16+

Югары дымлылык нәрсәсе белән куркыныч?

Еш кабатланган баш авыртулары, арыганлык хисе, даими салкын тию – боларның сәбәбе фатирда дымлы яки, киресенчә, артык коры һавада булырга мөмкин.

Югары дымлылык нәрсәсе белән куркыныч?

Еш кабатланган баш авыртулары, арыганлык хисе, даими салкын тию – боларның сәбәбе фатирда дымлы яки, киресенчә, артык коры һавада булырга мөмкин.

Бүлмәдә дымлылык күләме һәм температура нинди булырга тиеш, аны ничек үлчәргә һәм күрсәткечләр нормадан тайпылса нәрсә эшләргә?

Һава дымлылыгы нормада күпме булырга тиеш?
Бинада һава дымлылыгы, бүлмә төренә карап, 40 градустан 60 градуска кадәр булырга тиеш.
•    Аш һәм юыну бүлмәсендә – 40-60 процент.
•    Йокы бүлмәсендә 40-50 процент.
•    Кунак бүлмәсендә – 40-60 процент.
•    Балалар бүлмәсендә – 45-60 процент.

Дымлылыкны ничек үлчәргә?
Дымлылыкны үлчәү өчен халык ысулларын кулланырга мөмкин, әмма бу рәвешле төгәл саннарга ирешеп булмаячак.

1.    Стаканга су салып, аны 2-3 сәгатькә суыткычка куегыз. Аннары аны суыткычтан алып, җылыту җиһазларыннан ераграк урынга урнаштырыгыз. 5-10 минуттан соң стаканның тышкы ягына игътибар итегез:
•    Конденсат эре тамчыларга җыелып, стакан кырыеннан агып төшсә, бинада кирәгеннән артык дымлы.
•    Стакан парланган, әмма су тамчылшары агып төшми икән, дымлылык нормада.
•    Конденсат тиз арада юк булса, бинада артык коры.

2.    Җылыткычлардан ераграк урынга чыршы яки нарат күркәсен куегыз һәм берничә сәгать көтегез. Әгәр дә тәңкәләре ябылса, бинада артык дымлы, ачылса – коры.
3.    Әгәр дә төгәлрәк үлчәүләр ясарга телисез икән, көнкүрештә куллана торган арзанлы гына гигрометр сатып алырга мөмкин – ул дымлылык күләмен процентларда күрсәтә.

Югары дымлылык нәрсәсе белән куркыныч?
Өйдә артык дымлы һава булганда, ангина, трахеит һәм башка сулыш юллары авырулары белән чирләү куркынычы арта. Алар хәтта хроник төс алырга мөмкин. Шулай ук астманың һәм башка бронхлар авыруларының, аллергиянең көчәю ихтималы зур.
Дымлылыкны ничек киметергә?
•    Бүлмәләрне көненә кимендә өч тапкыр җилләтеп алыгыз. Бигрәк тә иртән һәм йоклар алдыннан җилләтү кирәк.
•    Һава киптергече алыгыз.
•    Аш һәм юыну бүлмәсендә вытяжка эшлиме икәнен тикшерегез.
•    Керләрне бүлмәдә киптермәгез, балконга чыгарып элегез.
•    Ешрак кондиционер яки җылыткыч кабызыгыз. Алар һаваны киптерә.

Артык коры һава нәрсәсе белән куркыныч?
Өйдә һаваның коры булуы нәтиҗәләре: 
•    Коры һава авыз һәм борынның лайлалы тышчасын корыта. Бу тамак төбен кычыттыра һәм йөткертә.  Салкын тиеп авыртуларны да дәвалау кыенлаша.
•    Иммунитет төшә.
•    Коры күз синдромы барлыкка килә – күзне дымлыландыра торган даруларның кирәк булуы бар.
•    Тире авыруларының кискенләшүе бар, чәчләрнең сынучанлыгы күзәтелә.
•    Эшкә сәләтлелек кими, йокымсырау барлыкка килә, хәл китә, баш авыртуы һәм йокының начараюы ихтимал.
•    Аллергияләр кискенләшә.
•    Коры һавада вируслар тизрәк хәрәкәт итә, шуңа күрә аларны йоктыру да бик җиңел.

Дымлылыкны ничек арттырарга?
•    Дымлылык яратучан гөлләр үстерә башлагыз.
•    Аквариум яки өстәл фонтаны сатып алыгыз.
•    Көненә берничә тапкыр пульвелизотордан су сиптереп алыгыз.
•    Идәннәрне ешрак юыгыз, җиһазлар өслеген юеш чүпрәк белән сөртеп торыгыз.
•    Гидрогельле шарчыклар куеп чыгыгыз.
•    Юыну бүлмәсенең ишеген ябып бетермәгез.
•    Дымландыргыч сатып алыгыз.

Фатирда температура күпме булырга тиеш?
Сезонга карап:
•    Салкын чорда – 18-24 градус.
•    Эссе чорда – 20-28 градус.

Ничек үлчәргә?
Гадәттә, идарәче компания хезмәткәрләре температураны үлчәүне сертификацияләнгән прибор белән үткәрә. Үзегез моны гади термометр белән башкара аласыз. Моның өчен:
•    Иң зур бүлмәне сайлагыз.
•    Андагы барлык тәрәзәләрне һәм ишекне ябыгыз һәм кимендә бер сәгать көтегез.
•    Бүлмәнең уртасына басыгыз.
•    Температураны 0,1; 0,6; 1,7 метр югарылыгында үлчәгез.

Фото: https://www.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading