16+

Парламент Рәисе: “Мөхәммәтшин курыкты, дип әйтмәсеннәр”

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, парламентның соңгы биш еллык эшчәнлегенә йомгак ясап, алтынчы чакырылыш депутатлар корпусы үз бурычын үти алды, дип билгеләп үтте.

Парламент Рәисе: “Мөхәммәтшин курыкты, дип әйтмәсеннәр”

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, парламентның соңгы биш еллык эшчәнлегенә йомгак ясап, алтынчы чакырылыш депутатлар корпусы үз бурычын үти алды, дип билгеләп үтте.

– Әмма ул гади булмады, бу коронавирус пандемиясе дә, махсус хәрби операция дә, дустанә булмаган илләр тарафыннан кертелгән санкцияләр дә. Болар барысы да парламент эшчәнлеген киеренкелектә тотты һәм шуның белән безгә көн тәртибенә планнан тыш мәсьәләләрне дә кертергә туры килде. Әйтеп киткән авырлыклар илебез халкын тагын да берләштерде. Депутатларыбыз да махсус хәрби операциядән читтә калмады. Анда актив катнашкан Эдуард Шәрәфиев белән Марат Галиевка Батырлык орденына лаек булдылар, – диде ул журналистлар белән очрашуда. 

Биш ел эчендә Дәүләт Советының 55 утырышы уздырылган, анда 1465 мәсьәлә каралган. Дәүләт Советы тарафыннан 550дән артык закон кабул ителгән һәм Татарстан Рәисе тарафыннан имзаланган.

– Комитетлар да актив эшләде, 560 утырыш уздырдылар. Өстәмә бер комитет барлыкка килде. Татарстанда комитетлар каршында эксперт советлары оештырылды. «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе дә, фракцияләр дә активлык күрсәтте, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. 

8 сентябрьдә Дәүләт Советына сайлаулар узачагын да искәртте. Үзенең исә яңа чакырылыш Дәүләт Советында эшләвен дәвам итәргә әзерме-юкмы икәнлеге турындагы сорауга:

– Яшь бара, яшәрүгә таба түгел. Әлегә эшлисең, чабасың, халыкның өметен аклыйсың, чөнки сайлаучыларың сиңа ышана... Бу сорау яхшылап уйлауны, Татарстан Рәисе белән сөйләшүне таләп итә... Тәҗрибә дә зур. Ни өчен праймеризда катнаштым дигәндә, мин илдәге иң эре партияләрнең берсе булган "Бердәм Россия" төбәк бүлекчәсе секретаре. Секретарь буларак бурычым – безнең партия өчен мөмкин кадәр күбрәк кешене тавыш бирүгә җәлеп итү өчен, алдан тавыш бирүдә актив катнашу. Әгәр бу миссияне үтәмәсәм, үз-үземне хөрмәт итмәячәкмен. Сау булыгыз, рәхмәт сезгә дип китә дә алам. Әмма болай гына ташлап китәргә намусым, тәрбиям кушмый. Мөхәммәтшин курыкты, барысын да ташлады дип әйтмәсеннәр. Мин хакимияткә омтыла торган кеше түгел, парламент белән биш чакырылыш дәвамында җитәкчелек иттем. Халык ышанычын бәяли белергә кирәк, – диде парламент Рәисе.
Ул шулай ук яңа чакырылыш депутатларга үзенең тәҗрибәсен тапшырырга теләвен дә әйтте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading