16+

Фәрит Мөхәммәтшин: «Без ярдәмгә мохтаҗ ялгыз кешеләргә мөмкин кадәр булышырга тиеш»

Бүген Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре каралды. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин: «Без ярдәмгә мохтаҗ ялгыз кешеләргә мөмкин кадәр булышырга тиеш»

Бүген Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре каралды. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышуга профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, күзәтчелек органнары, шулай ук социаль учреждениеләр җитәкчеләре чакырылган иде.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әлеге мәсьәләне профильле министрлыклар, шулай ук пансионат җитәкчеләре катнашында карауның зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. «Бу мәсьәләне федераль законнарның барлык гамәлдәге нормаларын үтәү өчен җаваплы актив белән, учреждениеләр җитәкчеләре белән карау бик мөһим, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, – без ярдәмгә мохтаҗ булган ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә мөмкин кадәр ярдәм күрсәтергә тиеш. Мөмкинлекләр булса  – ярдәм итәчәкбез, әгәр юк икән – мондый мөмкинлекләрне эзләргә кирәк. Безгә барлык ведомстволар белән системалы эшне җайга салу мөһим».
Фәрит Мөхәммәтшин үз теләкләре белән,  барлык тиешле таләпләрне үтәп  өлкәннәрне һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне тәрбияләү буенча намуслы хезмәт күрсәткән оешмаларга рәхмәт белдерде. «Бу эшнең законлы нигездә алып барылуы мөһим, – дип ассызыклады парламент башлыгы, – мондый социаль учреждениеләргә ихтыяҗ кимеми». 
Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова билгеләп үткәнчә, күптән түгел генә өлкән яшьтәге гражданнарны карау белән шөгыльләнүче дәүләтнеке булмаган учреждениеләр игътибарны җәлеп итә башлаган. «Мондый оешмалар өлкәннәрне һәм инвалидларны карау буенча түләүле хезмәтләр күрсәтәләр. Агымдагы елның октябрендә республикада Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил түгәрәк өстәл уздырды, аның нәтиҗәләре буенча безнең комитетка әлеге мәсьәләне законнар күзлегеннән җентекләп карарга тәкъдим ителде», – дип белдерде Светлана Захарова.

Татарстан Республикасында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен дәүләти автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре, өлкәннәр өчен шәхси йортлар һәм пансионатлар эшчәнлеген оештыру турындагы төп доклад белән хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева чыгыш ясады. Ул республикада өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга стационар формада хезмәт күрсәтүче 32 дәүләт оешмасы эшләве турында әйтте, шуларның алтысы – психик тайпылышлы гражданнар өчен,  егерме алтысы –өлкәннәр һәм инвалидлар өчен, аларда биш  меңләп кеше яши. 

«Хәзерге вакытта республикада өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортлар эшләтү өлкәсендә проблемалар юк. Тузган яки авария хәлендәге биналар юк, – дип ассызыклады Наталья Бутаева. – Барлык интернатларның да медицина лицензияләре, тәрбияләү, психологик, юридик хезмәтләр күрсәтүче, социаль мәшгульлек һәм ял итү эшчәнлеген оештыручы хезмәткәрләр штаты бар».

Наталья Бутаева хәбәр иткәнчә, 2024 елда «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын, «Гаилә» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Яшел Үзән муниципаль районында 120 кешегә исәпләнгән картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорт төзелә.

Министр урынбасары өлкән яшьтәге гражданнарны карау буенча социаль өлкәдә эшчәнлек алып баручы дәүләтнеке булмаган оешмаларның эшенә аерым тукталды.  «Бүген республиканың социаль хезмәт күрсәтүчеләр реестрына 30 дәүләтнеке булмаган оешма кертелгән, аларның 20се өлкәннәргә һәм инвалидларга, 10сы мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һәм яшүсмерләргә һәм авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм күрсәтә. 2015 елдан дәүләтнеке булмаган оешмалар саны 10 тапкырга диярлек артты, – дип сөйләде Наталья Бутаева. –  Кунакханә, клининг һәм башка төр хезмәтләр күрсәтүчеләр  маскировкасы  белән эшләүче легаль булмаган учреждениеләрне ачыклау проблема булып тора. Еш кына бу оешмаларда яшәү һәм тәрбияләү буенча шартлар юк дияргә була.  Күп очракта социаль хезмәтләр физик затларның торак йортларында күрсәтелә. Торак кагылгысыз булу сәбәпле, әлеге хезмәтләрнең сыйфатын тикшереп тору мөмкин түгел».

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская билгеләп үткәнчә, татарстанлылар үзләре дә омбудсменга шикаятьләр калдырып, еш кына законсыз эшләүче шәхси  картлар йортларына карата уяулык күрсәтәләр. «Чыннан да күршедә күп санлы өлкән яшьтәге гражданнар яши яисә тернәкләндерү учреждениеләре  эшли торган йортлар булуы турында мөрәҗәгатьләр килә башлады. Хәтта анда яшәүчеләр үзләре дә аларны йортта законсыз тотулары,  аларга карата рәхимсез мөгамәлә күрсәтүләрен әйтеп  мөрәҗәгать  итәләр. Мондый очракларда без эчке эшләр министрлыгына мөрәҗәгать итәбез, бергәләп тикшерүләр уздырдык», – диде Сәрия Сабурская. 

Социаль учреждениеләрне күзәтү һәм контрольдә тоту функцияләрен башкаручы ТР буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм ТР Прокуратурасы вәкилләре мәгълүматларына караганда, тикшерүләр барышында 23 дәүләт учреждениесендә янгын куркынычсызлыгы, 25ендә санитария нормаларын бозу очраклары ачыкланган, шундый ук хокук бозулар ике коммерцияле булмаган оешмада да ачыкланган.

Утырышта шәхси пансионат җитәкчеләрен дә тыңладылар. Аерым алганда, «Милена» картлар һәм инвалидлар пансионаты директоры Азат Гыйләмов, мондый оешмаларның проблемалары күп булуга карамастан, аларга ихтыяҗ бар, һәм интернат-йортларда яшәүчеләрнең күп булуы моны раслый, дип билгеләп үтте. «Бездә Альцгеймер авыруы, деменция белән авыручылар яши, бу кешеләр аерым кайгыртуга мохтаҗ», – диде  ул. Азат Гыйләмов шулай ук оешмасының социаль эшмәкәрләр реестрында торуына карамастан, дәүләттән бернинди ташламалар  булмавына зарланды һәм мондый мөмкинлекне карарга тәкъдим итте. 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта Россия Хезмәт министрлыгы тарафыннан социаль хезмәт күрсәтү эшчәнлеген стационар формада лицензияләү турында Федераль закон проекты эшләнгән, ул хәзер килештерелә һәм 2026 елдан кабул ителергә тиеш.  Әлеге закон нигезендә Россия Федерациясе субъектларының Социаль хезмәтләр күрсәтүчеләр реестрына кертелмәгән оешмалар 2026 елның 1 гыйнварыннан 2027 елның 1 гыйнварына кадәр әлеге эшчәнлек төрен гамәлгә ашыруга лицензия алырга яки аны гамәлгә ашыруны туктатырга бурычлы булачак.

Утырышта шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга  һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм өлкәсендә мөнәсәбәтләрне хокукый җайга салу үзенчәлекләре турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты каралды. 

Закон проектында контракт буенча махсус хәрби операциядә катнашучыларга, Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган затларга, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына салымнар, җыемнар һәм иминият кертемнәрен түләү буенча бурычлары булуга карамастан, социаль ярдәмнең аерым чараларын алу хокукын 2025 елның 31 декабренә кадәр озайту күздә тотыла.

Моннан тыш, утырышта депутатлар физик культура һәм спорт турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертү һәм гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турындагы закон проекты турында фикер алыштылар.  Үзгәрешләр инвалидларны реабилитацияләү буенча комплекслы хезмәтләр күрсәтүгә кагылышлы нормаларны ачыклауга юнәлдерелгән.  

Бүген парламентарийлар комитетның 2024 елның сентябреннән декабренә кадәрге эшенә нәтиҗә ясадылар һәм киләсе 2025 елга эш планын расладылар.

ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading