16+

«Сезнең республикага килүемне күптән көттем...», яки горурланырлык вакыйга

Бу көннәрдә дөнья карашы Казанга төбәлгән. Башкалада елның иң зур һәм көтелгән чарасы – БРИКС илләре саммиты уза.

«Сезнең республикага килүемне күптән көттем...», яки горурланырлык вакыйга

Бу көннәрдә дөнья карашы Казанга төбәлгән. Башкалада елның иң зур һәм көтелгән чарасы – БРИКС илләре саммиты уза.

Анда катнашучы лидерлар һәм халыкара оешмалар башлыклары саны буенча да ул иң эре тышкы сәяси форум булачак. Саммитта Азия, Африка, Якын Көнчыгыш һәм Латин Америкасының 30дан артык дәүләте вәкилләре катнаша. 20дән артык делегацияне лидерлар җитәкли.

БРИКС саммитын дөнья матбугат чаралары да ныклап күзәтә. Казандагы "эре саммит" - БРИКСның икътисадлары тиз үсә торган илләр төркеменең беренче очрашуы, дип билгеләп үтә CNN. "Владимир Путин уннан артык дөнья лидерлары катнашында саммит үткәрә. Бу аның ялгыз түгел булмавы һәм аның артында илләр коалициясе торганлыгы турында ачык сигнал", - дип яза Америка телеканалы.

The New York Times фикеренчә, Пекин белән Мәскәү БРИКСны алга таба киңәйтү һәм дөнья финанс системасын үзгәртү турында уйлыйлар, долларга бәйлелекне киметү БРИКС илләренә Көнбатыш санкцияләре өчен бирешмәслек булырга мөмкинлек бирәчәк. Россия Президенты БРИКС саммитында яңа финанс системасы – BRICS Bridge булдырырга тәкъдим итәчәк, дип яза басма. Журнал бәяләвенчә, ул «дөнья финансларында АКШ өстенлегенә зыян китерергә» сәләтле булачак.

The Economist басмасының "долларны җиңү планы" турындагы фикеренә карата Россия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков инде фикерен җиткерде. “БРИКС кысаларындагы хезмәттәшлек долларга һәм башка нинди дә булса валюталарга каршы юнәлдерелмәгән. Төп максат әлеге берләшмәдә катнашучы илләр мәнфәгатьләрен тәэмин итү”, – дип китерә РИА Новости Кремль вәкиленең сүзләрен. 

Кремльнең матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин БРИКС саммитында катнашучы лидерларның барысы белән дә ике яклы очрашулар уздырачак. Сүз уңаеннан: Путин БРИКС саммитында катнашучы лидерлар өчен бүләкләр әзерләде, дигән Дмитрий Песков. Әлеге аларның нинди бүләк булуы әйтелми. 

Саммитның беренче көнендә Путин “Яңа үсеш банкы” президенты Дилма Руссефф белән очрашырга өлгерде дә инде. Анда Россия Президенты, милли валюталарда исәп-хисапларны арттыру БРИКС илләренең финанс бәйсезлеген арттырырга, икътисадны сәясәттән азат итәргә мөмкинлек бирә, дип белдерде. 

Һиндстан премьеры Нарендра Моди белән очрашуда ул Казанда берләшмә эшчәнлеген яхшырту буенча мөһим карарлар кабул итәчәген әйтте. Нарендра Моди социаль челтәрдәге сәхифәсендә рус телендә: “Бу саммит бик мөһим. Андагы фикер алышулар планетабызны тагын да яхшырак итәргә булышачак”, - дигән пост куйган.

Саммитка килгән Кытай Рәисе Си Цзиньпин саммит уңаеннан Татарстан башкарган эшне югары бәяләде. «Сезнең республикага килүемне күптән көттем. Очрашу өчен рәхмәт. Казанда саммитны әзерләү буенча бик яхшы эш башкарылган», - дип мөрәҗәгать итте Кытай лидеры Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка. 

Саммитның программасына килгәндә, БРИКС саммиты дәүләтләре делегацияләре башлыкларының очрашу тантанасы белән башланып китә. Бүген (23 октябрьдә) XVI БРИКС саммитының тар һәм киңәйтелгән составтагы утырышлары узачак. Аннары саммитта катнашучы делегацияләр башлыкларының рәсми очрашуы һәм тантаналы кабул итү була.
24 октябрь XVI БРИКС саммитының «аутрич»/«БРИКС плюс» форматындагы беренче пленар утырышы, ә аннан соң икенче пленар утырышы уза. Моннан тыш, өченче көнне Владимир Путин матбугат конференциясе үткәрә.

Саммит узган көннәрдә казанлыларга һәм башкала кунакларына, кайбер үзәк урамнарда хәрәкәт схемасы үзгәрү сәбәпле, маршрутны алдан төзергә киңәш итәләр. Шәһәр үзәгендәге муниципаль парковкалар да ябыла. Аэропортка бару һәм аннан кайту өчен электричкадан файдалану кулайрак. “Вакытлыча уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез һәм аңлавыгызга өметләнәбез», - дип билгеләп үтәләр БРИКС саммиты оператив штабында.

БРИКС илләре дөньякүләм тулаем эчке продукты – 60 триллион доллардан артык. Бу G7 төркеме күрсәткеченнән артып китә.

БРИКС биш илнең инглизчә беренче хәрефләреннән торган аббревиатура. B – Бразилия, R – Россия, I – Һиндстан, C – Кытай, S – Көньяк Африка Республикасы.

2024 елда БРИКСка тагын биш ил өстәлде: Мисыр, Эфиопия, Иран, Согуд Гарәбстаны һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре. Утыздан артык ил БРИКСка керергә гариза бирергә ниятли. 

БРИКС илләре Җир шары территориясенең өчтән бер өлешен алып тора һәм ул аларда планетада яшәүчеләрнең яртысы яши.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading