16+

Пакъстанны Хансыз иттеләр...

Дөнья җәмәгатьчелеге игътибарын Көнбатыштан читкәрәк бора башлады – анда да әллә ниләр булып ята. 220 миллион халкы, атом-төш коралына ия булган Пакъстандагы хәлләрне игътибарсыз калдыру мөмкин түгел. 

Пакъстанны Хансыз иттеләр...

Дөнья җәмәгатьчелеге игътибарын Көнбатыштан читкәрәк бора башлады – анда да әллә ниләр булып ята. 220 миллион халкы, атом-төш коралына ия булган Пакъстандагы хәлләрне игътибарсыз калдыру мөмкин түгел. 

Хөкүмәт башлыгын вазифасыннан азат итү гади пакъстанлыларны урамга – митингларга чыгарга этәрде. Премьер Имран Хан бу хәлләрнең килеп чыгуында АКШның кулы уйнавын искәртә. АКШ, гадәттәгечә, үзен кардан ак, судан пакъ булганын исбатламакчы, ә гади халык исә Вашингтон курсын хупламый. Ә океан артында күптән инде Пакъстанның Кытай белән якынаюын өнәмиләр (бу хәлләр әле элеккеге хөкүмәт чорында ук башланган иде). 

Икенче сәбәп – Имран Ханның февральдә (Украина вакыйгалары башланганның икенче көнендә) Мәскәүгә килүе. Билгеле, һәркем үз мәнфәгатен кайгырта, Имран Хан Мәскәүдән кайткач: “Без Россиядән бодай һәм табигый газ сатып алачакбыз, алар безгә эчке һәм тышкы сәнәгати ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен кирәк. Санкцияләр булуга карамастан, Россия белән сату-алу тукталмаячак”, – дип белдергән. Мондый белдерүләр Көнбатыш өчен яңакка сугу белән бер, чөнки, пакъстанлылар АКШка каршы булсалар да, әлеге дәүләтнең сәяси элитасы Вашингтонга табына. 

Океан артында әле Имран Ханның Пакъстан территориясенә АКШның хәрби базаларын урнаштыруына каршы килүен дә онытмаганнар. Моңардан тыш, премьер “Пакъстан агымы” газүткәргеченең әһәмиятен атап үткән – аның сүзләренчә, ул Россия белән Пакъстан арасында икътисади хезмәттәшлекнең башлангычы булачак. Көнбатыш белән мөнәсәбәтләргә килгәндә, Имран Хан алар алдында шундый сорау куя: “Әфганстандагы вакыйгалар вакытында НАТОны яклаган өчен без 80 мең пакъстанлы гомере һәм 150 миллиард доллар белән түләдек. Төньяк Альянс безнең корбаннарны таныдымы? Европа Союзы безнең тырышлыкларны бәяләп бер хат булса да юлладымы?”

АКШ өчен Пакъстандагы хәлләрне куерту, андагы катламнар арасында каршылыкны арттыру отышлы, чөнки бу очракта Пакъстан-Кытай проектлары тормышка ашмаска мөмкин. Әлеге проектлар чынга ашкан очракта Кытайның коры җир аша Һинд океанына чыгу мөмкинлеге ачыла. Һиндстан Көнбатышның Россиягә каршы санкцияләренә кушылмагач, Вашингтон аның турында кем “кайгыртуын” да искә төшермәкче: Һиндстан Пакъстанның да, Кытайның да күптәнге көндәше, ә аңа бу ике дәүләтнең дуслашуы кирәкми. Вашингтон шуның өчен көчен кызганмаячак, ул бит һәрчак кем турындадыр “кайгырта”. Ә аннары Һиндстан санкцияләргә кушылырга тиеш булачак. Бер кул белән бирәләр, икенчесе белән алалар.
Имран Ханның АКШ кулы гына уйнады диюе – бу бары тик икътисади мәшәкатьләрдән игътибарны читкә юнәлтергә тырышу. Ә АКШка исә барыбер – Имран

Ханмы анда, аның урынына башкасы киләме, ул барыбер Көньяк Азиядә хаос тудырырга тырышачак. Көнбатыш орбитасына Һиндстанның кушылуы гына аз, дөнья күпполярлыга әйләнергә тора бит... 

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading