16+

 “Мәркәзебез- Казаныбызга кайтканда 16 сәгать нәрсә ул?!.”

Татарстанда 30 августта Республика һәм шәһәр көне бәйрәме гөрләп узды. Бәйрәмнең үзәге, әлбәттә, Казанда иде. Камал театры каршындагы мәйдан, Иске Татар бистәсе урамнары, “Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйдан зур “сәхнә”гә әверелде.

 “Мәркәзебез- Казаныбызга кайтканда 16 сәгать нәрсә ул?!.”

Татарстанда 30 августта Республика һәм шәһәр көне бәйрәме гөрләп узды. Бәйрәмнең үзәге, әлбәттә, Казанда иде. Камал театры каршындагы мәйдан, Иске Татар бистәсе урамнары, “Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйдан зур “сәхнә”гә әверелде.

Төрле милләтләрдәге халыклар гармуннарга кушылып татарча биеде, фольклор коллективларына кушылып җырлады яки хозурланып тыңлады. Африканың кара-чутыр егетләре дә татарча биеде, хәтта.

 —“Уйнагыз гармуннар” фестивалендә Россиянең 30 төбәгеннән 700 милләттәшебез катнаша. Татар халкы һәрвакытта да җырлы-моңлы булды. Илһамнарыбыз, Әлфияләребез, яшьләребез үзебезчә, милләтчә җырлый беләләр, авыр вакытта кәефне күтәрәләр,-диде Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев.

Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге астында эшчәнлек алып баручы иҗат коллективларына тальян гармуннарын бүләк итеп тапшырды ул.

Питрәч районыннан “Пимәр” тальянчылары, Лаеш районыннан “Березка”, Әтнә районыннан “Сөмбелә”, Сарман районының Зур Нөркәй авылыннан “Зөбәрҗәт”, шулай ук ерак араларны якын итеп кайткан Чиләбе өлкәсенең Арслан авылыннан “Ләйсән”, Омск шәһәреннән “Умырзая” татар-башкорт  фольклор коллективлары халыкны җырлаттылар да, биеттеләр дә.

— Мәркәзебез-Казанга кайтканда 16 сәгать нәрсә ул? Җырлый-җырлый килдек, ел буена җитәрлек илһам алып, җырлый-җырлый кайтырбыз,-дип, Татарстанның Республика көне бәйрәмендә катнашуларына чиксез шат булуларын әйттеләр Омск шәһәренең “Умырзая” коллективы кызлары.

Гармунчылар һәм фольклор коллективлары матур традиция буенча Тукай һәйкәленнән Казан Кремлендәге Сөембикә манарасына кадәр уйнап-җырлап барды. Бауман урамындагы халык, шул исәптән, чит илләр туристлары бу хәлне, Бразилия карнавалларын күргәндәй сокланып күзәтте.

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова гармунчылар парадын җитәкләде.

— Мин чиксез шат, горур! Мине сайлап алуларына шаккаттым. Баян, гармун тавышы безнең күңелдә, йөрәктә, канга сеңгән. Монда Татарстанның иң талантлы гармунчылары җыелган. Алай гына да түгел, чит төбәкләрдәге милләттәшләребез дә гармуннар белән килгән. Бу шундый матур күренеш! Бауман урамы тулы халык, барысы да елмайган. Гел шулай җырлап, кайнап яшәргә насыйп булсын,- диде Илсөя Бәдретдинова.

Казан Кремле территориясендә гармунчыларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Дамир Бәдриев фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading