16+

Республика чыршысына 17 мең бала чакырылган

Республиканың төп Яңа ел бәйрәменә барлыгы 17 мең бала чакырылган,шуларның 9,5 меңе - махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләреннән.

Республика чыршысына 17 мең бала чакырылган

Республиканың төп Яңа ел бәйрәменә барлыгы 17 мең бала чакырылган,шуларның 9,5 меңе - махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләреннән.

Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

«Быел республика чыршылары 25 декабрь көнне 12 һәм 16 сәгатьтә узачак. Аларда махсус хәрби операциядә катнашучыларының балалары, шулай ук укуда һәм спортта югары нәтиҗәләр күрсәткән сәләтле балалар булачак», - дип хәбәр итте Фазлыева.

Вице-премьер район балалары өчен төп республика чыршысына юл һәм туклану тәэмин ителүен билгеләп үтте.

Искәртеп узабыз, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2023 елда ике төп республика чыршысын уздыру турында карар кабул итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading