Фәрит Мөхәммәтшин хөкем ителгәннәрне һәм иректән мәхрүм ителгәннәрне социаль адаптацияләү буенча Татарстан тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Саранскида узган Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары ассоциациясе утырышында катнашты. Парламентарийлар пробация (хөкем ителгәннәрнең һәм элеккеге тоткыннарның социаль адаптациясе) турында федераль законны гамәлгә ашыру мәсьәләләрен карадылар, шулай ук Идел буе төбәкләрендәге демографик вәзгыять һәм аны яхшырту чаралары турында фикер алыштылар. Моннан тыш, Ассоциациянең 2025 елга эш планы расланды.
Утырыш алдыннан Идел буе Закон чыгару җыелышлары рәисләре Мордовия предприятиеләренең берсе булган «Ромодановосахар» шикәр заводында булдылар, анда хөкем ителгәннәр өчен эш урыннары булдырган һәм ул пробация программасында катнаша. Биредә мәҗбүри эшләргә хөкем ителгәннәр, алимент түләмәү, мошенниклык һ.б. өчен хөкем ителгәннәр эшли. Предприятие базасындагы төзәтү үзәгендә яшәү һәм эшләү өчен шартлар тудырылган. Азат ителгәннән соң еш кына кешеләр предприятиедә хезмәт куялар, гаилә коралар, һөнәри яктан үсәләр.
Пробация турындагы федераль закон 2023 елның февралендә кабул ителде. «Бу юнәлештә эш әлеге категория кешеләренең индивидуаль үзенчәлекләрен һәм ихтыяҗларын исәпкә алып оештырылырга тиеш, – дип белдерде Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, – бу эшкә урнашуда, белем алуда, туганнары белән югалткан элемтәләрне торгызуда ярдәм итү, социаль хезмәтләр күрсәтү. Әлеге бурычларны хәл итү барлык хакимият органнарының, җирле үзидарәнең, бизнесның һәм граждан җәмгыяте институтларының нәтиҗәле ведомствоара хезмәттәшлеген таләп итә».
Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле искәрткәнчә, 2025 елның 1 гыйнварыннан авыр тормыш хәлендә калган тоткынлыктан азат ителгән затларга карата закон нигезләмәләре үз көченә керә. «Төбәкләрдә пробация үзәкләре булдырырга, иреккә чыккан кешеләрне эш белән тәэмин итү, шулай ук элеккеге тоткыннарны эшкә урнаштыручы эш бирүчеләрне икътисадый стимуллаштыру буенча өстәмә чаралар күрергә кирәк», – дип басым ясады Игорь Комаров.
Татарстан бүген берничә тапкыр хөкем ителгәннәрне һәм җәза срогын үтәгән гражданнарны социаль адаптацияләү буенча эшне оештыру буенча алдынгы төбәкләрнең берсе дип аталды. Хәзерге вакытта ике пробация үзәге эшли, тагын 5 гариза бирелгән.
Парламент җитәкчесе билгеләп үткәнчә, республикада иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән гражданнарны эшкә урнаштыру өчен ел саен эш урыннарын резервлау закон дәрәҗәсендә расланган. «Бу аларга билгеле бер дәрәҗәдә хезмәт мәшгульлеген гарантияләргә мөмкинлек бирә, – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. – Быел республика предприятиеләрендә шундый 36 эш урыны бар иде. Хөкүмәт дәрәҗәсендә хөкем ителгәннәрне социаль адаптацияләү, ресоциализацияләү һәм социаль реабилитацияләү өчен шартлар тудыру буенча берничә чара каралган».
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов предприятиеләргә мәҗбүри эшләргә хөкем ителгән затларны эшкә урнаштыру өчен төзәтү үзәкләре участокларын булдыруга киткән чыгымнарның 50% ын каплау турында карар кабул итте. Республика бюджетыннан бу максатларга якынча 176 млн сум җибәрелгән. «Азат ителгән хөкем ителүчеләр нигездә шушы ук предприятиеләрдә кала һәм хезмәт эшчәнлеген дәвам итә», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Агымдагы елның 10 аенда гына да предприятиеләргә хөкем ителгән 33 кешене эшкә урнаштыруда ярдәм күрсәтелгән, пенитенциар учреждениеләрдән азат ителгән 88 кешене мәшгульлек үзәкләре аша эшкә урнаштырганнар.
Җәзаларны үтәү федераль хезмәте идарәсенең хөкем ителгәннәргә ярдәм күрсәтү буенча коммерцияле булмаган һәм дини оешмалар белән тыгыз хезмәттәшлеге дә Татарстанның үзенчәлегенә әверелде. Аерым алганда, республикада Казан епархиясенең «Дом трудолюбия» һәм «Центр Благовещение», «Приют человека» проектлары авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга социаль хезмәтләрләр тәкъдим итә. Ислам хәйрия фондында да шундый юнәлештә эшләүче «Ярдәм” проекты бар.
Бүгенге көндә Җәзаларны үтәү федераль хезмәте идарәсе тагын биш иҗтимагый оешма белән пробация үзәкләрен булдыруга ярдәм итү буенча эш алып бара. «Монда төп кыенлык – дәүләт тарафыннан мондый үзәкләр ачылуга һәм эшләүгә регламентланган финанс ярдәме булмау, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, – белгечләр хөкем ителгәннәргә беренчел социаль проблемаларны хәл итү, шул исәптән документларны торгызганда дәүләт пошлинасын һәм штрафларны түләү өчен матди ярдәм алу мөмкинлеген бирә торган норматив-хокукый актларның булмавын әйтә».
Шулай ук, Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, җәзага хөкем ителгәннәрне җәмгыятьтән изоляцияләмичә һәм төзәтү учреждениеләреннән азат ителгән кешеләрне эшкә алган предприятиеләргә дәүләт ярдәме күрсәтү буенча норматив-хокукый актларга үзгәрешләр кертү мәсьәләсен дә карау таләп ителә.
«Бу законны гамәлгә ашырып без берьюлы ике бурычны хәл итәбез -– эш белән тәэмин итү һәм төзәтү юлына бастыру, – дип дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, утырышка нәтиҗә ясап, – без, закон чыгаручылар, кешене тискәре йогынты зонасыннан гарырга, аны нормаль тормыш өчен яраклаштырырга кирәк дигән позициядә торабыз».
Утырыш эшендә Мордовия Республикасы башлыгы Артем Здунов, Ассоциация координаторы, Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Собраниесе Рәисе Евгений Люлин, Дәүләт Думасы депутатлары, Идел буе федераль округы субъектлары парламентлары башлыклары һәм Закон чыгару җыелышлары каршындагы яшьләр парламентлары җитәкчеләре катнашты.
ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Комментарийлар