16+

Казанда сайлаучылар автомобиль отарга мөмкин

Быелның 8 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар була. Казанда 463 урында сайлау участогы эшләячәк.

Быелның 8 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар була. Казанда 463 урында сайлау участогы эшләячәк.

170 сайлау участогында ярминкә оештырыла, анда көнкүреш товарлары сәүдә челтәрләрендәгедән 20 процентка арзанрак бәяләрдән сатылачак. 20 сайлау участогында балалар өчен уеннар, осталык дәресләре үткәрелә.
– Без сайлауларның актив рәвештә узуына гадәтләндек. Халыкның күпләп килүе республика, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Хөкүмәт һәм Дәүләт Советы алып барган курска ышаныч белән каравын күрсәтә, – диде Казан мэры Илсур Метшин “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.
Казан шәһәр Башкарма комитетының аппарат җитәкчесе Булат Алиев сөйләгәнчә, башкалада 927 мең сайлаучы исәпләнә, шулардан 5 меңнән артык егет белән кыз быел тәүге мәртәбә тавыш бирәчәк. Сайлау участоклары 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр ачык. Торак массивлардан казанлыларны сайлау участокларына 31 берәмлек автобус бушлай йөртәчәк.
Тавыш биргән казанлылар #ВсейСемьейНаВыборы конкурсында катнаша ала. Моның өчен сайлау участогында фоторәсемгә төшәргә һәм шул фоторәсемне #ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга хештеглары белән “ВКонтакте” социаль челтәренә урнаштырырга кирәк. 
– Сайлауда катнашкан казанлылар арасында кыйммәтле бүләкләр уйнатыла, ә төп отыш – автомобиль. Сайлауда тавыш биргән кешеләргә “Всей семьей на выборы” браслеты тапшырыла. Әлеге браслетны күрсәтеп җәмәгать транспортында бушлай йөрергә, шулай ук “Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйдандагы фестивальгә керергә мөмкин. Фестивальдә уеннар, фуд-корт, урам театрлары, Татарстан һәм Россия артистлары чыгышлары тәкъдим ителә, – диде Булат Алиев.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading