16+

Миңнеханов һәм Чернышенко «Киләчәк уеннары» турнирына әзерлек хакында фикер алышты

Казанда узачак «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турниры кибер- һәм физик спорт гармонияле рәвештә туры килгән дөньяда беренче масштаблы вакыйга булачак.

Миңнеханов һәм Чернышенко «Киләчәк уеннары» турнирына әзерлек хакында фикер алышты

Казанда узачак «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турниры кибер- һәм физик спорт гармонияле рәвештә туры килгән дөньяда беренче масштаблы вакыйга булачак.

РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда шулай дип белдерде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Россия Президенты Владимир Путин указы белән үткәрелә торган турнир кибер- һәм физик спорт гармонияле рәвештә ярашкан дөньяда беренче масштаблы вакыйга булачак. Казан «Киләчәк уеннары»н үткәрергә әзер – Татарстан башкаласында 10 фиджитал-ярыш узды инде. Тест уеннарында 48 илдән килгән 178 команда һәм 1200 кеше катнашты. 27 илдән 60тан артык кеше Уеннарга «Күзәтүче» программасы буенча килде», - дип белдерде вице-премьер.

Рөстәм Миңнеханов «Киләчәк уеннары»на әзерлек расланган план нигезендә баруын билгеләп үтте. Быел спорт инфраструктурасының төрле объектларында 8 тест чарасы үткәрелгән. Әйтик, октябрь дәвамында фиджитал-баскетбол, фиджитал-футбол, фиджитал-MOBA кебек дисциплиналар буенча ярышлар узган. Татарстан Рәисе хәбәр иткәнчә, турнирны популярлаштыру өчен «Россия» халыкара күргәзмә-форумы кысаларында «Киләчәк уеннарына кадәр 100 көн» датасына багышланган чаралар оештыру күздә тотыла.

Казанда беренче турнир киләсе елның 23 февраль – 3 март көннәрендә узачак. РФ Президенты Владимир Путин XI «Россия – спорт державасы» Халыкара спорт форумының пленар утырышында дөньяның барлык почмакларындагы спортчылар һәм яшьләрне республика башкаласында узачак «Киләчәк уеннары»на чакырды.

Чыганак: Татар Информ
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading