Тире – кешенең иң зур һәм катлаулы органы, бүгенге көнгә иң аз өйрәнелгәне дә шул.
Организм өчен аның никадәр мөһим булуын кеше нинди дә булса косметик проблемалар, тире авырулары барлыкка килгәч кенә аңлый.
Медицина мәгълүмати-аналитик үзәге, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина статистикасы һәм информатика бүлеге мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта илдә дерматологик авырулар 8,8 миллион кешедә күзәтелә. Ел саен Россиядә тире һәм тире асты клетчаткасы авыруларының 6,4-6,9 миллион яңа очрагы теркәлә.
Иң киң таралган хроник дерматозлар түбәндәгеләр: экзема – барлык тире авыруларының 18 процентын тәшкил итә, псориаз – 14 процент, атопик дерматит – 12 процент. Хроник дерматозларның төрле формалары саны артуын көнкүрештә һәм җитештерүдә яңа химик матдәләр белән эш итү, экологик хәлнең начараюы, урбанизация, кортикостероид гормоннар һәм бактериягә каршы препаратларны контрольсез куллану белән бәйлиләр.
Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге белгечләре тире авыруларын кисәтүнең төп кагыйдәләрен искә төшерә:
1. Төп гигиена кагыйдәләрен үтәү. Бу мәсьәлә яшүсмерләр өчен аеруча актуаль, аларда тир һәм май бизләре функцияләре көчәя. Көн саен махсус гигиена чараларын кулланып юыну эпидермисның микрофлорасын тәшкил иткән микроблар үрчүен булдырмый калырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, без шул рәвешле тирене тузаннан чистартабыз, май бизләре эшчәнлеген көйлибез, эпидермисның үлгән күзәнәкләреннән котылабыз. Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәмәгәндә, бактерияләрнең интенсив үсүе күзәтелә, бу исә бетчәләр барлыкка килүгә, пиодермия кебек авыруның үсешенә китерә.
2. Тиренең су-май барьерын торгыза торган дерматология чараларыннан файдалану мөһим. Тире кибү хроник тире авыруларының кискенләшүенә һәм ялкынсынулар барлыкка килүгә сәбәпче булырга мөмкин. Кремны юынганнан соң дымлы тирегә сыларга кирәк.
3. Авыру кешеләр һәм хайваннар белән элемтәдән читләшү. Тыгыз контакт вакытында микроспория белән беррәттән чесотка, пиодермия һәм башка тире авыруларын йоктырырга мөмкин.
4. Тулыкыйммәтле һәм ризык төрлелеген игътибарга алып туклану. Барлык кирәкле витаминнарны, минералларны, микроэлементларны үз эченә алган дөрес рацион, туклыклылык һәм калория составының балансы тире күзәнәкләрен файдалы матдәләр белән туендырырга һәм, нәтиҗәдә, теләсә нинди зыянлы факторларга каршы торырга мөмкинлек бирә. Атопик дерматозлар (атопик дерматит, экзема) булган пациентлар өчен аллергия статусын контрольдә тоту максатларында туклану көндәлеген алып барырга кирәк, анда көнлек рационны, шул исәптән азык әзерләү технологиясен дә теркәп барырга кирәк.
5. Ультрашәмәхә нурлар йөкләнешеннән саклану. Кояш астында һәм солярийда чаманы белеп кенә кызыну тире структураларының нормаль эшләвен тәэмин итәчәк, шулай ук тире авыруларның үсешен һәм тиренең вакытыннан алда картаюын булдырмаска мөмкинлек бирәчәк. Җәйге чорда кояштан саклау чараларын куллану мәҗбүри.
6. Яра өслекләрен вакытында зарарсызландыру. Тире япмаларының бөтенлеге бозылу һәр кешегә янарга мөмкин. Зарарланган урынны вакытында дезинфекцияләү генә яра өслегенең инфекцияләнүен булдырмаска ярдәм итәчәк.
7. Органнарның һәм системаларның гомуми сәламәтлеген тәэмин итү. Кешенең күп кенә кискен һәм хроник авырулары аның тире япмасы торышында чагыла. Бавыр патологиясе, ашказаны-эчәк тракты һәм гормональ тайпылышлар бетчәләр, комедоннар, гиперпигментация, купероз, сәламәт булмаган тире төсе һәм тиренең тигезсез структурасы кебек косметологик дефектлар рәвешендә чагылыш табарга мөмкин.
8. Нерв-психик өлкәне кайгырту. Нерв-психик өлкәгә йөкләнеш никадәр кимрәк булса, нинди дә булса невроз үсеш алуы, шул исәптән тире белән бәйле тайпылышлар барлыкка килү дә шул кадәр азрак. Шулай ук тиешле күләмдә йоклау, вакытында ял итү, саф һавада җитәрлек күләмдә булу, физкультура белән шөгыльләнү организмны чыныктыруда зур әһәмияткә ия.
9. Аяк табаны һәм тырнакларның гөмбәчек авыруларын кисәтү. Иң мөһим саклану чарасы – шәхси гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәү. Чит кешенең аяк киемен кияргә ярамый. Мунчага, саунага, бассейнга махсус аяк киемендә йөрергә кирәк. Шулай ук кунакханәдә, поездда яланаяк йөрү тыела.
Гүзәл Насыйбуллина әзерләде
Фото: freepik.com
Комментарийлар