- Суверенитет алу уе беренче булып кем башына килде икән?
- Аны беркем дә әйтә алмас. Суверенитетның да мәгънәсе үзгәреп килде бит. 90 нчы елларда, Татарстан Республикасы суверенитеты турында Декларация кабул ителгән чорда, суверенитет дигән сүз булды, ә аңа кадәр ул башка төрлерәк әйтелеп килде - Татарстанга союздаш республика статусы бирү. СССР барлыкка килгән 1922 елдан бирле татар җәмәгатьчелегендә Татарстанны союздаш республика дәрәҗәсенә күтәрү омтылышы булды. Әмма бу эш барып чыкмады. Татарстан үзенең халкы, икътисади роле, тоткан дәрәҗәсе, тарихи нигезе белән союздаш республика булырга лаек, башка республикалардан ким түгел иде. Татарстанга шуны булдыртмас өчен, бер чара таптылар: союздаш республика булсын өчен, аның чит ил белән уртак чиге булырга тиеш.
- Ә 25 ел элек алынган суверенитетка нинди мәгънә салынган иде?
- 1990 елгы сайлауга барганда, үземнең сайлау алды программасында төп максат - Татарстанга союздаш республика дәрәҗәсен бирүне алга кую иде. Мин генә түгел, 90 нчы елның язында ТАССР Югары Советының 12 нче чакырылышына сайланган 250 депутатның яртысы диярлек шул шигарь белән чыкты. Безнең суверенитет идеясенең төп мәгънәсе: СССРда халыкларны тигез хокуклы итү һәм тигез хокуклы халыклар берлеге итеп үзгәртү. Без башка автоном республикаларны да - башкортларны, якутларны - барысын да, суверенитет турында декларация кабул итеп, союздаш республика булсыннар өчен көрәшүләренә өмет иттек. СССР заманында халыклар төрле сортларга бүленгән иде. Иң югары сорты үзенә союздаш республика булдыра ала, аннан түбәнрәге - автоном республика, аннан да түбәнрәге - автоном өлкә, соңыннан - автоном округ, бишенче сорты - бернәрсәгә дә хокукы булмаган Идел буе немецлары, Кырым татарларының автономиясе сугыш вакытында бетерелеп, халыклары сөргенгә сөрелгән иде. 90 нчы елдагы безнең көрәш илдән чыгып китеп, аны җимерү түгел, СССР кысаларында безне руслар, кыргызлар, башка союздаш республикалар халыклары белән тигез хокуклы итүгә бәйле иде.
- Суверенитет алу шаукымы кайчанрак башланды?
- 1989 елда Татар иҗтимагый үзәге оешкач, ул идея җәмәгатьчелек хәрәкәте формасын алды. Ә сәяси көрәш рәвешендә Югары Советның 12 нче чакырылыш башында булды. 1922 елда төзелгән СССР шартнамәсен яңарту турында 1991 елның августында яңа Союз шартнамәсенә кул куелырга тиеш иде. Татарстан анда принципиаль таләп белән чыкты: без Россия составында түгел, мөстәкыйль рәвештә имза салырга тиеш. Ахыр чиктә, СССР Президенты Михаил Горбачев риза булды, әмма, ни кызганыч, ике союздаш республикаларның житәкчеләре катгый рәвештә каршы чыкты: Казахстан җитәкчесе Нурсолтан Назарбаев белән Үзбәкстан башлыгы Шәрәф Рәшидов. Шушы яңа союз договорына кул куярга бер атна кала, ГКЧП - түнтәрелеш булды. СССР таралгач, безнең декларациянең көче дә бермә-бер кимеде.
- Татарстан суверенитеты турында декларация ничек төзелде?
- Декларациягә биш проект кертелде: оппозициянеке дә, рәсми проект та бар иде, Кәрим Тинчурин театрының ул чактагы режиссеры Дамир Сираҗиев белән Разил Вәлиев төзегән тагын берсе бар иде. Бишесеннән уртак проект ясалды, моның өчен килештерү комиссиясе төзелде.
Килештерү комиссиясенә биш проект авторлары, галимнәр, тарихчылар, юристлар кертелде. Ул чактагы Югары Совет рәисе Минтимер Шәймиев комиссиягә 29 кандидат тәкъдим итте. Шулар раслангач, депутат Анатолий Васильев микрофон янына чыкты да, өстәмә рәвештә депутат Сафиуллинны тәкъдим итәм, диде. Башкалар, аны хуплап, кул чаптылар. Тавышлар саны иллегә илле бүленмәсен өчен, килештерү комиссиясендә кеше саны так булырга тиеш, ә мин комиссиягә керә калсам, бу кагыйдәне бозар идем. Шәймиев бер шарт куйды: депутатларның берсе генә булса да каршы тавыш бирсә, мине комиссиягә үткәрмәячәкләр. Берсе дә каршы чыкмады. Шәймиев комиссиягә 31 нче кеше булып керде.
Августның 29ында бер тәкъдим керттем: республиканың яңа атамасы совет та, социалистик та түгел, «Республика Татарстан» булырга тиеш. Америка үзен капиталистик дип атамый бит, ни өчен без үзебезне социалистик дип атарга тиеш әле?! Әлеге тәкъдимне депутатлар кул чабып хуплады, әмма Минтимер Шәрипович риза булмады. Килештерү комиссиясе утырышы тәмамлангач, Дамир Сираҗиев: «Фәндәс, синең тәкъдимне декларациягә кертик әле», - диде. Ничек кертәсең, аны үткәрмәделәр бит, дим. Әйдә минем белән дип, машинисткалар янына алып китте. Алар караламага язылган текстны машинкада бастырып, күбәйтәләр иде. Дамир машинисткаларга: «Текстта бер сүз төшеп калды, шуны өстәргә кирәк», - диде. Нәтиҗәдә, ике урынга Татарская советская социалистическая республика - Республика Татарстан, дип кыстырып куйды. Депутатларга таратылгач, берсе дә, хәтта Шәймиев тә игътибар итмәде.
Комментарийлар