16+

Җәй йөгерә, сәгать текелди,.. өлгерәбезме, кодагый?

Казанда быелның 22-24 октябрендә узачак БРИКС илләре саммитына әзерлек кысаларында колачлы төзекләндерү эшләре алып барыла.

Җәй йөгерә, сәгать текелди,.. өлгерәбезме, кодагый?

Казанда быелның 22-24 октябрендә узачак БРИКС илләре саммитына әзерлек кысаларында колачлы төзекләндерү эшләре алып барыла.

Саммитларның файдасы бар
Казан мэры Илсур Метшин: ”Җәй йөгерә, сәгать текелди, эшләрне эшләп өлгерергә кирәк. БРИКС саммитына әзерлек кысаларында башкарасы эшләр башка еллар белән чагыштырганда күбрәк быел. Халыкара чараларның үткәрелүенә сөенәбез генә, чөнки төзекләндерелгән эшләр үзебездә кала”, – диде “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.

Вознесение тракты ноябрьдә ачыла
Башкалада юл төзү-төзекләндерү эшләренә быел 16,3 миллиард сум бирелгән. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев үзенең чыгышын, Казанга финанс ярдәме күрсәткәннәре өчен, Татарстан Респубикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм федераль үзәккә рәхмәт әйтеп башлады.

– Казанда 40 юл участогы ремонтлана. “Имин сыйфатлы юллар” федераль программасы нигезендә Себер трактында, Гаврилов, Карл Маркс, Чистай, Һади Такташ, Назарбаев урамнарында, Ибраһимов һәм Ямашев проспектларында юл төзекләндерү эшләре тәмамланды. Гомум исәптә 36 чакрым юл яңартыла, – диде Игорь Куляжев.

Иң зур проектларның берсе – Вознесение тракты. Аның Гвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәрге участогы файдаланыла инде. Хәзер Җиңү проспектыннан М-7 “Волга” федераль автотрассасына кадәрге 8 чакрымлы өлешендә төзү эшләре үткәрелә. Биредә М-7 автотрассасында юл-транспорт чишелеше, Нокса елгасы аша күпер, җәяүлеләр юл кичүләре сафка бастырыла. Игорь Куляжев әйтүенчә, Вознесение трактын ноябрь аенда тулысынча ачу ниятләнелә.

Константиновка бистәсендәге Вертелевка елгасы, ә Кадышево бистәсендәге Солонка елгасы аша салынган күперләр яңартыла.

Урамда да лифт хәзер
Казанда җәяүлеләр өчен 6 урында төзелгән җир өсте юл кичүләренә яңа лифтлар куела. Киләчәктә лифтлар урнаштыру максатында, Җиңү проспекты – Сахаров урамы, Әмирхан урамы – Четаев урамы, Әмирхан урамы – Чистай урамы, Павлюхин урамы – Халев урамы киселешләрендәге, шулай ук “Ветеринария Академиясе” тукталышындагы җир өсте юл кичүләрендә лифтлар шахталары ясала. 

– Юл кичүләрендәге лифтларны ватмасыннар иде, – дип үтенде Игорь Куляжев киңәшмәдән соң журналистлар белән әңгәмә вакытында. 
Кремль яр буендагы, Ташаяк урамындагы, “Казан-1” тимер юл вокзалы янындагы җәяүлеләрнең җир асты юл кичүләре төзекләндерелде.

Салават күпере юл сорый
Салават күпере торак районына юл-транспорт хәрәкәтен яхшырту ниятләрендә биредәге Нурихан Фәттах урамы юлы 4 полосалы итеп үзгәртеп төзелә. Горький шоссесында да үзгәртеп төзү эшләре дәвам итә. Шулай ук Туфан Миңнуллин урамы юлы да 4 полосалы була, ул Сәлимҗанов белән Назарбаев урамнарын тоташтыра.

Универсиада проспектыннан Вишневский урамына чыгу юлы 2 полосалы итеп киңәйтелә, эшне 1 сентябрьгә тәмамлау ниятләнелә.
Дәрвишләр бистәсендә, Универсиада проспектында яктырткычлар куела. Гомумән, 133 урам юлына яңа 8,5 мең яктырткыч урнаштырыла.

“Елмай” 30 августта елмаячак
Казансу буенда “Елмай” балалар паркы төзелеше ахырына якынлашып килә. “Урам” экстрим пакры, Милли китапханә, Кремль яр буе зонасына урнашкан әлеге җәмәгатьчелек мохите. “Елмай” балалар паркын ачу 30 августка – Республика һәм шәһәр көненә билгеләнгән.

Башкалада быел 17 парк һәм сквер яңартыла. Шул исәптән, Петров паркын, Зур Чайковое күле һәм Зәңгәр күл территорияләрен төзекләндерү бара.

– Паркларның һәм скверларның зурысы да, кечесе дә мөһим. Парклар – шәһәрнең яшел түбәсе. Кешеләр паркларга күпләп йөри башлады, – дип үзенең фикерен әйтте Казан мэры Илсур Метшин.

Фото: kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    "Минем мужик озак печ итә. Өлгерәбез әле кода,-" дигән кодагый...

    Мөһим

    loading