16+

21 июньдә Казанга уннан артык илдән шәһәр мэрлары киләчәк

21 июньдә Казанда БРИКС+ илләре шәһәрләре ассоциациясенең беренче җыелышы уза. Бу чарага Бразилия, Һиндстан, Иран, Кытай, Көньяк Африка Республикасы, Төркия, Чили, Марокко, Азәрбайҗан, Казахстан һәм башка илләрнең мэрлары килә.

Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Элегрәк Казан мэры Илсур Метшин Мәскәүгә эшлекле сәфәре вакытында югарыда искә алынган ассоциацияне булдыру турында игълан итте. Бу идеяне дөньяның төрле илләреннән 100дән артык муниципалитет хуплады.

Казан мэры билгеләп үткәнчә, дустанә илләр муниципалитетларының халыкара аренада үз тавышы булырга тиеш. Аның сүзләренчә, «дус илләрнең» актуаль урбанистик проблемаларны хәл итүдә бай тәҗрибәсе бар, аның белән уртаклашырга һәм бер-береңне үзара баетырга кирәк. Нәкъ менә шуңа күрә союздаш илләрнең шәһәрләре үзара актив хезмәттәшлек итәргә тиеш.

Шунысы кызык, әлеге Ассоциациянең форматы берләшмәгә кергән илләр катнашында гына чикләнми. Шуңа бәйле рәвештә, чарага «БРИКС+» статусы бирделәр.

Оештыру җыелышында катнашучыларның йомгаклау исемлеге соңрак билгеле булачак (чакырылган мэрлардан барлык раслаулар килгәч). Чара дәрәҗәле булыр һәм төрле дәүләтләр мәнфәгатьләрен чагылдырыр, дип көтелә.

Фото: Казан мэриясе сайты

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading