Кеше мәгълүматның 70 процентын күзләре аша кабул итә, ди күз табиблары. Әмма телевизор, төрле гаджетлар “ярдәмендә” аларга нык зыян килә.
Республика балалар клиник хастаханәсе офтальмологы Фәрит Гыйльмановтан гаджетларның зыяны, күзләрне дәвалау турында сораштык.
– Балаларның күзләрен тикшертү өчен табибка ничә яшьтән бару кирәк?
– Һәр баланы табибка күрсәтү вакыты аның амбулатор карточкасында язылган. Яисә бу хакта сезнең педиатрыгыз әйтергә тиеш.
Беренче тапкыр бала бер айлык вакытта, аннары 1, соңрак 3 һәм 7 яшьтә, күзләрен тикшертү кирәк. Ә алга таба мондый төр тикшеренү ел саен үткәрелергә тиеш. Баланың күзе белән бәйле нинди дә булса үзгәрешләр сизелсә, күз табибына мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез. Баласының күзләрендә үзгәреш булуын әти-әниләр үзләре дә сизә ала. Беренчедән, ул еракка караганда күзләрен кыса. Сыйныфта иң арттагы рәтләрдә утыра икән, начаррак укый башлый, язганда өстәлгә бөгелә, телевизорның төбенә үк барып карый... Болар барысы да тиз арада офтальмологка күренү өчен сәбәп булып тора.
– Күзлек кияргә мәҗбүр булган балалар саны артамы?
– Мәктәп укучылары арасында миопия – күрә карау (ерактан начар күрү – Ред.) арта бара. Әйтик, 1нче сыйныфка укырга кергән балаларның инде 20 проценты күзлек кия. Тикшерүләр күрсәткәнчә, 5нче сыйныфтан соң балалар арасында күзлек киючеләр аеруча арта.
– Бу ни белән бәйле?
– Күз авыруларының күбесе – тумыштан ук ачыкланган чирләр. Икенче урында – балаларның имгәнүе, нәселдән килгән чирләр. Телевизор, гаджет, компьютерларга көннәр буе текәлеп утыру да күзлек киюгә сәбәп була.
Башка чирләргә күчсәк, ретинопатия (челтәр катлауның җилсенүсез зарарлануы), катаракта (күз ясмыгы тукымасы яисә капсуласы өлешчә яки тулысынча тоныкланганда килеп чыккан күз авыруы) да очрый. Соңгысын исә, бары операция белән генә дәвалап була.
– Кылыйлык проблемасына да тукталыйк әле.
– Күзлек киюдән баш тарту күзләрнең кылыйлануына китерә. Чөнки начар күрү күздәге мускулларга тәэсир итә. Күзлекнең күзгә килгән көчәнешне киметүдә файдасы зур. Тумыштан кылыйлык 4 айга кадәр норма булып санала, 4 айдан соң үзеннән үзе бетәргә тиеш.
Күзләр аз гына кылый булса, аны күзлек ярдәмендә дәвалап була. Ә менә көчле булган очракта, операция таләп ителә.
– Хәзер контактлы линза кию модада. Балаларга ул рөхсәт ителәме?
– Балаларда күрә карау үсеше күзәтелгәндә төнлә киелә торган линзалар тәкъдим ителергә мөмкин. Бала төнлә әлеге линзаларны киеп ята да, йокыдан торгач салып куя. Иртәдән кичкә кадәр күзләре яхшы күрәчәк. Күзлек тә киясе юк, күзгә дә көчәнеш килми.
– Авыруны дәвалауга караганда булдырмый калу җиңелрәк бит. Профилактик чараларга да тукталыйк әле.
– Иң мөһим профилактик чара даими рәвештә табибка күренеп тору. Балагызның күзен саклыйсыгыз килсә, кече яшьтәге мәктәп укучысына телевизорны көненә 1 сәгатьтән дә озаграк карарга ярамавын онытмагыз. Витаминнарга күчсәк, күзләр өчен бик тә кирәкле бета-каротин яшел төсле яшелчәләрдә, әйтик, шпинатта, кузгалакта, тәмләткеч үләннәрдә күп. Составында кальций булган ризыклар һәм терлек ите шулай ук файдалы. Кышкы-язгы вакытта балаларның рационын күз өчен файдалы махсус витаминнар белән баетырга тырышыгыз. Күз авыруларын башлангыч стадиядә кисәтү балага олы яшьләрдә яхшы күрү мөмкинлеге бүләк итү дигән сүз.
Шул ук вакытта профилактик чаралар белән генә һәр чирне дәвалап булмавын да онытмыйк. Табибка күренүдән курыкмаска кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар