“Кече һәм урта эшкуарлык” илкүләм проекты кысаларында, республикада “Мәктәп бизнес старты” проекты гамәлгә ашырыла.
– Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдимендә башланды бу чара. Өч ел эчендә 34 меңнән артык бала эшкуарлык нечкәлекләрен өйрәнде, – диде республиканың икътисад министрының 1нче урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты җитәкчесе Наталья Кондратова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.
Быел әлеге проектка 49 мәктәпне җәлеп итү ниятләнелә. Алар – Казан, Чаллы шәһәрләре һәм муниципаль районнар мәгариф учреждениеләре. Мәктәп бизнес-компаниясенең йомгаклау слеты 2025 елның язына билгеләнгән.
– “Мәктәп бизнес старты” проектында авыл мәктәпләре дә катнаша. Укытучылар семинарларга чакырылып, эшне башкару тәртипләренә өйрәтелде. Сәламәтлекләре чикле балалар да читтә калдырылмый. Минзәләдәге интернат укучылары, мәсәлән, сыр ясап сокландырды. “Мәктәп бизнес старты” проекты 6-11 сыйныфлар укучыларына исәпләнелгән. Хезмәт дәресләренең уку программасына кабаттан кайтарылуы бик дөрес чишелеш булды. 1-9 сыйныфларга хезмәт дәресләре керә. Укучылар хезмәт дәресләрендә һәм сыйныфлардан тыш түгәрәкләрдә төрле сувенирлар ясый, – дип дәвам итте таныштыруны республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзалия Закирова.
Башкала мәктәпләре укучылары узган ел үзләре ясаган сувенирларны, курчакларны, көнкүреш кирәк-яракларын “Көзге ярминкә” дә сатып, 90 мең сум табыш алган. Шул акчаның яртысы хәйрия максатларында “Игелекле Казан” проектына күчерелгән.
– Мәктәп бизнесына “сатып ал да, кыйммәтрәккә сат” кебек эш алымы чит төшенчә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов балаларның эшкә өйрәнеп үсүләрен, нәрсәне дә булса үзләре ясауларын проектның төп максат-идеясе итеп куйды. Кече шәһәрләр һәм авыллар мәктәпләрен дә проектка җәлеп итәргә кушты, – диде “Мәктәп бизнес старты” проекты җитәкчесе Елена Тихонова.
Татарстанның Эшкуарлыкка теләктәшлек фонды генераль директорының 1нче урынбасары – “Мой Бизнес” үзәге җитәкчесе Линара Борханова мәктәп укучылары җитештергән товарларны сатуда электрон сәүдә мәйданчыкларын файдаланырга чакырды.
– Балалар язмышы өлкәннәр кулында. Яшь буынны хезмәткә өйрәтеп үстерик, башлангыч эшләренә ярдәм итик, – диде Линара Борханова.
Узган ел җиңү яулаган Тәтеш, Чистай һәм Аксубай районнары бизнес командалары Мәскәүгә сәяхәт юлламалары белән бүләкләнгән. “Мәктәп бизнес старты” проектында катнашырга теләгән мәктәпләр Мәгариф һәм фән министрлыгына гариза бирергә тиешләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар