен көрәшчеләрне ота, тик соңгы әйләнештә Раилгә оттыра. Биш ярыш шулай дәвам итә. 2009 ел, “Ак Барс” Көрәш сараенда беренче тапкыр Татарстан чемпионаты уза. Нәкъ менә яңа бинада көндәшен җиңеп, Татарстан чемпионы исемен яулый Айвар, аңа спорт мастеры исеме бирелә. Шуннан соң алты тапкыр Татарстан һәм дүрт тапкыр Россия чемпионы була. 2015 елда Казанда узарга тиешле дөнья чемпионатына кадәр, өч ел рәттән, барлык ярышларны ота. Дөнья чемпионы исеменә дә лаек була.
Хәзер генә дөнья чемпионатлары ел саен уза ул. Ә элегрәк биш елга бер тапкыр булып, анда эләгү күп көрәшчеләрнең хыялында калган. “Без дөнья чемпионаты узуын көтеп ала идек, - дип искә ала Айвар. – Анда сайлап кына алдылар. Дөресен әйтергә кирәк, Татарстан чемпионатын, Муса Җәлил истәлегенә үтә торган бәйгене, Авыл хуҗалыгы министрлыгы призларына узучы турнирларны оту күпкә авырык. Чөнки анда катнашучылар бик күп, барысын да җиңәргә кирәк. Алар бик дәрәҗәле ярышлар санала, анда үзеңне сәләтеңне күрсәтә аласың икән, үсәргә мөмкинлекләр тагын да арта”.
Татар көрәшендә гомер буе көрәшеп булмый. Җитди, имгәнүләр ала торган спорт төрләренең берсе. Берничә җитди җәрәхәт алганнан соң, Айвар көрәштән китә. Ул бүген яшь көрәшчеләр тәрбияли, ничә еллар тупланып килгән көрәш багажын шәкертләре белән бүлешә. “Яшьләр бездән күреп алга максат куя һәм шуңа ирешергә тырыша. Көрәштә даими шөгыльләнгәндә генә нинди дә булса үсешкә ирешергә була. Шуңа күрә ничә еллардан бирле тупланган тормыш тәҗрибәмне егетләр белән уртаклашам, аларның сәләтләрен ачарга тырышам”, - ди Айвар.
Ул өч бала әтисе дә. Билаловлар бер кыз, ике малай тәрбияләп үстерәләр. Көрәш эстафетасын әтисеннән алган Рамазан әтисе белән шөгыльләнүдән тыш, Рузил Ганиев белән Фәнил Минһаҗевлардан күнекмәләр ала.
Айвар Билалов – 35 яшен тутырган ил солтаны, “Шәһри Казан” газетасының яшьтәше. “Бихисап зур уңышлары белән, республиканың көрәш тарихында иң оста көрәшче буларак исеме танылу алды”, - ди газетабызның баш мөхәррире, татар көрәшенең җанатары, бик күп көрәшчеләрне матбугат битләрендә яктыртучы Радик Сабиров аның турында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
«Кызым чак кына агуланмады...»: җырчы Рәфис Кәлимуллин киңәш сорый
-
#Кыскача яңалыклар
Кинорежиссер Александр Далматов һәм актриса Гөлшат Әбделманова өйләнештеләр
-
#Шоу-бизнес
“Күп булса – ялыктыра, аз булса – җитми кала”, яки “Супер хитлар” концертына рәхим итегез!
-
#Төрлесе
Сепаратка сөт калдырган идем... Тәрәзләр дә әле юмаган... Кичке ашка нәрсә пешерим икән...
-
#Язмалар
«Янгын чыкканда, кызыбыз йоклаган булган. Ярый әле тәрәзә аша чыга алган...»
Комментарийлар