16+

Гемоглобинны ничек күтәрергә?

Кандагы гемоглобин күрсәткечләрен үзгәртергә теләсәгез, туклануны җайга салырга кирәк.

Гемоглобинны ничек күтәрергә?

Кандагы гемоглобин күрсәткечләрен үзгәртергә теләсәгез, туклануны җайга салырга кирәк.

Рационыгызга түбәндәге продуктларны кертегез:
- ит (бавыр, сыер ите), балык,
- җиләк-җимешләр (аеруча гранат, алма, хөрмә, балан, җиләкләр),
- яшелчәләр (чөгендер, кәбестә, кишер),

- киптерелгән җимешләр (йөзем, күрәгә, караҗимеш),
- әстерхан чикләвеге,
- боткалар (карабодай, солы),
- яшел һәм үлән чәйләре (ромашка, гөлҗимеш).

Шулай ук халык чараларын да кулланып карарга мөмкин, аларның кеше сәламәтлеге өчен бернинди дә куркынычы һәм зыяны юк.
1. 100әр грамм чөгендер һәм кишер, бераз петрушка тамыры согын кушыгыз, аны иртән ашар алдыннан эчегез.
2. Кишер суын атнасына өч-дүрт тапкыр берәр стакан эчәргә кирәк. Бер стакан сокка якынча 500 грамм кишер туры килә.
3. Төрле күләмдәге күрәгә, караҗимеш һәм өрекне иттарткычтан үткәрегез. Әлеге массаны бал белән болгатыгыз. Иртән ач карынга 1 аш кашыгы кулланыгыз.
4. Җитешкән яки киптерелгән гөлҗимешкә кайнар су агызыгыз да төнгә төнәтергә калдырыгыз. Соңыннан чәй урынына эчегез.

Фото: yalkyn.ru
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading