16+

Рөстәм Миңнеханов һәм Әзәрбәйҗан Президенты Илһам Алиев очрашты

Бүген БРИКС саммиты кырларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Әзәрбәйҗан Президенты Илһам Алиев очрашты.

Рөстәм Миңнеханов һәм Әзәрбәйҗан Президенты Илһам Алиев очрашты

Бүген БРИКС саммиты кырларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Әзәрбәйҗан Президенты Илһам Алиев очрашты.

Республика Рәисе Бакуга визитларын җылылык белән искә алуын әйтте. «Безнең республикалар арасында Минтимер Шәрип улы Шәймиев һәм Гейдар Алиевич Алиев тарафыннан салынган ныклы элемтәләрнең уңышлы үсүен дәвам итүе сөендерә", - дип ассызыклады ул.

Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан-Әзәрбәйҗан товар әйләнеше 102 млн. доллар тәшкил иткән. 2024 елның беренче яртыеллыгы динамикасы үсеш күрсәтә. Очрашуда билгеләп үтелгәнчә, автомобиль төзелеше продукциясен китереп торудан тыш, елга һәм диңгез юллары буенча сәүдә хезмәттәшлеге дә перспективалы. Аерым алганда, Идел-Кама бассейнының транспорт һәм логистика мөмкинлекләреннән актив файдалану.

Әзәрбәйҗан Президенты ассызыклаганча, БРИКС саммитын Казанда уздыру Россия җитәкчелегенең Рөстәм Миңнехановка һәм Татарстан халкына зур ышанычы турында сөйли.

Очрашу азагында Республика Рәисе Илһам Алиевка «Дуслык» ордены тапшырды. Әзәрбәйҗан Президенты игътибар һәм шундый югары бүләк өчен рәхмәт белдерде.

ТР Рәисе Матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading