16+

Мәктәп укучылары арасында экологиягә кагылышлы олимпиада була

Татарстанда беренче мәртәбә 5-8 сыйныфлар укучылары арасында яшь экологларның “Чиста мирас” (“Чистое наследие”) олимпиадасы үткәрелә.

Мәктәп укучылары арасында экологиягә кагылышлы олимпиада була

Татарстанда беренче мәртәбә 5-8 сыйныфлар укучылары арасында яшь экологларның “Чиста мирас” (“Чистое наследие”) олимпиадасы үткәрелә.

Әлеге чара Татарстанда нефть чыгарыла башлауның 80 еллыгына, Ромашкино ятмасының 75 еллыгына, шулай ук Россиядә педагог һәм остаз елына багышлана. Олимпиаданы “Татнефть” гаммәви акционерлык җәмгыяте белән Татарстанның экология һәм табигый чыганаклар министрлыгы оештыра.

Бу турыда республиканың экология министры урынбасары Егор Тарнавский белән “Татнефть” җәмгыятенең тирә-юнь мохитне һәм экологияне саклау идарәсе җитәкчесе Александр Алчинов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

 Олимпиада 2 этапта бара: электрон рәвештә читтән торып һәм турыдан туры катнашу шартларында. Беренче этап 2 сентябрьдән башлана, анда 800 укучы катнашыр, дип уйланыла. 1 сәгать эчендә экологиягә караган 30 сорауга җавап бирергә кирәк була, ахырда 3 җиңүче ачыклана. Икенче этап ноябрь башларында Әлмәттәге “Юность” лагерында үткәрелә. Чараны  тантаналы ачуда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән Олимпия чемпионы Алинә Заһитованың да катнашулары көтелә.

 — Уен-викториналарда бик актив катнашкан укучыга “Ак Барс” хоккей клубы хоккейчылары имзаларын куйган футболка бүләк ителә. Җиңүчеләр дә бүләкләнә, приз фонды 300 мең сум,-диде Александр Алчинов.

 Егор Тарнавский әйткәнчә, 1 сентябрьдән үк Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Нурлат, Алабуга, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск шәһәрләрендә, Актүбә бистәсендә көзге өмәләр башлана.

 — Казанда 6 сентябрьдә 11.00 сәгатьтә Казансу буенда шимбә өмәсе оештырыла. Анда теләге булган һәр кеше катнаша ала. Республикакүләм өмә 14 сентябрьгә билгеләнде,- диде Егор Тарнавский.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading