16+

Көзен иммунитетны ничек ныгытырга?

Көзнең төп тәмләткече – куркума. Ул ашкайнату процессына уңай йогынты ясый, матдәләр алмашын һәм эчәклек флорасын көйли, организмдагы ялкынсыну процессларын баса.

Көзен иммунитетны ничек ныгытырга?

Көзнең төп тәмләткече – куркума. Ул ашкайнату процессына уңай йогынты ясый, матдәләр алмашын һәм эчәклек флорасын көйли, организмдагы ялкынсыну процессларын баса.

Димәк, бу тәмләткечне яраткан кешегә бронхит белән салкын тиеп авырулар куркыныч түгел.  

Буыннар өчен цитруслылар. Алар организмга вирусларга каршы көрәшергә ярдәм итә торган С витаминына бай. Шулай ук аскорбинка буыннар өчен кирәкле коллаген барлыкка килү өчен кирәк.

Үрдергән бодай ашарга кирәк. Бодайны яхшылап юып, дымлы марляга төрегез һәм берничә көн көтегез. Марля дымлы булып торырга тиеш, суы артык күп тә булмасын. Үрдергән бодай орлыгында калий, кальций, магний, натрий, фосфор, тимер, бакыр, марганец, селен, цинк, А, D, E һәм В витаминнары бар. Ә иң зур байлыгы – ниацин яки В3 витамины. Ул ашказанын төрле авырулардан, аерым алганда гастриттан саклый. 

Үрдергән бодайдан салат рецептын тәкъдим итәбез: бер бәйләм яшел салат яфрагы, бер кыяр, бер помидор, бер өчен (???) үрдергән бодай орлыгы, тоз, зәйтүн мае, лимон согы кирәк була. Салат яфрагын кул белән генә өзгәләп, кыяр, помидорны эре итеп турап, калган ингредиентларны салып болгатыгыз. 
Имбирлы лимонад та файдалы: 2 лимон, 1 стакан газлы минеральной су, 1-2 см имбир тамыры, 3 аш кашыгы шикәр комы, боз кирәк. Лимон согын сыгабыз.

Имбирны нечкә итеп буйга турыйбыз, өстенә бер стакан кайнар су агызабыз. Шикәр комы кушып, 5 минут сүрән утта тотабыз. Сөзеп, лимон согы белән газлы су һәм боз салабыз.

Тәмләткечле чәй: киптергән 2 канәфер, кечкенә генә 1 имбир кисәге, 3 гр корица, 5 гр коры кара чәй, 500 мл су, угычта уылган лимон кабыгы. Канәфер, имбир тамыры, корица өстенә су салып кайнатырга куябыз. Кайнап чыгуга, уттан алып, кара чәйне, лимон кабыгын салып төнәтәбез. 

(“АиФ”)

Фото: ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading