Күренеп тора: бу әрсез хатын көнче булган, малайны һәм тәрбияле гаиләне кимсетергә теләгән...
Балалар уены бер хәл, өлкәннәрдә исә көндәшлек “уены” гаять катлаулы, четерекле, кайберләре низагка әверелергә мөмкин. Күршеләре яисә танышлары машина ала, коттедж-мазар сала икән ачыктан-ачык яисә яшертен генә көнләшүчеләр табыла. Ниндидер эчкәрге астыртын көч кешене әсәртә, ашкындыра, яман гадәтләргә этәрә.
Кайнап торган бу тормышта нинди генә һөнәрләр юк! Ә инде башлаган темабыз җәһәтеннән уйлана калсак, артистлар, язучылар, гомумән, сәнгать дөньясында көнчелек күренешләре бик сирәк күзәтелә. Алар, нигездә, бер-берсенә карата – фикердәшләр, аркадашлар.
Табиблар арасында хәлләр бүтәнчәрәк бугай. “Нигә ул беренче, нигә мин түгел?” – дигән караш өстенлек итә шикелле аларда. Кешенең уңышларыннан көнләшү барыннан да элек эгоист яисә тар карашлы булудан килә. Минем табиблар абруена күләгә төшерәсем килми, Алла сакласын! Алар арасында үз эшенә җан аткан, киң күңелле шәхеләр тарихта һәм тормышта җитәрлек.
Ринат Галиев студент елларында ук инде хирургия белән ныклап кызыксына башлый. Ә инде Йошкар-Олада һәм Казанда эшли башлагач, фән белән мавыгу көчәя, үзенең шәхси тәҗрибәләренә таянып, кандидатлык диссертациясе өчен материаллар туплый башлый.
Элегрәк елларда бәвел куыгында яман шеш булганнарга операция ясыйлар, әмма аларның 92 проценты үлә. Р. Галиев моны дәвалауның яңа ысулын уйлап таба: эчәк пластикасы. Ул озын эчәкнең кирәкле өлешен кисеп алып, аннары өр-яңа сидек куыгы ясаудан һәм, чирлесен кисеп атып, аның урынына алмашка эчәктән ясаганын тегеп куюдан гыйбәрәт. Мондый операцияне Татарстанда иң беренче итеп ул үзе ясый, аннары соң инде моны Россиядә бүтәннәр ясый башлый.
Шуны яңа ысул буенча ул өч патент ала. Шуңа да карамастан, аңа бу темага язылган кандидатлык диссерациясен якларга мөмкинлек бирмиләр. Казанда якларга тырышуын әләк хатлары – ягъни “анонимка”лар белән томалап, туктатып куялар. Имеш, кандидатлык минимумына инглиз теленнән имтихан биргәндә парткомнан вәкил булмаган икән! Нишләргә?
Әле бу гына түгел, тыелган операцияләр ясый, кеше идеясен урлаган дигән сылтау белән хәтта кулга алалар аны. Бәхетенә күрә, изоляторда ни бары бер тәүлек кенә утырырга туры килә аңарга. Чөнки дәрәҗәле бер прокурорның әтисенә операция ясаган була ул, шул кеше килеп “тоткынлык”тан коткара.
Нишләргә? Ринат, Казанда барып чыкмагач, урология буенча яңадан имтихан бирү өчен Мәскәүнең Онкология үзәгенә һәм ВАКка (Высшая аттестационная комиссиягә) мөрәҗәгать итә. Анда утыручы җаваплы кешеләр яшь диссертантның дәгъвасын җентекләп тикшерәләр. Медицина фәннәре докторы Маргарита Трапезникова: “Яңадан имтихан бирүнең кирәге юк, сезнең бөтен эшләрегез әйбәт”, – дип шатландыра аны.
ВАКның уңай бәяләмәсеннән соң, 1985 елда Р.Галиевның кулына медицина фәннәре кандидаты дигән диплом тапшырыла. Хезмәттәшләре арасында моңа сөючеләр күп була, кулын кысалар, тәбриклиләр. Ә менә “көенүче”ләрнең ни кичергәнен белгән юк. Чөнки әләк хаты язучыларның ни исем-фамилиясе, ни адресы беркайда да күрсәтелмәгән ич.
Шулай итеп, әнә шундый киртәләрне узып, үзенең кандидатлык диссертациясен Ринатка ике тапкыр – ягъни иң элек Казанда, аннары Мәскәүдә якларга туры килә. Киң күңелле, яхшы мөгаләмә саклый белгән табиб дустыбыз берәүгә дә үпкә тотмый, хезмәтен тыныч кына дәвам итә. 1981 еда башланган фәнни эшенең дүрт елдан соң булса да уңышлы төгәлләнүенә бик тә разый була ул.
Ринат әфәнденең кандидатлык диссертациясе “бөер гипертониясе”нә яисә кан тамырларына операция ясауга кагылышлы һәм беркем тарафыннан әлегәчә ачыкланмаган тема була. Этләргә дүрт-биш ел дәвамында операцияләр ясый-ясый тәҗрибә үткәргән табибның кешеләргә ясаган операцияләре дә уңышлы барып чыга. Шулай булгач, синең бу операцияләрең кемгә кирәк, дип, аның эшен танырга теләмәүчеләрнең аркылы төшәргә азапланулары бик сәер һәм гайре табигый тоела.
Фән юлыннан атлаганда, кыенлыклар яки аяк чалулар булып торса да, куйган максатына кул селтәмәскә, борын салындырырга кирәк түгел икән шул.
Докторлык диссертациясе турында сөйләшүләр иң элек гаиләдә башлана. Бер караганда, Йошкар-Оладан Казанга әйләнеп каткач, тарткалашып-сугышып дигәндәй, кандидатлыкны ерып чыга алды табиб Ринат. Кая инде хәзер икеләнмичә “докторский”га тотынырга?
Ләкин Ринатның янәшәсендә шәфкать туташы булып эшләүче, өйләрендә йорт хуҗасы, тагын да тулырак итеп Тукай сүзләре белән әйтсәк, илһамчысы Галия Шакир кызы бар бит әле. Ул аны яхшы мәгънәсендә еш кына “чыбыркылап” тора:
“Монда бит синнән дә оста, акыллы хирург юк... Синең кебек итеп операция ясаучы юк бит...”
Ринат әфәнде “штурм”га барырга карар бирә.
Никадәр гаҗәп тоелмасын, аның үз тәҗрибәләренә таянып язылган докторлык диссертациясен яклавы да зур кыенлыклар аша уза. Монысында да: “Син дөрес эшләмисең...”, – дип шик белдерүчеләр табыла.
“Кем күзлегеннәндер минем ысул дөрес түгел икән, нигә соң операция өстәлендә үлүчеләр нибары 7 процент кына, ә миңа кадәр үлем очраклары 75 процент тәшкил иде”, – дип гаҗәпләнә профессор. Үлемнәр чагыштырмасында шулкадәр саннар аермасы булгач, кемнәрнеңдер эче пошкандыр, йокысы качкандыр, көнләшү өянәге кузгалгандыр, әлбәттә.
Казаннан Мәскәүгә юлланган “җылы эчтәлекле” аноним хатларның усалраклары да булмаган түгел. Янәсе, Р.Галиевның пациентлары операцияләрдән соң “чебен” урынына кырыла икән. Сүзсез дә аңлашыла, күрәләтә яла ягу бу.
Мәскәүнең реакциясе болай: давай син, егет, яңа ысулларыңны берәр авыруга операция ясап күрсәт син безгә, диләр. Әйткән сүз – аткан ук. Ризалык бирүче пациент табалар. Мәскәүнең онкология институтында вакытлыча эшләп йөргән Ринат әфәнде үзе уйлап тапкан яңача дәвалау ысулының бик нәтиҗәле булуын (ул чакта әле Мәскәүдә андый операциянең ясалганы юк) расларга туры килә. Ринатның бу хезмәтен югары бәялиләр, күтәреп алалар, “яшел ут” кабызалар. Менә шуннан соң гына “Цистэктомия и илеооцистопластика у больных раком мочевого пузыря” дигән темага диссертация яклана.
Казаннан “очып” килгән әләк хатлары уңаеннан Мәскәүдә: “Сез, татарлар, нәрсә бүлешә алмыйсыз анда?” – дип гаҗәпләнәләр. Медицинада һәр яңалык әнә шулай авырлыклар белән гамәлгә аша шул.
Сүз иярә сүз китеп, форсаттан файдаланып, тагын бер мәсьәләне калкытып куясы килә бу урында. Игътибар иттегез микән: кече һәм олы ике диссертациянең дә исеме-темасы тешеңне сындырырлык атамалар белән уеп язылган. Бездә ВАКка тапшырыласы хемәтләр фәкать рус телендә языла (язылырга тиеш). Ринатның: “Нәдер авылыннан Казанга кигәндә җүнләп урысча да белми идем”... – дигән сүзләре бар.
Менә бит: саф татар мәктәбендә укыган, аны көмеш медаль белән тәмамлаган егетебез – рус телен барыбер камил дәрәҗәдә үзләштергән. Диссертацияләрен, күпсанлы фәнни мәкаләләрен, ммонографиясен, күп кенә дәреслек-кулланмаларын рус телендә язган, Россия күләм танылуга ирешкән.
Мин ни өчен бу мәсьәләгә тукталдым? Чөнки, белгәнебезчә, соңгы елларда туган телдә, татар телендә укытуга, татар мәктәпләрен бетерүгә Мәскәү тарафыннан басым көчәйде, милләтебезнең язмышына карата хәтәр гамәлләр эшләнә. Россиянең бүгенге сәяси-мәгариф “менеджер”лары шулкадәр оста, хәйләкәр аргумент уйлап таптылар ки, баланы кайсы мәкәпкә, кайсы телдә укыту – “ата-аналар теләгенә” таянып хәл ителергә тиеш икән. Моның шартлары бик әйбәт уйланылган иде шул: БДИны фәкать рус телендә бирү, яманаты чыккан 309нчы маддә, татар телен факультатив (ирекле) рәвештә атнасына фәкать ике сәгать кенә укыту һәм башкалар...
Менә шундый киртәләр корылганнан соң кайсы гына ата-ана үзенең баласын татар мәктәбенә бирергә ашкынып торыр икән?! Ә бит үз аңы югары булган ата-аналарның теләге бер генә булырга тиеш – туган телне саклау, баланы туган телдә укыту. Рус телен яхшы итеп үзләштерергә без һәрвакыт өлгерәчәкбез.
Ринат Галиевның күпкырлы талант булуына гаҗәпләнми мөмкин түгел: виртуоз хирург, булдыклы җитәкче, талантлы педагог, үз өлкәсендә яшь кадрлар эзләүче галим, рационализатор, йөздән артык гыйльми хезмәтләр авторы, Россия һәм Татарстан табибларының урология фәненә нисбәтле оешмаларында абруйлы әгъза, җәмәгать эшләре һәм башкалар. Бер кешенең шулкадәр хезмәтләрне армый-талмый башкара килүе – таң калырлык!
Бер чәчәк белән җәй булмый, ә медицина өлкәсендә бер кешенең зирәк акылы һәм табигать бүләк иткән талантлы могҗизалар ясарга сәләтле. Үз гомерендә Ринат Галиев, кечеләре белән зурларын кушып исәпләсәң, ун меңгә якын операция ясаган. Күпме кешеләрнең сәләмәтлеге яхшырган яисә гомерләре озайган. Могҗиза түгелмени бу? Могҗиза, әлбәттә!
Рашат НИЗАМИ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
тирэн эчтэлекле язма рэхмэт авторга
0
0