16+

“Сау-сәламәт иде, үлеп кенә китте”

45-55 яшьләрдәге кешеләрне соңгы юлга озатканда, еш кына туганнарыннан “Сау-сәламәт иде, бер дә табибларга йөргәне булмады”, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә.

“Сау-сәламәт иде, үлеп кенә китте”

45-55 яшьләрдәге кешеләрне соңгы юлга озатканда, еш кына туганнарыннан “Сау-сәламәт иде, бер дә табибларга йөргәне булмады”, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә.

Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин бу исәптән төп хатаның нәкъ менә табибларга йөрмәүдә, күренмәүдә икәнлеген ассызыклый.  Үз вакытында профилактик тикшеренүләр узган булсалар, бу кешеләрнең гомерен 10-15 елга озайтып булыр иде.

-    Бернинди билгеләрсез, яшерен узган чирләр бихисап. Ике ел һәм моннан күбрәк вакыт поликлиникаларга йөрмәгән кешеләр иң зур борчуны уята. Күпләр зарлары юк икән, бу сау-сәламәт булуны аңлата дип уйлый, ләкин бу ялгыш фикер. Симерү, гипертония яки онкология авырулары кебек җитди проблемаларны башлангыч стадияләрдә ачыклап була, - дип аңлата министр. 

Марсель Миңнуллин искәртеп узганча, быел республикада 1,2 миллион кеше диспансеризация узарга тиеш. Шуларның 70 проценты – хезмәткә яраклы кешеләр. Бу категориядә вакыт юклыкка, чират күплеккә сылтау итеп, табибка күренмәүчеләрнең шактый булуы ассызыклана. Үз сәламәтлегенә ваемсыз булган кешеләрне күз уңыннан югалтмас өчен сәнәгать диспансеризациясе гамәлгә кертелгән. Табиблар оешма-предприятиеләргә үзләре килеп, тикшеренүләр уздыра. Каядыр барып йөрисе дә юк. 

Шул ук вакытта поликлиникаларга барудан да читләшергә кирәкми – диспансеризация узучылар өчен махсус “коридор” булдырылган, алар су буе чиратларда утырмый. Министр, дәүләт тудырган бушлай мөмкинлектән файдаланырга чакырды. Бу гомерегезне саклап калырга ярдәм итәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading