16+

Казан Россияне Ислам дөньясы белән ялгый

Татарстан башкаласында “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024” халыкара икътисад форумы үз эшен дәвам итә.

Казан Россияне Ислам дөньясы белән ялгый

Татарстан башкаласында “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024” халыкара икътисад форумы үз эшен дәвам итә.

Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин  17 майда “Казан Экспо” үзәгендә Россия төбәкләренең, шулай ук чит илләрнең сәнәгать һәм мәдәният өлкәләренә караган күргәзмәсе белән танышты. Марат Хөснуллин үзебезнең предприятиеләрне, Казан форумы мәйданыннан файдаланып, төбәкләр һәм чит илләр предприятиеләре белән хезмәттәшлек элемтәләре булдырып калырга чакырды. Мөмкинлек зур – Казандагы икътисад форумында дөньяның 85 иле катнаша.

Форумның сессия утырышларында “Төньяк – Көньяк” халыкара транспорт коридорын үстерү, Россиядә ислам банкингы, туристлык һәм медицина туристлыгы, гаилә бизнесы, мәгариф, яшь эшкуарлар, үзгә икътисад зоналары темалары күтәрелде.

Матбугат конференциясендә Нигерия сәясәтчесе Мөхәммәд Такаи:”Россия – көчле хезмәттәш, аның Ислам хезмәттәшлеге оешмасына күзәтүче статусында керүе ике як өчен дә отышлы. Казан форумы файдалы, ул хезмәттәшлекне киңәйтә. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов хезмәттәшлек элемтәләрен үстерүгә зур тырышлык куя”, – дип әйтеп үтте.

 Ислам хезмәттәшлеге оешмасының мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Мөхәммәд Әл-Ями:”Казан Россияне Ислам дөньясы белән ялгый. Россия һәм ислам илләре арасында массакүләм мәгълүмат чаралары белән дә элемтәләр урнаштырырга кирәк”, – диде.

Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Уставы буенча оешмада мөселман илләре генә әгъза булып тора ала. Россия әлеге оешмага күзәтүче статусында керде. Россия халкының 20 миллионы – мөселман. Күзәтүче статусында гына булса да, Россия Ислам дөньясында “көчле хезмәттәш”кә әверелде. Казандагы икътисад форумында 85 илнең катнашуы моңа ныклы дәлил.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading