16+

Владимир Путин: Укытучы һөнәре – күркәм һәм мөһим миссия

Укытучы көнендә яраткан укытучыларга рәхмәт сүзләре җиткерелә, бу бәйрәм үзенчәлекле, җылы хисләр уята.

Владимир Путин: Укытучы һөнәре – күркәм һәм мөһим миссия

Укытучы көнендә яраткан укытучыларга рәхмәт сүзләре җиткерелә, бу бәйрәм үзенчәлекле, җылы хисләр уята.

Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Кремль сайтында чыккан телеграммада белдерә.

«Укытучы — без еш кына бу хакта сөйлибез, һәм бу чыннан да шулай — ул һөнәр генә түгел. Бу сәләт, күркәм, мөһим миссия», — диде дәүләт башлыгы.

Путин билгеләп үткәнчә, укытучыларның хезмәте, сабырлыгы, кайгыртуы һәм ярдәме һәркемгә үз сәләтләрен һәм кешелек сыйфатларын ачарга, белем һәм рухи кыйммәтләр алырга ярдәм итә. Мәктәп остазларын һәм аларның киңәшләрен озак еллар үткәч тә ярату һәм рәхмәт хисләре белән искә алалар.

«Балалар, яшүсмерләр белән хәзер эшләүчеләрнең таланты, профессиональлеге, битараф булмавы — болар барысы да буыннарның дәвамлылыгын саклап калу, илебез дан тоткан казанышларны саклау һәм арттыру өчен бик мөһим», — диде Президент.

Педагогларны һәм ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да котлады.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading