16+

Марат Әхмәтов Абай өлкәсе Әкиме Нурлан Уранхаев белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Казахстан Республикасының Абай өлкәсе Әкиме Нурлан Уранхаев һәм өлкә Мәслихаты (парламенты) Рәисе Куаныш Сөләйманов белән очрашты.

Марат Әхмәтов Абай өлкәсе Әкиме Нурлан Уранхаев белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Казахстан Республикасының Абай өлкәсе Әкиме Нурлан Уранхаев һәм өлкә Мәслихаты (парламенты) Рәисе Куаныш Сөләйманов белән очрашты.

Яклар мәдәниятара диалог, шулай ук парламентара элемтәләрне киңәйтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Очрашу республика парламентында узды.

Әким Нурлан Уранхаев җитәкчелегендәге Казахстан Республикасының Абай өлкәсе делегациясе Татарстан башкаласына Абай өлкәсе мәдәнияте көннәре уңаеннан Казанда үткәрелә торган тантаналы чараларда катнашу өчен килде.

Марат Әхмәтов кунакларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм парламент депутатлары исеменнән сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, Абай өлкәсе делегациясенең визиты Россия белән Казахстан арасындагы күршелек һәм союздашлык кысаларында төбәкләрнең  үзара файдалы хезмәттәшлегенә яңа этәргеч бирәчәк. «Соңгы елларда Татарстан Республикасы һәм Абай өлкәсе арасындагы хезмәттәшлек үзара визитлар белән баетыла, – дип басым ясады Марат Әхмәтов. – Казахстан безнең республика өчен аерым партнер булып тора. Соңгы ун ел дәвамында Казахстан безнең төп тышкы сәүдә партнерлары унлыгына керә, соңгы 5 ел нәтиҗәләре буенча тышкы сәүдә әйләнеше арта».

Марат Әхмәтов әйтүенчә, Дәүләт Советының Казахстан Республикасы парламентының ике палатасы, шулай ук хакимият органнары белән багланышлары елдан-ел көчәя бара. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары 2022 елның сентябрендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Абай өлкәсенә беренче Халыкара Иртыш буе Сабантуенда (Семей шәһәре) катнашу өчен баруын искә төшерде. «Парламентларыбызның стратегик партнерлыгының төп юнәлешләре Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәсми делегациясенең Казахстан Республикасына 2007 елның 15 маендагы визиты йомгаклары буенча беркетмәдә теркәлгән. Анда үзара хезмәттәшлекнең төп тармаклары чагылдырылган, Татарстан – Казахстан хезмәттәшлегенең парламент үлчәме юнәлешләренең рамкалары һәм төп форматлары билгеләнгән. Беркетмәне, сүз уңаеннан әйтим узам, ул чордагы Парламент Сенаты Рәисе хөрмәтле Касым-Жомарт Кемелевич Токаев имзалаган», – дип искә төшерде Марат Әхмәтов.

Марат Әхмәтов кунакларга Дәүләт Советы эшчәнлеге турында кыскача мәгълүмат бирде, парламент комитетлары, фракцияләр һәм комиссияләр, депутат төркемнәре һәм берләшмәләре эше турында сөйләде.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татарстан халыклары Ассамблеясе эшенә, шулай ук Казахстан халкы ассамблеясе белән элемтәләрне киңәйтүгә аерым тукталды. Марат Әхмәтов коллегаларына Абай өлкәсендәге татар җәмәгатьчелегенә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Казахстандагы татар җәмгыяте кеше саны буенча чит илләрдәге татар җәмгыятьләре арасында икенче урынны били. Биредә, булган мәгълүматларга караганда, 220 меңгә якын татар яши.

Нурлан Уранхаев, үз чиратында, Дәүләт Советында җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. «Җылы кабул итүләре, республикаларыбыз арасында туганнарча мөнәсәбәтләр өчен рәхмәт белдерәсем килә. Татарстанда барысы да һәрвакыттагыча югары дәрәҗәдә оештырылган, – диде Абай өлкәсе Әкиме. – Безнең өчен татар халкы тугандаш халык кына түгел, ул – без бергә яши торган халык. Без бер-беребезне милләткә бүлмибез. Без ачык һәм барлык юнәлешләрдә үзара файдалы хезмәттәшлеккә әзер».

Очрашуда шулай ук Казахстан Республикасы ягыннан – Казахстан Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы Ерлан Искаков, өлкә Әкиме урынбасары Абай Жасулан Сарсебаев, Абай өлкәсе муниципалитетлары җитәкчеләре, бизнес вәкилләре катнашты. Татарстан Республикасы ягыннан – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов һәм башка рәсми затлар.

Казанда Абай өлкәсе мәдәният көннәре программасында – Абай музее фонды экспонатлары күргәзмәсен ачу, фәлсәфәче Абай Кунанбаев монументына чәчәкләр салу, «Химград» технополисында, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында булу, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Әмре Кашаубаев исемендәге Дәүләт филармониясенең «Бибигөл» казах халык уен кораллары оркестры концерты һәм башка чаралар.

 

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading