Авыру баланың яшенә карап, бер ел эчендә больничныйны түбәндәге тәртиптә бирү каралган.
7 яшькә кадәрге авыру баланы караган очракта - амбулатор рәвештә яки стационар дәвалану-профилактика учреждениесендә бала белән бергә булган барлык көннәр өчен, әмма ике очракта да гомуми көннәр саны бер ел эчендә 60 көннән артырга тиеш түгел.
7 яшьтән 15 яшькә кадәрге авыру баланы караган өчен - амбулатор шартларда яки стационар дәвалану-профилактика учреждениесендә бала белән бергә булганда, аның 15 көне түләнә. Әмма бу очракта больничный алган көннәр саны бер елга 45тән артып китәргә тиеш түгел.
15 яшьтән алып 18 яшькә кадәр булган авыру баланы караган очракта - амбулатор шартларда дәваланганда, ата‑анага больничный җиде көн генә түләнә. Барлык очракта да авыру яшүсмерне карау өчен елына 30 көн бирелә.
18 яшькә кадәр булган инвалид-авыру баланы караган очракта - амбулатор рәвештә яки стационар дәвалану-профилактика учреждениесендә бала белән бергә булган барлык көннәр өчен дә больничный түләнә, әмма ике очракта да гомуми көннәр саны бер ел эчендә 120 календарь көненнән артырга тиеш түгел.
18 яшькә кадәрге ВИЧ-инфекцияле авыру баланы караган очракта - медицина учреждениесендә бала белән бергә булган барлык чор өчен түләнә.
Әгәр 18 яшькә кадәрге баланың хәле вакцинадан соң килеп чыккан өзлегү яки яман шеш авырулары белән бәйле булса, больничный баланы амбулатор шартларда дәвалауның бөтен көне яки медицина учреждениесендә авыру белән бергә булган барлык чоры өчен түләнә.
Комментарийлар