Өлкән кешеләр хәтерлидер, элек СССРда “балык көне” булган”. 1976 елда шундый махсус көн кертү турында хәтта карар да чыгарылган.
Балык көне итеп пәнҗешәмбе сайланган. Бу көнне бөтен ашханәләр дә балык ризыклары әзерләгән. Балык, файдалы булу өстенә, арзан да булган.
Организмга, аерым алганда баш мие, йөрәк сәламәтлеге, иммунитет өчен майлы балык ашарга кирәк. Алар: сардина, сөмбаш (семга), сельдь, скумбрия. Күпме ашарга кирәк дигәндә, иң яхшысы – атнага ике-өч тапкыр.
Балык составындагы омега-3 майлы кислоталары югары температурада һәм утыз минуттан артык пешермәгәндә әле саклана. Балыкны кыздырырга түгел, пешерергә кирәк. Ә менә ухада балыкның файдалы үзлекләре югала. Шуңа да аңа башын, койрыгын һәм канатларын гына салалар.
Тозлы балык яратсагыз, әгәр дә сезнең кан басымы белән проблема ублса һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интексәгез, тозлы сельдьны башта сөттә яки суда тотыгыз.
Креветка яратсагыз, аңарда зарарлы холестеринның күп булуын истә тотыгыз. Шул ук вакытта аңарда, балык белән чагыштырганда, аксым белән йод күбрәк. Кысла белән краб та шулай ук. Мидиядә цинк күп. Ә холестерин азрак. Омега-3 тә юк аңарда.
Диңгез кәбестәсенең файдалы булуын да онытмаска кирәк. Аңарда калкансыман биз өчен мөһим булган йод бар. Айга бер-ике тапкыр аңардан салат ашарга була.
Майлы кислоталарга бай булган балыкны кимендә атнага бер тапкыр ашасагыз да, ул ишемия авыруы булу куркынычын 15 процентка киметә. Атнага ике-өч тапкыр ашасагыз, инсульт булу куркынычы 6 процентка азрак.
Ачы димә, аша
Элек ачы торманы даими кулланганнар. Хәзер аны нишләптер бик “санга сукмыйлар”. Югыйсә аңарда антиоксидантлар, минерллар һәм витаминнар, аерым алганда С витамины күп. Шуңа да ОРВИ булганда ачы торманың согын эчәргә кирәк. Ул югары сулыш юлларының ялкынсынуын киметә, температураны төшерә һәм борын томаланганда булыша. Әмма ашказаны-эчәклек тракты белән проблема булганнарга аны сак кулланырга кирәк, чөнки ул ашказанында кислоталылыкны арттыра.
Икенче бер файдалы тамыразык – топинамбур. Аңарда калий күп. Әлеге минерал йөрәк мускуллары һәм кан тамырлары тышчаларын ныгыта, шуңа күрә топинамбурны йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары булган кешеләргә ашарга тәкъдим ителә. Моннан тыш, кальцийга, фторга, ә иң мөһиме – инулинга бай. Шуның белән ул ашкайнату системасына уңай йогынты ясый, кан тамырларын тромблар барлыкка килүдән саклый, шулай ук кандагы шикәр дәрәҗәсен көйли.
Хәтерне начарайта торган продуктлар
Кайбер продуктлар нерв системасы эшенә, шул исәптән баш миенә йогынты ясарга мөмкин, бу, үз чиратында, хәтернең начарлануына китерергә мөмкин. Бу хакта Pravda.Ruга табиб, медицина фәннәре кандидаты Екатерина Демьяновская сөйләгән.
Бу продуктларга баллы ризыклар, ак ипи, тиз әзерләнә торган боткалар, баллы камыр ризыклары керә. Ярымфабрикатлар һәм фастфуд яратучыларның баш миләре иртәрәк картаю куркынычы бар икән.
Дилбәр Гарифуллина әзерләде
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар