16+

Ләйлә Фазлыева: «Бу сайлаулар гаилә бәйрәменә әверелде»

Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, сайлау көне ачылуы турында, шулай дип белдерде.

Ләйлә Фазлыева: «Бу сайлаулар гаилә бәйрәменә әверелде»

Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, сайлау көне ачылуы турында, шулай дип белдерде.

– Җиде көнлек марафон тәмамланды. Татарстан сайлаучылары актив. Кешеләр сайлауга бәйрәмгә барган төсле, гаиләләре белән килә. Сезнең белән очрашуга да, паспортымны ала килдем. Пресс-конференция тәмамлангач, сайлау участогыма юнәләм. Үзем өчен дә бәйрәм бу. Татарстанда Россия Президенты сайлауларында тавыш бирүчеләр арасында өч Лада Веста автомобиле уйнатылачак, алар бүген старт алды һәм өч көн — 15, 16 һәм 17 мартта дәвам итәчәк.
Ләйлә Фазлыева фотобәйгедә катнашу шартлары да белән дә таныштырып үтте.

- 2024 елның 15-17 мартында Татарстан Республикасы сайлау участогы фонында махсус беләзек киеп гаилә белән фотога төш, яки селфи яса. –диде Фазлыева.– Фотода махсус беләзек (ул тавыш биргәннән соң алырга мөмкин) күренергә тиеш. Аннан әлеге фотоны социаль челтәрдәге сәхифәдә ике хэштег (#всейсемьейнавыборы #ТатарстанАлга) белән урнаштырырга кирәк. Бер катнашучыдан бер генә фото кабул ителә. Фотобәйгедә Татарстанда пропискасы булган кеше генә катнаша ала. Әлеге шартның үтәлгән булу-булмавы приз биргәндә оештыручылар тарафыннан тикшереләчәк.

Спикер сүзләренә караганда, машиналар берәм-берәм уйнатылачак. Әйтик, 15 мартта шул көнне фото урнаштырган бер җиңүче ачыкланачак. 15 март иртәсенә 6 меңнән артык (6 054) фото урнаштырылган инде.

15 һәм 16 мартта бәхетле кеше исеме «ВКонтакте»дагы «Татарстан Алга» төркемендә 21:00 сәгатьтә «туры эфир» вакытында билгеле булачак. Өченче машинаны 17 мартта 20:10 сәгатьтә «ТНВ» телеканалындагы «туры эфир»да уйнатачаклар. 

– Тагын бер яңалык, әйтик, бер районда үз гражданлык бурычын үтәп беләзек тапшырылган балигь булган кеше, шул ук беләзек белән сайлауга багышланган икенче бер районда, яки Казанда үткәрелә торган чарага бушлай керә ала. Үзенә күрә мин моны Татарстан туризмының бер күренеше дип әйтер идем, - диде Фазлева. 

Шул арада пресс-залда утыручы журналистларның берсеннән сорау керде. Аның сүзләренчә, бүген иртән Казан автобусларының берсендә беләзек буенча баручы сайлаучыдан түләү хакын сораганнар. Гәрчә, кәгазь беләзек җир өсте җәмәгать транспортында бушлай йөрү хокукын бирә. Ләйлә Фазлыева тиз арада шул автобус маршруты, номеры турында белеште. ПАТП җитәкчелеге белән элемтәгә кереп, бу мәсьәләнең хәл ителгәнен хәбәр итте. Мондый очраклар була калса, 275-30-50 номерына шалтырату сорала. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading