16+

Балалар сәламәтлгендә «акча эшләүнең яңа омтылышы»

Балаларның яңа мавыгуы үлемгә дә китерергә мөмкин, ди белгечләр.

Балалар сәламәтлгендә «акча эшләүнең яңа омтылышы»

Балаларның яңа мавыгуы үлемгә дә китерергә мөмкин, ди белгечләр.

Балаларның хуш исле катнашмаларны сулавы бик куркыныч. Аларны инде вейплардан соң барлыкка килгән яңа афәт дип тә атыйлар. Роспотребнадзор хезмәткәрләренең игътибарын төрле маркетплейсларда сатыла торган «борын өчен аромаингаляторлар» җәлеп иткән. Тикшерә башлагач, аларның кеше организмына карата куркынычсызлыгы турындагы документлар да ялган булып чыккан.

Ә аның рекламасы һәм товарның тышкы кыяфәте карап торышка балигъ булмаганнарга ачыктан-ачык юнәлдерелгән. Мондый җайланмаларны баштан ук салкын тию вакытында борынның лайлалы тышчасы ялкынсынуын киметү өчен кулланганнар. Әмма хәзер базарда аларның төрле тәмлеләре барлыкка килгән. Бу үзе үк зур сорау тудыра. Хәтта депутатлар да инде мондый ингаляторларның таралуына каршы көрәшкә кушылган. Балаларның яңа мавыгуы нәрсәсе белән куркыныч соң?

Карбыз, кавын, җиләк - нинди генә тәмлеләре юк

 Роспотребнадзор идарәсе хәбәр иткәнчә, аромаингаляторлар яшүсмерләр арасында популярлаша бара. Алар онлайн-платформалар аша сатыла, балаларны кызыктыргыч төргәк, дизайны белән җәлеп итә. Моннан тыш аларның төрле тәмлеләре бар: «карбыз», «кокос-кавын», «бөтнек», «җиләк» һәм башкалар. Продукция турындагы рекламаны хәтта социаль челтәрләрдә дә урнаштырганнар. Аларда популяр видеоуеннар һәм мультфильмнарның персонажларын кулланганнар, аннан ничек файдалану күренешләрен күрсәткәннәр. Кыскасы, әлеге продуктны популярлаштыру өчен тәэсирле корал кулланылган.

Әмма! Продуктка кагылышлы инструкцияне карый башласаң, биредә яшь чикләүләре турында бернинди мәгълүмат китерелмәгән. Шул аромаингаляторларны рекламлаучы кайбер видеоларда. гомумән мондый продукцияне балигъ булмаганнар куллана. Сатучылар моның белән аның куркынычсызлыгын күрсәтеп, җәлеп итәргә теләгән күрәсең. Кем әйтмешли, матур төргәккә төрсәң, нәҗес әйбер дә кәнфит булып күренә. 

Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисе Нина Останина мәктәп укучылары арасында балалар өчен куркыныч тудырырга мөмкин булган аромаингаляторларны тикшерергә тәкъдим итте.

«Ышанычлы юлдаш»?
Маркетплейсларда аларны кайвакыт энергетиклар диләр, көндәлек тормышта «ышанычлы юлдаш» дип атыйлар. Составы тулысынча күрсәтелмәгән, әмма тасвирламаларда ментол, эфир майлары һәм Таиландта үсүче үсемлекләрнең экстрактлары телгә алына, алар «томаудан, күңел болгану, баш авырту, арыганлык, стресс яки йокларга китәр алдыннан ярдәм буларак тәкъдим ителә». Шул ук вакытта, ингалятор парфюмерия-косметика продукциясенә керә дип язылган.

Татарстанның баш токсикологы Алия Насыйбуллина белдерүенчә, теләсә нинди ароматик катнашмаларны куллану балалар өчен гаять куркыныч. Беренчедән, аларны борын куышлыгына куеп сулыйлар, әлеге ысул үзе үк бу матдәләрнең үзәк нерв системасына тиз эләгүе белән бәйле. Алар бик тиз агулы нәтиҗә күрсәтә. Ләззәт алу, эйфория барлыкка килү беренчел нәтиҗә генә.

Икенчедән, әлеге рекреацион матдәләр балалар, яшүсмерләр организмы өчен бу куркыныч, чөнки психик халәткә начар тәэсир итә. Балаларда ачу hәм агрессия хисе кабынып китү белән бергә, йокысызлык, йокы бозылу булырга мөмкин. Табиб сүзләренчә, биредә бернинди компромисслар турында сүз бара алмый. Бу матдәләр һәм аларның теләсә нинди әйләнеше тыелырга, ә коммерцияле сату җинаятькә тиңләштерелергә тиеш.

 Беренче корбаннар
Аромаингаляторлардан беренче зыян күрүчеләр бар инде, ди табиблар. Шушы көннәрдә генә Россия башкаласы хастаханәләрнең берсенә шундый катнашманы сулап, комага киткән бала китерелгән. Аның югары кан басымы 200дән артып киткән. Башы әйләнгән, соңрак аңын югалткан, моннан  тыш тахикардия барлыкка килгән. Хәзер инде аның тормышы табиблар кулында. 

–  Бу ингаляторларда ароматизаторлар һәм төрле өстәмәләр бар. Кызганычка каршы, алар әле ныгымаган организмга тискәре йогынты ясарга мөмкин. Ә астматик компонентлы бронхит яки бронхиаль астма белән интегүче балалар һәм яшүсмерләрдә квинке шешүенә (отек квинке) китерергә мөмкин, – ди Алия Насыйбуллина.

Әгәр вакытында ярдәм күрсәтелмәсә, бу үлемгә дә китерәчәк, дип табиб. Алия Насыйбуллина сүзләренчә, мондый аромаингаляторлар хәтта олыларга да тискәре йогынты ясый, балалар турында әйтеп тә торасы юк.

– Кайбер экспертлар сүзләренә караганда, аларның составында бәйлелек тудыра торган билгеле бер психоактив матдәләр бар, – ди Алия Рөстәмовна. – Балаларның бер өлеше әлеге катнашманы сулаудан туктасалар, аларда ачулылык, нидер җитмәү хисе барлыкка килә, алар бу ингаляторны ничек тә булса кайдандыр сатып алырга яки сатып алу өчен акча эзли башлый. Бу актив матдәләрне теләсә нинди формада кулланганда характерлы күренеш. Сәламәт борын мазьларга да, тамчыларга да мохтаҗ түгел. Борын безгә ис сизү өчен генә кирәк түгел! Ул шәп фильтр һәм җылыткыч та әле! Борын булмаса, без тәм дә сизә алмас идек, ләкин аны сакларга кирәк. Ул бернинди эфир майларына да мохтаҗ түгел. Киресенчә, аларны еш куллану лайлалы тышчаны ярсытуга һәм киптерүгә китерә, бу кан китүгә сәбәп булырга мөмкин. Моннан тыш, майлар көчле аллергия китереп чыгарырга мөмкин, болар турында истә тотарга кирәк, – ди токсиколог Алия Насыйбуллина. 

Эксперт өстәп әйткәнчә, аромаинголятор составына еш кына медицина препараты булган камфора керә. Аны чиктән тыш куллансаң, агулы тәэсиргә ия һәм организмның гомуми агулануына китерергә мөмкин.

Вейпларның яңа варианты

Мондый продукция вейпларның яңа төре булырга мөмкин һәм депутатлар аны таратуга каршы көрәшкә кушылырга әзер, дигән фикердә Дәүләт Думасының Гаиләне саклау, ата-ана һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисе урынбасары Виталий Милонов. Аның сүзләренчә, илебезгә кертелә торган товарларның сыйфатын контрольдә тоту башкарма хакимият органнары вәкаләтләренә караса да, мондый сигналларны үзагымга җибәрергә ярамый.

«Бездә балалар сәламәтлегенә зур зыян китерә торган вейплар легальләштерелмәгән иде, ләкин аларны сатучылар үзләрен үзләре легальләштерделәр, һәм хәзер без моның белән көрәшәбез, — дип ассызыклаган ул «Парламентская газета» басмасына. - Болар барысы да үлем сатучыларга зур табыш китерде. Мондый ингаляторлар - безнең балалар сәламәтлегендә акча эшләүнең яңа омтылышы. Медицинага бернинди катнашы булмаган һәм аңлашылмый торган бу аромаингаляторлар да шундый ук куркыныч».

Роспотребнадзор борын өчен аромаингаляторларны сатуны туктатып тору буенча оператив чаралар кабул итте. Бу хакта ведомствоның Telegram-каналдагы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Билгеләп үтелгәнчә, маркетплейсларда күп кенә сатучыларның товарның «парфюмер-косметик продукция куркынычсызлыгы турында» таможня берлеге техник регламенты таләпләренә туры килүен раслый торган документлары юк.

Мәсәлән, декларацияләрне анализлаганда аларның берсендә «Мәскәү шәһәрендә гигиена һәм эпидемиология үзәге» учреждениесе сынау лаборатория үзәгенең лаборатор тикшеренүләр беркетмәсенә сылтама ачыкланган. Әмма, чынлыкта, биредә әлеге продукциягә карата әлеге тикшеренүләр үткәрелмәгән.   

Роспотребнадзор тарафыннан мондый документларның гамәлдә булуын туктатып тору, шулай ук әлеге продукцияне сату буенча оператив чаралар күрелә. 

Автордан. Язма басмага әзерләнгән вакытка, махсус маркетплейсларны анализлап чыктым. Әлеге аромаингаляторларның сылтамалары чыга, әмма алар барысы да сатудан алынган. Димәк, көймә урыныннан кузгалган. Көчле контроль булганда гына, без балаларның сәламәтлеген саклый алырбыз. Тик менә “идән астыннан” сатучыларны кем ачыклар, кем тикшерер? Әлегә әлеге сорау ачык кала бирә. Чөнки кайбер намуссыз эшкәрләр “акча артыннан куып” төрле хәйләләргә бара. Менә шуларны җавапка тарту турында бәлкем, хөкүмәт берәр төрле чара күрер. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading