Форумда 200гә якын катнашучы җыелды. Алар арасында Россия һәм чит илләр — Австралия, Казахстан, Молдова, АКШ иске обряд җәмгыятьләре руханилары бар. Бу күп балалы гаиләләр, эшмәкәрләр, халык һөнәрчелеге осталары.
«Форум республика масштабында гына түгел, гомумроссия масштабында күренекле вакыйга булачак. Иске обрядчылык тарихы безнең республика тарихы һәм аның күпмилләтле халкы белән тыгыз бәйләнгән. Мөселманнар, рус православие чиркәве һәм башка диннәр һәм конфессияләр вәкилләре белән беррәттән, иске обрядчылар күп гасырлар дәвамында республика тормышында мөһим роль уйнаган», - диде Рөстәм Миңнеханов форумны ачканда.
Аның сүзләренчә, Татарстан бүгенге көндә иске обрядчылыкның әһәмиятле үзәге булып кала бирә, ә әлеге форум – моңа дәлил.
Комментарийлар