16+

Сайлауларда татарстанлыларның 23,24 проценты тавыш биргән

15.00 сәгатькә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда 23,24 процент сайлаучы тавыш биргән.

Сайлауларда татарстанлыларның 23,24 проценты тавыш биргән

15.00 сәгатькә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда 23,24 процент сайлаучы тавыш биргән.

Кичкә таба сайлаучылар активлашыр дип уйлыйбыз. Кешеләр эштән кайтачак, тавыш бирүчеләр артуын көтәбез, диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

- Сайлаулар штатлы режимда бара. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә Сайлаулар турындагы канунны бозу турында шикаятьләр килмәде. Тавыш бирү барышына комачаулый торган хокук бозулар теркәлмәде, - диде ул.

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе сүзләренчә, Иҗтимагый күзәтү үзәгендә эш кайный. Әзерлек буенча җитди эш башкарылган. 

Татарстанда ачылган "кайнар линия" зур йөкләнеш белән эшли. Барлыгы 727 шалтырату булган. Барысы диярлек мәгълүмати характер йөртә. 192 очракта  “Сайлау участогын алмаштырырга өлгермәдек, хәзер ничек тавыш бирергә була”, дип мөрәҗәгать иткәннәр. Башка төбәкләрдән 130 кеше “Мобиль сайлаучы”да ничек  теркәлергә, ни рәвешле тавыш бирергә?” дигән сорау белән шалтыраткан. Әмма бу механизм инде гамәлдә түгел, үз эшен төгәлләде. 

Сайлауларның беренче көне төгәлләнгән төбәкләр дә бар инде. Чукотка автоном округында, әйтик, беренче көн эчендә 64 процент тавыш биргән. Камчаткада 30 процент үзенең гражданлык бурычын үтәгән. Бурятиядә сайлаулар шулай ук төгәлләнгән.

Искәртеп узабыз, 2024 елның 1 гыйнварына булган мәгълъматлар буенча Татарстанда 2 млн 928 мең 633 кеше сайлау хокукына ия, сайлау участокларында 16 мең күзәтүче эшли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading