Татарстаннан сыйныф җитәкчеләре РФ Президентының Рәхмәт хатларын алды
Татарстаннан ике сыйныф җитәкчесе Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатларын алды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Татарстаннан ике сыйныф җитәкчесе Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатларын алды.
Татарстаннан ике сыйныф җитәкчесе – Лениногорск нефть техникумының гомуми белем бирү дисциплиналары укытучысы Татьяна Мадиева һәм Казанның Идел буе районы 129нчы мәктәбенең информатика укытучысы Ерлан Аймаганбетов Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатларын алды.
Алар илнең профессиональ педагогик берләшмәсен формалаштыруга һәм үстерүгә керткән зур өлеше өчен РФ Президентының Рәхмәт хатларын алды. Хатлар 5 октябрьдә Мәскәүнең Кунак йорты сәхнәсендә ФКР амбассадорларына тапшырыла.
Сыйныф җитәкчеләре форумы 3 октябрьдән 7 октябрьгә кадәр үткәрелә, анда Татарстаннан 70 педагог катнаша, бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.
Россия Президенты Владимир Путин 2023 елны педагог һәм остаз елы дип игълан итте. Форум Россия Президенты кушуы буенча РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан үткәрелә. «Төбәкләр диалогы» АНО ФКРның стратегик партнеры булып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Шоу-бизнес
Данир Сабиров: «Кайвакыт җавап кайтарып, кешеләрне урыннарына утыртып та куя алам»
-
#Җәмгыять
Фәрит Мөхәммәтшин: «Татарстанда туган телләрне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклауга зур игътибар бирелә»
-
#Төрлесе
Аюдан ничек сакланырга?
-
#Проектлар
Халык, әйдәгез, Казансуны чистартабыз!
-
#Киңәш сандыгы
Колак «шаулаганда» водород перекисе ярдәмгә килә
Комментарийлар