16+

Яңгыр тудырган зыянны подрядчы оешма түли

Татарстанда быел күп фатирлы 749 йортка капиталь төзекләндерү үткәрелде.

Яңгыр тудырган зыянны подрядчы оешма түли

Татарстанда быел күп фатирлы 749 йортка капиталь төзекләндерү үткәрелде.

 2008 елдан башлап, капиталь ремонт программасы кысаларында, 53 миллион квадрат метр торак төзекләндерелгән, әлеге эшләргә 90 миллиард сум тотылган.

– Республикада күп фатирлы 18 мең йорт исәпләнә. Төзекләндерү эшләре республика һәм муниципаль бюджетлардан, шулай ук милекчеләрнең коммуналь түләүләреннән туплана. “ЖКХ фонды” төбәк операторы булып тора. 1010 йорт милекчеләре махсус хисапка үзләре акча туплап бара, – диде Татарстанның дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе Александр Тыгин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Фатир хуҗалары “капиталь ремонт” өчен ай саен торакның һәр квадрат метрына 7 сум 70 тиен исәбеннән түли.
Капиталь ремонт алдыннан эш планын формалаштыруда милекчеләрнең дә актив катнашулары зарурлыгын искәртте ул. Күп фатирлы йортта нәрсә ватык, аларның һәммәсен эш планында алдан ук күрсәтергә кирәк.

– Капиталь ремонтка махсус хисап ачкан 1010 йортның 600е финанс эшчәнлеген яшерә. Акчаның башка максатларга тотылганлыгы турында да мисаллар бар. Мәсәлән, “Зима” идарәче компаниясе Фәнни шәһәрчектәге 4нче йортның “капиталь ремонтка” дип тупланган 2 миллион сум акчаларын агымдагы төзекләндерү эшләренә тоткан. 2026 елда әлеге йортта 2 лифтны алмаштырырга кирәк була, ә акчалары инде юк, – дип кисәтте Александр Тыгин. 

Быел күп фатирлы йортларда 235 лифт яңага алмаштырылган, киләсе елда 450 яңа лифт урнаштыру ниятләнелә. Яшел Үзән шәһәрендәге “Татлифт” предприятиесе лифтлары Татарстанда кулланыла һәм Россиянең башка төбәкләренә дә җибәрелә.

– Йортларның түбәләрен сүтеп, яңарту эшләре башкарганда Казанда, Яшел Үзәндә һәм Тукай районында фатирларны су басу очраклары булгалады. Зыянны подрядчы оешма үз хисабыннан түли, капиталь ремонт акчаларын куллану тыелган. Әгәр яңгыр сулары басудан зыян күргән кайсыдыр гаилә түләүне һаман да алмаган булса, Дәүләт торак инспекциясенә хәбәр бирсен, – диде Александр Тыгин.
Татарстанда торак фондны капиталь ремонтлауның 2025 елгы планына күп фатирлы 719 йорт алынган.



Фото:mon.tatarstan.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading