16+

Мобилизацияләнгән казанлыларның балалары 40 муниципаль һәм дәүләт мәдәният учреждениеләренә бушлай керә ала

«Батыр» пластик картасы белән бала мәдәни учреждениеләргә күпме тели шулкадәр тапкыр бара ала. Мобилизацияләнгән Казан халкының балалары «Батыр» картасы ярдәмендә 40 муниципаль һәм дәүләт мәдәният учреждениесенә – музейларга, театрларга, мәдәният йортларына һәм башка биналарга бушлай керә ала.

Мобилизацияләнгән казанлыларның балалары 40 муниципаль һәм дәүләт мәдәният учреждениеләренә бушлай керә ала

«Батыр» пластик картасы белән бала мәдәни учреждениеләргә күпме тели шулкадәр тапкыр бара ала. Мобилизацияләнгән Казан халкының балалары «Батыр» картасы ярдәмендә 40 муниципаль һәм дәүләт мәдәният учреждениесенә – музейларга, театрларга, мәдәният йортларына һәм башка биналарга бушлай керә ала.

Алга таба әлеге исемлек киңәйтеләчәк, мәсәлән, бушлай визитлар программасына «Мир» кинотеатры да кертеләчәк. Бу хакта бүген журналистларга Казан циркында (аның тамашаларын мобилизацияләнүчеләрнең балалары шулай ук бушлай карый ала) узган матбугат очрашуында шәһәр Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр итте.

Күргәзмәгә яки спектакльгә билетлар алу өчен мәдәният учреждениесе кассасына мөрәҗәгать итәргә һәм «Батыр» пластик картасын күрсәтергә кирәк. Аны Казанның район администрацияләрендә алырга мөмкин. Моның өчен баланың туу турындагы таныклыгы яки паспорты, шулай ук хәрби комиссариаттан мобилизация турында белешмә (булган очракта) күрсәтергә кирәк. «Батыр» пластик картасын 0 яшьтән 18 яшькә кадәрге һәр бала (мобилизацияләнүчеләрнең) ала ала. 

«Батыр» пластик картасы белән бала мәдәни учреждениеләргә күпме тели шулкадәр тапкыр барырга мөмкин. Шул ук вакытта аны бер олы кеше озата ала. «Бала һәрвакыт мәдәни юнәлештәге чарага үзе генә бара алмый, шуңа күрә бу өстенлек бер олы кешегә бирелә. Бу бик мөһим момент, без бу очракта әни, туган булырга тиеш дип әйтмибез, иң мөһиме ул озатучы олы кеше булсын», - дип аңлатты Мәдәният идарәсе башлыгы. 

Утырту каралган чараларга билетларны алдан ук броньларга кирәк. Моның өчен учреждение кассасына шалтырату җитә. Әмма билетны тамаша алдыннан 5 көннән дә соңга калмыйча килеп алырга киңәш ителә. «Әмма кайбер учреждениеләр бу хезмәтне телефон аша тәкъдим итәргә әзер, әйтик, берничә театр бу эшне җайга салган инде, моның өчен башта кассага шалтыратырга, бу карточкага ия булуыгызны әйтергә кирәк, кайбер оешмалар хәтта электрон билетлар да җибәрергә әзер, – дип сөйләде А.Абзалов. - Менә бу эш кешеләр өчен мөмкин кадәр уңайлы булсын өчен дәвам итәчәк. Афишаны карап бару, нинди спектакльләр, тамашалар сезгә кызыклы булуын күзәтү һәм алдан ук теге яки бу учреждение кассасына мөрәҗәгать итү мөһим». 

Мәдәният идарәсе башлыгы сүзләренә караганда, чараның яшь цензына да игътибар итү мөһим. Балалар олылар өчен каралган спектакльләргә кертелмәячәк. 

А.Абзалов Казан Мэриясенең мобилизацияләнгән гражданнарга ташламалар бирү инициативасын хуплаган ТР Мәдәният министрлыгы һәм дәүләт мәдәният учреждениеләре җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, кайбер оешмалар Башкарма комитетка мондый идея белән мөстәкыйль мөрәҗәгать иткән, мәсәлән, Казан циркы. «Бу – балалар йөрергә яраткан урыннарның берсе, һәм бу чыннан да төсле, искиткеч тамашалар, яхшы интерьерлар, уңайлы бүлмәләр», - дип билгеләп үтте Мәдәният идарәсе башлыгы. 

Цирк директоры Эльмира Булатова сөйләгәнчә, аларга көненә мобилизацияләнгән казанлыларның балалары өчен бушлай билетлар алу мәсьәләләре буенча халыктан 7-8 шалтырату килә. Бу категория гражданнар өчен залда 10% урын бүлеп бирелә, бу исә 200 билет дигән сүз. Бүген цирк афишасында өч программа тәкъдим ителә. «Димәк, бу программаларга урыннар квотасы бар инде, алар сатылмый, урыннар резервланган. Әлеге карталарның барлык хуҗалары килеп, бу билетларны ала ала. Бөтен кешеләр дә циркка якын яшәми, алар шалтыратып, билетларны калдырып торуны сорый. Без, әлбәттә, аларга каршы барабыз, кешеләр бу билетларны бер сәгать алдан килеп бастырып алып, тамашага керә ала», – дип аңлатты Э.Булатова. 

Аның сүзләренә караганда, Казан циркы шәһәр администрациясендә тиешле штаб барлыкка килгәннән соң мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә ярдәм күрсәтергә тәкъдим иткән. «Хәзер бу ситуациядә һәркем катнаша, мәдәният учреждениесенә гаиләләре белән килгән кешеләргә бераз онытылырга ярдәм итә, аларга бәйрәм бүләк итә ала. Ягъни, әйтик, тамашага килүчеләр бер тапкыр караса да, ул программага икенче тапкыр да, өченче тапкыр да килә ала. Әгәр бу кешеләргә ничек тә булса ярдәм итсә, без моңа бик шат, шуның өчен тырышабыз», – дип бүлеште учреждение директоры. 

«Мин, чыннан да, мондый берләштерүче тарихка сокланам, – диде Азат Абзалов. - Бу очракта мәдәният учреждениеләре коллективлары, үз мөмкинлекләреннән чыгып, кешеләргә, бигрәк тә балаларга җылылык һәм кайгыртучанлык күрсәтү идеясенә берләштеләр», – дип йомгаклады ул. 

Исегезгә төшерәбез, октябрь башында Илсур Метшин өлешчә мобилизацияләүгә бәйле социаль-гуманитар мәсьәләләр буенча штаб утырышын уздырды, анда ул мобилизацияләнгән гаиләләргә ярдәм итү чараларын әйтте. Бу – мобилизацияләнгән кешеләрнең балалары өчен бакчаларга бушлай йөрү һәм анда бушлай туклану, мәктәпләрдә бушлай ике тапкыр кайнар ризык белән тәэмин ителү һәм җәмәгать транспортында бушлай йөрү, мәдәни һәм спорт учреждениеләренә түләүсез бару һәм башкаларны үз эченә алган ташламаларның тулы исемлеге. 

Ярдәм чараларыннан ничек файдаланырга һәм кая мөрәҗәгать итәргә икәнлеге турында KZN.RU порталы белешмәлегендә укыгыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading