Бүген Мәскәүдә чит илләрдә яшәүче ватандашларыбызның VIII Бөтендөнья конгрессын ачу тантанасы булды. Быел конгресс «Россия белән бергә» шигаре астында уза.
Форум эшендә безнең республика делегациясе катнаша, аны Татарстан Республикасы Рәисе кушуы буенча Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координация советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкли.
Конгресста дөньяның 100 иленнән 400 дән артык делегат катнаша. Форум кысаларында чит илләрдә яшәүче ватандашларыбызны берләштерү, аларның мәдәни һәм тел үзенчәлекләрен саклау, тарихи ватаныбыз белән элемтәләрне ныгыту мәсьәләләре карала.
Форумда катнашучыларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин мөрәҗәгать итте. РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров тарафыннан ирештерелгән мөрәҗәгатьтә, Россия ватандашларга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән гамәлләрне эзлекле рәвештә арттыра бара, дип белдерелә. «Россия гражданлыгын торгызу һәм алу өчен мөмкинлекләр сизелерлек киңәйтелде, ватандашларны ирекле күчерү буенча дәүләт программасы механизмнары даими камилләштерелә, аның буенча безнең илгә 1,2 миллионнан артык кеше күчеп кайтты», – дип билгеләгән Россия Президенты. Владимир Путин иң катлаулы шартларда да Россия мәдәнияте һәм рус теле позицияләрен актив яклаучыларга чын күңелдән рәхмәт белдерә.
Конгресс эшен ачып, РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Россияне халыкара аренада изоляцияләү омтылышлары уңышсызлыкка дучар булуын әйтте. «Дөньяның күпчелек дәүләтләре көнбатышка иярми, төрле форматларда һәм өлкәләрдә безнең ил белән мөнәсәбәтләрне ныгыта, бу хакта Россия рәислеге кысаларында Казанда узган БРИКС саммиты нәтиҗәләре дә сөйли, – дип басым ясады Сергей Лавров. – Суверен, көчле Россия – гадел күп полярлы дөнья тәртибен формалаштыруда мөһим фактор. Безнең ватандашларыбыз, моңарчы күрелмәгән басымга карамастан, тарихи ватаныбыз белән рухи, мәдәни һәм тел элемтәләрен саклауларын дәвам итәләр, Россиянең халыкара мәйдандагы позициясен ныгытуга зур өлеш кертәләр. Рус дөньясын таркату омтылышларының бернинди перспективасы да юк».
Тышкы эшләр министры шулай ук ватандашларга ярдәм итү, географияне һәм тышкы икътисадый һәм инвестицион багланышларны киңәйтү, эшлекле даирәләр белән багланышларны ныгыту эшендә ил төбәкләренең зур ролен билгеләп үтте. «Уртак тырышлык белән без киләчәк буыннар өчен төп мирас сыйфатында рус дөньясының иҗади потенциалын саклап кала һәм арттыра алачагыбызга шик юк», – дип йомгаклады сүзен Сергей Лавров. «Безнең барыбызның да уртак миссиябез – ул безгә ата-бабаларыбыздан калган бөек мирасны яшь буынга тапшыру, – дип мөрәҗәгать итте Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл, – шул ук вакытта безнең уртак бурычыбыз – илебезнең бөек үткәне турындагы истәлекне кадерләп саклау гына түгел, ә аның иртәгесе көнен булдыруда катнашу. Фикердәшләрне җыю бердәмлекнең үзәгендә тора, һәм бүген бөтен Россия мондый җыелыш урыны булырга тиеш».
Конгресста катнашучыларга РФ ФС Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко мөрәҗәгать итте. "Конгрессның Россиянең төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Халыклар бердәмлеге көне алдыннан узуы символик мәгънәгә ия, – дип саный Россия парламентының югары палатасы Рәисе, – Бу бәйрәм безнең Ватан язмышы өчен уртак җаваплылыгыбызны һәм чын патриотизмның, бердәмлекнең һәм туган җиргә тугрылыкның никадәр зур әһәмияткә ия булуын искә төшерә. Бу залда җыелганнарның барысын да нәкъ менә шундый тугрылык һәм мәхәббәт берләштерә. Безне ничә километр ара һәм сәгать пояслары аермасын, без барыбер бер-беребезнең ярдәмен, ныклы өзелмәс элемтәне тоябыз».
Валентина Матвиенко ватандашлар киләчәктә дә үз балаларын һәм оныкларын Россия мәдәни кодына, яшьләр җәмгыятьнең хәрәкәт итүче көченә әверелсен, безнең мәдәниятне үстерсеннәр һәм алга этәрсеннәр өчен аларны диаспоралардагы эшкә җәлеп итәчәкләренә ышаныч белдерде. «Безнең илдә Россия Федерациясеннән читтә яшәүче ватандашлар белән эшләүгә зур игътибар бирелә, – дип басым ясады Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, конгрессның беренче эш көне йомгаклары буенча журналистлар белән аралашканда, – ил җитәкчелеге катнашында без ватандашларыбыз белән багланышларга, аларга ярдәм итүгә, туган илгә кайту мөмкинлегенә бәйле мәсьәләләр турында фикер алышабыз. Әйтергә кирәк, Татарстан бу юнәлештә күп эшләр башкарды».
«Конгресс эшендә дөньяның Перудан алып Австралиягә кадәр төрле почмакларында, шулай ук якын чит илләрдә (Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Беларусь) яшәүче 11 татар делегаты катнаша, – дип белдерде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы рәисе Васил Шәйхразиев журналистлар белән әңгәмәдә, – Татар-ватандашларыбыз кайда гына яшәсәләр дә ярдәм итү өлешендә без шундый ук алымнар белән бердәм системада эшлибез. Җитәкчелек ягыннан безнең эшебезне тулысынча аңлау һәм хуплау бар. Бөтендөнья татар конгрессы киләчәктә дә чит илләрдә яшәүче ватандашларның сигезенче бөтендөнья конгрессы эше кысаларында бүген һәм иртәгә кабул ителәчәк теләкләрне һәм документларны исәпкә алыр дип ышанам».
Конгресс эше иртәгә дәвам итәчәк. Дискуссияләр секцион утырышлар форматында узачак. Йомгаклау пленар утырышында эш йомгаклары ясалачак.
ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Комментарийлар