16+

Парламентта җиң сызганып эшләрдәй депутатларны күрәсе килә

Депутат булырга теләүчеләр үзләрен сынап карый алдылар.

Парламентта җиң сызганып эшләрдәй депутатларны күрәсе килә

Депутат булырга теләүчеләр үзләрен сынап карый алдылар.

Сайлаулардан сайлауларга кадәр яшибез кебек. Әле генә Россия Президентын сайлаган идек, ә көз инде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаячакбыз. Гадәти сайлауларга соңгы елларда тагын берсе өстәлде.

Праймериз дип атала анысы. Ягъни алдан сайлау. Теге яки бу сәяси партия исеменнән депутат булырга теләүчеләрдән исемлек булдырыла да, халык шунда үзе парламентта күрергә теләгән кандидатларны сайлый. Шул исемлек нигезендә партия исеменнән сайлауларда катнашачак кандидатлар булдырыла. Соңгы елларда әлеге хокуктан “Бердәм Россия” партиясе генә файдалана. Партиянең Татарстан бүлеге яңа гына шундый сайлаулар уздырды.

Праймериз нәтиҗәләре буенча беренче урынны ышанычлы рәвештә Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин яулады. Үз вазифамнан китәрмен ахры дип фаразлаган Фәрит Хәйрулла улына әле альтернатива күренми. Шуңа без аның депутатлык кәнәфиендә, парламент җитәкчесе кәнәфиендә калу мөмкинлеген сызып ташлый алмыйбыз. Эш җитәрлек, ә Мөхәммәтшин кебек үз эшен биш бармагыдай белгән җитәкчеләр артык күп түгел.

Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская быелгы праймеризда икенче урынны яулады. Сәрия Харис кызының алдынгы урынга чыгуы гаҗәп түгел. Халык белән очраша, гап-гади кешеләрнең проблемалары белән таныша һәм чишү юлларын эзли ул. Үзенә дә бик күп мөрәҗәгатьләр язалар. Әлбәттә, халык аның өчен тавыш бирүдән тартынып тормый. Өченче урынны исә махсус хәрби операция каһарманы, Россия Герое Рәсим Баксиков яулаган. Аның өчен 62 меңнән артык потенциаль сайлаучы тавыш биргән. Дүртенче-бишенче урыннарда халык мәхәббәтен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры булып эшләгәндә үк яулаган, соңгы елларда телебезне, динебезне, милләтебезне саклап калу гына түгел, ә үстерү буенча зур эшләр башкарган Марат Әхмәтов һәм телевизор экраннары аша барыбызга да яхшы таныш, милли җанлы алып баручы Илшат Әминов яулаган.

Праймеризда катнашып, шактый югары (9нчы һәм 11нче) урыннар яулаган Аксубай һәм Теләче районнары җитәкчеләре Камил Гильманов белән Нәҗип Хәҗипов фигуралары игътибарны җәлеп итә. Бу районнарда алар җыйган “тавыш” кадәр кеше дә яшәми, югыйсә. Димәк, башка район, шәһәрләрдә яшәүче якташлары да алар өчен тавыш биргәндер. Казанга күченеп, Дәүләт Советында эшли башларлар әле дип тә фараз кыла алабыз.

Бүгенге депутатлардан халык шагыйре, Язучылар берлеге җитәкчесе Ркаил Зәйдуллага зур ышаныч белдергәннәр. Праймеризда ул 13нче урынны яулаган. Ни гаҗәп, аның фикердәше, шулай ук татар, татар мәдәнияте, сәнгате дип җан аткан яраткан артистыбыз Рамил Төхвәтуллин 111нче урында гына. Шулай ук күп еллар парламент депутатлары булып торган Римма Ратникова (112нче), Александр Славутский (126нчы), Рәүфәл Мөхәммәтҗанов (152нче) кебек шәхесләрнең чагыштырмача аз тавыш җыюлары гаҗәп тоелды. 

Ике адаш – Данис Зарипов һәм Данис Шакировлар, киресенчә, югары урыннарда, икесе дә беренче иллелектә. Хоккейчы карьерасын тәмамлаган Зариповка җанатарлары бу юлы да хәерхаклылык күрсәткән. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров, депутат булып парламентка узган очракта, татар мәнфәгатен кайгыртырдай тагын бер шәхес булып күренә. Ә андыйлар кирәк безгә, бик кирәк! Татар моңы, мәдәнияте дип җан аткан Рифат Фәттахов 157нче урында.

Коллегабыз, “Шәһри Казан” газетасы баш мөхәррире урынбасары Рәсим Хаҗиев праймеризда әле беренче тапкыр гына катнаша. Беренче тапкырдан 116нчы урынга эләгү – начар нәтиҗә түгел. Шөкер, яшьләр, алай гына да түгел, авылларда, районнарда яшәүчеләр дә күпләп катнашкан икән праймеризда. Яшь чакларында, җиң сызганып эшләр чакларында эшләрдәй депутатларны да күрәсе килә парламентта.

Файдасы бар икән праймериз дигәннәренең дә...

Сабир Закиров
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading