16+

Россиянең энергетика җиһазлары чит илләрнекеннән акыллырак

Казанда 3-5 апрельләрдә “Казан Экспо” күргәзмәләр үзәгендә Татарстан энергетика һәм энергия чыганакларына нәтиҗәлелек буенча халыкара форумы (ТЭФ-2024)” эшли.

Россиянең энергетика җиһазлары чит илләрнекеннән акыллырак

Казанда 3-5 апрельләрдә “Казан Экспо” күргәзмәләр үзәгендә Татарстан энергетика һәм энергия чыганакларына нәтиҗәлелек буенча халыкара форумы (ТЭФ-2024)” эшли.

Россия Президенты Владимир Путинның:”Җитештерүнең һәм энергия чыганакларын куллануның нәтиҗәлелеге ил икътисадының үсешенә һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшыртуда мөһим алшарт булып тора”,-дигән сүзләренә аваздаш әлеге чара. 

– Гадәт буенча апрельдә форум үткәрәбез. Россиянең һәм чит илләрнең энергетика җәмәгатьчелеге катнашында энергетиканы үстерү, энергия нәтиҗәлелеген күтәрү мәсьәләләрендә фикер алышабыз. Форум мәйданының үзара файдалы хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм итәчәгенә ышанам,-диде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чараны ачу тантанасында.

ТЭФ-2024 мәйданы Россиянең 16 төбәгенең һәм Белоруссия, Казахстан, Кыргызстанның энергетика тармагы вәкилләрен үзенә җыйды. БДБ илләре Энергетика советы башкарма комитетының түгәрәк өстәл утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов:”Татарстан икътисадның төрле тармаклары буенча, шул исәптән энергетиканы да кертеп, хезмәттәшлеккә һәм тәҗрибә уртаклашуга әзер”,-диде.

Рөстәм Миңнеханов сөйләгәнчә, санкцияләр шартларында чит ил товарларына алмаш булдыру, бурыч булып кына калмаган, ә үсешкә этәргеч тә биргән. Республикада бүген 20 компания энерготехник продукция җитештерә. Татарстанда электр җиһазлары, электр кабельләре, интеллектуаль приборлар ясала. Акыллы хисаплагыч приборлар белән республика 40 процентка җиһазландырылган.

– Илебездә цифрлы подстанция беренче булып Татарстанда төзелде. Бездә хәзер алар – ике. Әлеге подстанцияләр илебездә ясалган технология белән җиһазландырылган һәм алар ышанычлы булуларын расладылар,-диде Рөстәм Миңнеханов. 

Түгәрәк өстәл утырышларында энергетика чыганакларына сакчыллык, ягулык-энергетика комплексын үстерү, альтернатив ягулык, энергетика комплексын цифрлаштыру мәсьәләләре күтәрелә. Форум көннәрендә “Казан Экспо”да Россия, Белоруссия предприятиеләренең энергетика күргәзмәсе дә эшли. Кырым Республикасыннан Севастополь предприятиеләрен күргәзмәдә күрү аеруча куанычлы. “Казан, сәлам! Без хезмәттәшлеккә әзер”,-диде Севастопопль предприятиесе вәкилләре.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading