Йод челтәре (сеткасы) ярдәмендә генә йодның җитү-җитмәвен белеп булмый. Бу – миф.
Йод эзенең тиз юкка чыгуы бары тик тире капламының үткәрүчәнлеге турында гына сөйли, дигән “Москва 24” телеканалына табиб-терапевт, кардиолог Дарья Волкова. Әмма бу тән тиресенә йод сыларга кирәкми дигәнне аңлатмый. "Йод яраларны төзәтергә, шешенгәнлекне бетерергә ярдәм итә. Ул күзәнәкләрне торгызырга булыша", – дип билгеләп үткән табиб.
Йод – калкансыман биз гормоны – тироксинны җитештерүдә катнаша торган мөһим микроэлемент. Тироксин матдәләр алмашын: су-тоз алмашын, аксымнар, майлар һәм углеводлар алмашын контрольдә тота һәм көчәйтә. Шулай ук организмда җылылык алмашуны, күзәнәкләрнең бүленүен һәм үсешен көйли, бавыр һәм йөрәк-кан тамырлары системасының эшен җайга сала. Моннан тыш, нерв системасы торышы, кешенең эмоциональ халәте һәм психологик сәламәтлеге шул гормонга бәйле.
Йод кытлыгын ничек белеп була? Организмда йод җитәме-юкмы икәнен бәвел анализы ярдәмендә тикшерергә мөмкин. Бу элемент калкансыман биз гормоннарын формалаштыруда катнаша. Организмда ул җитәрлек булмаганда, калкансыман биз эшчәнлеге бозыла. Арыганлык, йокымсырау, тирләү, эч кату күзәтелә. Организмда сыеклык ешрак тоткарлана, кеше шешенә һәм май тукымасы хисабына түгел, ә артык су хисабына кеше таза күренергә мөмкин.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәүлегенә 120 дән 150 мкг йод кулланырга киңәш итә. РАМН эндокринология үзәге мәгълүматлары буенча, Россия халкы көненә 40-80 мкг йод куллана, бу тәүлеклек ихтыяҗдан 2-3 тапкырга кимрәк, дип хәбәр итә Роспотребнадзор.
Йод барыннан да бигрәк диңгез продуктларында: диңгез кәбестәсендә, креветкаларда була. Аз гына микъдарда ит, сөт һәм сөт продуктларында бар. Рационда йод аз булганда табиб-эндокринолог махсус витаминлы-минераль препаратлар билгеләргә мөмкин.
Йод өстәлгән иң популяр продукт дип йодлы тоз санала, анда якынча 45 мкг/г йод бар. Аны ризык әзерләгәндә куллансаң, тәүлеклек йод нормасын кулланган буласың.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар