16+

Цифрлы сум һәм пенсияләр: августтан россиялеләрнең тормышында нәрсә үзгәрәчәк?

Август аеннан нинди үзгәрешләр һәм кануннар үз көченә керә?

Цифрлы сум һәм пенсияләр: августтан россиялеләрнең тормышында нәрсә үзгәрәчәк?

Август аеннан нинди үзгәрешләр һәм кануннар үз көченә керә?

2024 елның августыннан Россиядә берничә мөһим яңалык үз көченә керәчәк. Узган ел эшләгән пенсионерларның һәм гражданлык авиациясе очучыларының пенсияләренә өстәмә көтелә. Муниципаль депутатлар күбрәк вәкаләтләр алачак, ә цифрлы сумнарны васыять итәргә мөмкин булачак. Россиялеләрнең тормышында тагын нәрсә үзгәрәчәк, бу хакта язмабызда бәян итәрбез.

2024 елның августындагы төп үзгәрешләр
2023 елда эшләгән пенсионерларның пенсияләрен яңадан санаячаклар. Эш бирүче иминият кертемнәрен түләгән гражданнарга өстәмә түләү биреләчәк. Узган ел пенсия системасына кергән суммадан чыгып, түләүләрне автомат рәвештә арттырачаклар. Өстәмәнең күләме эш чорына да, взнослар суммасына да бәйле булачак.

Гражданлык авиациясе экипажлары һәм күмер сәнәгате хезмәткәрләрен дә сөенечле хәбәр көтелә, аларга да пенсияләренә айлык өстәмә көтелә. Аларга ул авыр һәм куркыныч эш шартлары белән бәйле рәвештә каралган.

Канун буенча пенсия түләүләре күләмен елга дүрт тапкыр: февраль, май, август һәм ноябрьдә карыйлар. Өстәмә түләү сорап мөрәҗәгать итү, шулай ук кертемнәр суммасы 1 апрельдән 30 июньгә кадәр үзгәрсә, 2024 елның 1 августыннан төзәтмәләр кертеләчәк.

Хәрби хезмәткәрләргә бер мәртәбә түләү
Россия Оборона министрлыгы белән 2024 елның 1 августыннан 31 декабренә кадәр махсус операция зонасында хезмәт итү турында килешү төзегән хәрбиләр бер тапкыр бирелә торган түләү, ягъни 400 мең сумга исәп тота алачак.
Канун Россия гражданнарына гына түгел, чит ил кешеләренә дә кагылачак.

Йөк ташуның яңа кагыйдәләре
2024 елның 1 августыннан 2025 елның 1 июнендә кадәр Россиядә "милли цифрлы транспорт-логистика платформасы"системасын булдыру һәм кертү буенча тәҗрибә гамәлдә булачак. Ул йөк ташуны рәсмиләштерү өчен кулланылачак.
Проектның максаты-йөк ташуның барлык этапларында: автомобиль, елга, тимер юл, диңгез һәм һава этапларында электрон документ әйләнешен кертү. Шулай ук система "бер тәрәзә" механизмы аша документлар бирү технологиясен сынауга юнәлдерелгән.
Әлеге тәҗрибәдә ирекле нигездә катнашырга мөмкин. Ул экспедиторларга, йөк җибәрүчеләргә, ташучыларга, йөк алучыларга, тимер юл хәрәкәт составы операторларына, шулай ук тимер юл транспорты инфраструктурасы хуҗаларына кагылачак.

Цифрлы сумнарны васыять итәргә мөмкин булачак
Хәзер цифрлы сумнарга (илдәге өченче төр валюта. Цифрлы сум гадәти бер сумга тиң) хокукны васыять итәргә мөмкин булачак. Тиешле күрсәтмәне банкта рәсмиләштерергә була. Россия Министрлар Кабинеты шундый төр мирас алу тәртибен Үзәк Банк белән килештерә.

Муниципаль депутатлар күбрәк вәкаләткә ия
 Муниципаль депутатлар хәзер җирле администрация формалашуга йогынты ясый алачак. Аларны администрация башлыгы урынбасары, шулай ук тармак һәм территориаль органнар җитәкчеләрен раслау яки килештерү өчен җәлеп итәчәкләр.
Әлеге хокук муниципаль берәмлек уставында беркетеләчәк. Документ шулай ук мондый катнашуның формаларын һәм тәртибен билгеләячәк.

Алдан түләп кую ысулы буенча суд экспертизасы
 Хәзер суд мөрәҗәгать итүченең үтенече буенча экспертиза уздыру турында карарны, аның тарафыннан махсус счетка акча кертелгәннән соң гына, чыгарачак.
Әгәр граждан ул акчаны түләмәсә, судья экспертиза турындагы үтенечне кире кагарга хокуклы. Экспертларга тиешле сумманы суд утырышыннан соң түләячәкләр.

Банкрот банкларның активларын сату җиңеләячәк

Россиядә банкротлыкка чыккан банкларның активларын сатуны гадиләштерәчәкләр. Яңалык балансны чистартуны тизләтелгән режимда төгәлләргә дә, кредиторларның таләпләрен максималь күләмдә канәгатьләндерергә дә мөмкинлек бирәчәк.

Җир асты байлыкларының кайбер кишәрлекләреннән аукционсыз файдаланырга мөмкин

 Файдалы казылмалар табу һәм чыгару өчен җир асты байлыкларының аерым кишәрлекләреннән аукционсыз файдаланырга мөмкинлек булачак.
Нефть, нефть продуктлары һәм газны магистраль торбаүткәргечләр аша транспортлау өлкәсендәге субъектлар хокук алачак, алар магистраль торбаүткәргечләрне, шулай ук аларның аерылгысыз өлешләрен реконструкцияләү, төзү һәм ремонтлау эшләрен башкаралар. 

Дәүләт оборона заказын контрольдә тоту катгыйланачак

Федераль монополиягә каршы хезмәтнең дәүләт оборона заказы өлкәсендә хокук бозуларны туктату өчен вәкаләтләре артачак.

Моннан тыш, ФАС дәүләт оборона заказы өлкәсендә, әгәр компания продукциягә бәя һәм мондый бәяне нигезләү турында тәкъдим бирмәгән булса, закон бозуларны туктату турында таләпләр кую хокуклы. Предприятиеләр, үз чиратында, административ эш кузгатылганчы, хокук бозуларны бетерү мөмкинлеге алачак.

Балалар пособиесен билгеләү кагыйдәләре
 Хөкүмәт 17 яшькә кадәрге балаларга пособие билгеләү һәм түләү кагыйдәләрен төгәлләштерде. Ярдәмнең мондый төрен хәзер мөрәҗәгать итүченең вакытлыча теркәлү урыны яки яшәү урыны буенча билгеләргә мөмкин. Яшәү урынының адресын раслый торган документны тапшыру таләп ителми.

Әгәр ярдәм күрсәтүче түләүләр башка төбәктә билгеләнгән булса, белгечләр мөрәҗәгать итүченең кайда салым түләвен, пенсия яки эшсезлек буенча пособие алуын яки кайда тәрбия таләп ителә торган инвалид бала яшәвен ачыклаячак.

Кайбер очракларда исә гражданинга үзенең фактик яшәү урынын расларга кирәк булачак. Мәсәлән, баланың бу төбәктәге мәктәпкә (балалар бакчасына) йөрүе турында белешмә яки торакны арендалау килешүен бирү таләп ителәчәк. 

Кредиторларның бурычлылар белән сөйләшүләре язылачак

Россиядә бурычлылар белән почта аша, тавыш агенты ярдәмендә яки "Госуслуги"порталында хезмәттәшлек итүче микрофинанс яки кредит оешмаларына яңа таләпләр барлыкка киләчәк.

2024 елның 5 августыннан кредиторлар өчен яңа таләпләр барлыкка килә: бурычлылар һәм башка затлар белән үзара хезмәттәшлекнең аудиоязмасын алып барырга (диктофонга яздырырга), аларны язма алып бару турында кисәтергә, шулай ук бу язмаларны өч ел дәвамында сакларга;
бурычны кире кайтаруга юнәлдерелгән үзара бәйләнештә текст һәм тавыш хәбәрләрен язып алырга һәм аларны кимендә өч ел сакларга.

2024 елның августында керәчәк башка үзгәрешләр
1 август. Мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә бердәм цифрлы платформаның "эш бирүченең шәхси кабинеты" ярдәмче системасы "Россиядә эш" бары тик бердәм аутентификация һәм идентификация системасы аша гына мөмкин булачак.

1 август. "Дәүләт хезмәтләре" ндә хакимият органнарына шәхсән мөрәҗәгать итүче гражданнар өчен хәбәрләр киләчәк. Россиялеләргә кабул итүгә чакыру, хезмәт күрсәтү, гариза яки гаризаны теркәү, шулай ук аларны карау барышы турында хәбәр итәчәкләр.

2 август. Территорияне комплекслы үстерү өчен бирелгән җир кишәрлеген бүлү һәм булдыру хәзер территорияне манлауның (межевание) расланган проектыннан башка гамәлгә ашырылачак.

2 август. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны хуҗалык кенәгәләрендә исәпкә алу җирле әһәмияттәге мәсьәләләргә керәчәк. Яңалык муниципаль һәм шәһәр округларына, шулай ук авыл җирлекләренә кагылачак.

17 август. Хөкүмәт Россиядә җитештерелгән продукциягә кертү өчен кайбер сәнәгать продукциясенә таләпләрне ачыклады. Шул исәптән сүз азык җыю комбайннары, квадроцикллар, шулай ук азык чапкычлар һәм ваклагычлар турында бара.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading