16+

Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков белән иртәннән кичкә кадәр

Министрларның эш көне ничек уза икән?

Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков белән иртәннән кичкә кадәр

Министрларның эш көне ничек уза икән?

Бу сорау көнүзәк булмаса да, кызыклылардан санала. Шуңа җавап табу максатыннан “Бер көн – бер герой” дигән проект кысаларында ТРның Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков белән иртәннән кичкә кадәр йөрергә булдык.

Иртәнге сәгать 7, мин Казанда Мамадыш трактындагы тукталышта басып торам. ТРның Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков белән шушында күрешергә сүз куешкан идек. Ни өчен, чөнки бүген аның эш көне Алексеевск бистәсендә башланып китә. Анда яшьләр үзәге ачылышы була, чарага Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәмәтшин да киләчәк.

Министр белән күрешеп, хәл-әхвәлләрне белешкәч, ул инде ныклап эшкә кереште. Кулына документлар тоткан, үзе бертуктаусыз телефоннан сөйләшә. Тегене эшләдегезме, ремонт башладыгызмы, акча бирәчәкләрме, тизрәк маташыгыз, вакыты бетә... Ничек инде булмый дип, кайберәүләргә шалтыратып, тетмәсен дә тетеп алды. Шунда ук хөкүмәт җитәкчеләре белән дә элемтәгә чыгарга тырыша. Максаты бер – яшьләр эшләренә һәм сәясәтенә караган мәсъәләләрне чишү. Ә министр тагын нишләргә тиеш? Аның алдында торган бурыч та шулай яңгырый бит. Мин үзенең юнәлеше өчен җаны-тәне белән янып йөргән кешене күрдем. Ярдәмчеләре Ринат Садыйковка бүген бара торган объект һәм, гомумән, Алексеевск районы турында мәгълүмат әзерләп куйганнар, шуны да карап алды. 

- Менә без яшьләр үзәге ачарга барабыз. Районнарда кирәкме соң ул? Анда яшьләр киләчәкме?
- Безнең эш принцибы шундый: яшьләр өчен һәм яшьләр белән бергә хезмәт куябыз. Алекссевскта андый үзәк юк иде, әмма егетләр һәм кызларда әлеге объектка ихтыяҗ зур булды. Без 2019 елда район башлыгы Сергей Демидов белән әлеге тема буенча шөгыльләнә башлагач, иң беренче аңа урын таптык, аннары яшьләрнең үзләрен җыеп, “сез әлеге үзәкнең нинди булуын һәм эчендә нәрсәләр булуын телисез?” дип, үзләреннән сорадык. Гомумән, министрлык эшчәнлеген башлаганнан бирле без җәмәгатьчелек белән сөйләшеп, объектларның концпециясен бергәләшеп уйлыйбыз. Шуңа күрә хәзер аларның берсендә дә егет һәм кызларыбызның ихтыяҗына туры килмәгән бер элемент та юк. Алексеевсктагы “СинЭнергия” яшьләр үзәгендә дә бөтен нәрсә уйланылган. Элек актлар залы булган җир күпфункцияле мәйданчыкка әйләнде. Анда очрашулар да, тренинглар да, укулар да, киңәшмәләр дә уздырып булачак. Ә бит моңарчы яшьләр килеп, рәхәтләнеп аралаша торган урын бистәдә бөтенләй булмаган. Коворкингта исә бушлай интернет каралган, һәр кеше килә ала, хәтта киберспорт белән шөгыльләнү өчен көчле компьютерлар урнаштырылган бүлмә дә бар.

- Димәк, аның мәгънәсе – яшьләр вакытын шушы “СинЭнергия”дә уздырырга тиеш инде?
- Бу аларның вакытын алу өчен генә эшләнми, шул рәвешле без яшьләргә үзләрен күрсәтү өчен шартлар тудырабыз. 
- Менә без бүген иртән иртүк чыгып киттек. Шундый график буенча еш эшлисезме? Гадәттә, ничек башлана эш көнегез?
- Төрлечә була инде. Әгәр бүгенге кебек районга барырга кирәк булса, иртәнге 5тә дә, хәтта, 4тә дә чыгып китәбез. Баргач-баргач, берничә шәһәргә яисә авылга керергә тырышам. Кайбер районнарны 10-15 мәртәбә йөреп чыктык, республикадагы яшьләр сәясәтенә караган хәлне беләбез. Гади көннәрне дә эшкә иртәрәк киләм, чөнки алда торган бурычлар күп, чишәсе мәсьәләләр дә җитәрлек. 

- Бөтен җиргә дә үзегез барырга тырышасызмы?
- Ә ул шулай булырга тиеш тә! Нинди генә урында утыруына да карамастан, җитәкче үз күзләре белән күргәннән соң гына тулы эш механизмын күзаллый ала. Әйтик, бинаны ремонтларга кирәк икән, аның подвалына төшәсең, түбәсенә менәсең, һәр залын карап чыгасың, шуннан соң инде аны рәткә китерү өчен күпме көч кулланылачагын һәм акча кирәклеген чамалап була. Ә бәлки бөтенләй башка объект карарга кирәктер, башка төрле караш белән эшне башкару сораладыр. 

- Татарстанда яшьләр белән эш яхшы алып барыла. Сез әле тагын “кычкырып” торучы проблемалар бар дип уйлыйсызмы яисә барысы да хәл ителдеме инде?
- Менә без районнарда күп булабыз бит инде, һәрберсендә яшьләрне һәм гомумән кешеләрне ике зур сорау борый – торак һәм эш урыны. Бу хезмәт хакы турында гына алып барыла торган сүз түгел, монда тиешле шартлар, уңайлылык, куркынычсызлык керә. Дөресен генә әйткәндә, болар буенча эш алып бару безнең генә түгел, ә барлык министрлыкларлыкларның да бурычы. Торак буенча да республикабыздагы динамика бик яхшы. Әйтик, безнең ведомство гына да 4 төрле механизм аша яшьләргә социаль программа шарталрында фатир, яисә йорт алырга булыша. Федераль программа нигезендә 2022 елда Татарстанның төрле районында яшәүче 50 гаиләгә 86 миллион сум күләмендә субсидия бирелде. Быел исә әлеге сумма инде 126 миллионны тәшкил итә, ул 81 гаиләне колачлый. Әлеге субсидия 1дән алып 3 миллионга кадәр булырга мөмкин, аны хөкүмәт бүләк буларак бирә, аны кире кайтарырга кирәкми. Яшь гаиләгә торак мәсьәләсен хәл итү өчен 30% чыгымын каплый дигән сүз. Балалары булса, ул инде 35%ны тәшкил итә. Бу бик шәп программа, хәзер без киләсе елга исемлекне формалаштырабыз. Анда инде сумма 136 миллионга кадәр җитеп, 100гә якын гаиләне торак белән тәэмин итәрбез дип сөенәбез. Республиканың үзенең “Яшь гаилә” дигән программасы бар, ул Рәис каршындагы Дәүләт торак фонды белән берлектә гамәлгә ашырыла. Соңгы ике ел ярым эчендә генә аңа 3200ләп гаилә кушылып, 2 меңнән артыгы инде фатирлы булды. Бу бик шәп бит! Шунысын да әйтергә кирәк, Татарстанда әлеге социаль ипотекага басу өчен чикләүләрне дә бетердек. Элегрәк программада бюджет өлкәсендә эшләүчеләр генә катнаша ала иде, ә хәзер яшь гаиләләр өчен ул критерий юк. Предприятиедә хезмәт куямы, үзмәшгульме, түли алачагын һәм торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булуын күрсәтә алса, аларның мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Өченче механизм нигезендә ел саен без 49 яшьләр сәясәте лидерына фатир ачкычы тапшырабыз. Әлеге конкурста гаиләле булмаган яшьләр дә катнаша ала. Әгәр кеше яшьләр сәясәтен алып баручы учреждениедә яисә шул юнәлеш буенча берәр предприятиедә эшләсә, ул торак мәсьәләсен яхшырту хокукына ия була ала. Тагын бер республика программасы бар, аның буенча яшь кешегә фатирның 60% бәясен процентсыз субсидия буларак дәүләт үзе бирә. Аны 15 ел эчендә өлешләп кайтарырга кирәк. Әлеге механизмны Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә актив кулланалар. 

Эш белән тәэмин итүгә килсәк, безнең министрлык завод яисә фабрика төзи торган ведомство түгел, әмма без яшьләргә бизнес булдыру һәм аны үстерү буенча белем бирә алабыз. Ничек үзмәшгуль яисә эшмәкәр булырга, ничек крестьян-фермер хуҗалыгы ачарга яисә грант яки субсидия алырга – бу һәм башка күптөрле сорауларга без җавап бирәбез. Республикада уңышлы гына Аграр яшьләре берләшмәсе эшләп килә. Былтыр берничә районда “Эшмәкәрлек мәктәбе” дигән укулар булды. Без студентлар белән дә эшлибез. ТРның Студентлар лигасы шул юнәлештә берничә федераль проектны гамәлгә ашыра. 

Шулай сөйләшә-сөйләшә, Алекссевскка килеп җиткәнне дә сизмәдек. Шунда ук “СинЭнергия” дигән яшьләр үзәгенә киттек. Элек бу клуб булган икән, аны яңартканнар. Ринат Садыйков объектны карап чыкты, егет һәм кызлар белән дә сөйләшеп алды. Озак та узмады, монда Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде. Яңа яшьләр үзәген аңа министр үзе күрсәтеп йөрде. Алекссевск районы башлыгы Сергей Демидов бистәдә әлеге объектның барлыкка килүенә сөенүен яшермәде. Аның фикеренчә, ул бик кирәк булган, хәзер яшьләрнең җыелып, файдалы эш белән шөгыльләнү урыны бар. Бу чарадан соң барыбыз да район мәдәният йортына күчтек. Анда ТРның Халыклар ассамблеясының күчмә утырышы булды. 

Алекссевсктан Ринат Садыков белән Яшьләр эшләре министрлыгына кайттык. Районнардагы яшьләр үзәкләре, яшүсмерләр клублары, сәламәтләндерү лагерьлары, “Форпост” үзәкләре, психологик ярдәм күрсәтү үзәкләре грант конкурсында катнашалар икән. Ул инде 3 ел дәвамында уздырыла. Ел саен 50 миллион сум төрле проектларны гамәлгә ашыру өчен бирелә. Ләкин акчаларны уңга-сулга таратмыйлар, башта аны комиссия алдында якларга кирәк. Министр үзе дә яшьләрне тыңларга килде. Быел конкурска 42 районнан 95 гариза җибәргәннәр. Моңарчы 116 проектны гамәлгә ашырганнар. Чыгышларны тыңлаганнан соң, Ринат Наил улы һәрберсе буенча үз фикерен җиткерде. Гаилә кыйммәтләрен алга сөрергә, ватанпәрвәрлек тәрбияләүгә игътибар бирергә, эшче һәм авыл яшьләре белән күбрәк шөгыльләнергә чакырды. 

Бер чарадан икенче чарага юнәлдек. Бу юлы машинада түгел, ә поездда. Казанның тимер юл вокзалында “Казанэкспресс”ка утырып, аэропорт янындагы “Казан Экспо” күргәзмәләр үзәгенә бардык. Анда бөтен Россиядән эшче студентлар отрядлары җыелган, слетлары уза икән. Юлда барганда, Ринат Садыйков поездның һәр вагонына кереп, илебезнең төбәкләреннән килгән яшьләр белән аралашып йөрде. Аларга кушылып җырлап алырга да өлгерә. Бар да яшьләрчә: рәхәтләнеп сөйләшәләр, көлешәләр, фикерләре белән уртаклашалар. “Казан Экспо”да бик күңелле чара ясаганнар. Монда республикабызның премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева да күренде. Министр Россия эшче студентлар отрядларының эшчәнлегенә кагылган утырышта да чыгыш ясады. Нәкъ менә шушы чарада Татарстан оешмасы илебездә иң яхшысы булып танылды да инде. Шунысын да әйтәсем килә, Ринат Садыйков кайчандыр үзе дә эшче студентлар отрядын җитәкләгән кеше. Шуннан министрлыкка килде, шуңа күрә дә әлеге егет һәм кызлар аның өчен бик якын. 

- Әлеге оешма зур тормыш мәктәбе булып тора. Ул илебез гражданинын тәрбияләү һәм үзаңын формалаштыру буенча иң уңышлы эшләп килүче механизмнарның берсе дип әйтсәк тә ялгыш булмас. Әлеге хәрәкәткә без моңарчы да гел ярдәм иттек, алга таба да бу эшне дәвам итәчәкбез. Ел саен Татарстаннан 10-12 мең яшьләребез эшче студентлар отрядларында хезмәт куя. Алар арасында педагогика, төзелеш, юл төзелеше, тимер юл системасы, авыл хуҗалыгы, медицина бар. Иң мөһиме – без егет һәм кызларыбызны нинди һөнәр буенча укый, шул юнәлештәге отрядка җибәрәбез. Шул рәвешле аларның квалификациясе һәм тәҗрибәсе башкаларга караганда күбрәк була, - диде министр шушы чараның нәтиҗәләрен барлаганда. 

Министрның эш көне шулайрак уза. Шулай сизелмичә кич тә килеп җитте. Мин өйгә таба юл тоттым тотуын, әмма Ринат Наил улы әле кабинетында калды. Миңа җитте бүгенгә...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading