16+

Илсур Метшин БРИКС шәһәрләре ассоциациясен булдырырга тәкъдим итте

Мондый идея белән Татарстан Республикасы башкаласы Мэры II Казан халыкара юридик форумында чыгыш ясады.

Илсур Метшин БРИКС шәһәрләре ассоциациясен булдырырга тәкъдим итте

Мондый идея белән Татарстан Республикасы башкаласы Мэры II Казан халыкара юридик форумында чыгыш ясады.

Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин БРИКС шәһәрләре ассоциациясен булдырырга һәм аның статусын юридик яктан ныгытырга тәкъдим итте. Мондый инициатива II Казан халыкара юридик форумы барышында яңгырады.

— Бүген БРИКС шәһәрләре ассоциациясенең яңа структурасын булдыру кирәклеге ачык. Дус илләрнең муниципалитетларының халыкара аренада үз тавышлары булырга тиеш! Без көнбатыш илләренең дөньяның башка өлешләренә нинди моңарчы күрелмәгән басым ясавын күрәбез һәм бу басымга альтернатива булып яңа сәяси мәйданчыклар гына була алуын аңлыйбыз, – дип аңлатты шәһәр башлыгы. 

Ул шулай ук 2024 елда Казанда узачак БРИКС илләре саммиты 26 дәүләт башлыгын җыячагын хәбәр итте. Россия һәм дус илләрнең беренче затлары катнашачак. 

II Казан халыкара юридик форумы Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта уза һәм иртәгә тәмамланачак. Бу вакыйга 600 дән артык кешене берләштерә. Алар арасында хакимият органнары, юридик, педагогик һәм бизнес-берләшмә вәкилләре, 10 илдән һәм 30 дан артык шәһәрдән (Россия, Һиндстан, Кытай, Бразилия, Белоруссия, Казахстан, Үзбәкстан һ.б.) галимнәр бар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading