Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгате
Ихлас йөрәктән сезгә исәнлек-саулык, тынычлык, игелек һәм иминлек телим, диелә мөрәҗәгатьтә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Ихлас йөрәктән сезгә исәнлек-саулык, тынычлык, игелек һәм иминлек телим, диелә мөрәҗәгатьтә.
Хөрмәтле татарстанлылар!
Кадерле ватандашлар!
Сезне Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм!
Моннан дүрт гасыр элек Кузьма Минин һәм князь Дмитрий Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесе сугышчылары, нинди катлаудан булуларына, дини инануларына һәм җәмгыятьтә нинди урын тотуларына карамастан, бергәләп туган җирне чит ил баскыннарыннан азат итте.
Илебезнең данлы тарихы күпмилләтле халкыбызга хас рухи көчнең, нык ихтыяр, каһарманлык һәм какшамас бердәмлекнең барлык кыенлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итүен раслады.
Хәзерге вакытта да махсус хәрби операция уздырыла торган зонада төрле милләт һәм дин вәкилләре булган хәрбиләребезнең туганнарча мөнәсәбәте неонацизм куркынычы алдында илкүләм берләшү күрсәткече булып тора.
Алар – бер-берсенә ныклы таяныч һәм терәк. Бу тыгыз сафларда татарстанлылар, республикабызның абруен күтәреп, күпсанлы кыюлык һәм батырлык үрнәкләре күрсәтә. Татарстан җәмәгатьчелеге өчен хәрби хезмәткәрләргә, аларның гаиләләренә булышу изге бурычка һәм намус эшенә әйләнде.
Халыкның бердәмлеге, милләтләр һәм диннәр арасында традицион рухи-әхлакый хәзинәләребезгә нигезләнгән татулык, үзара аңлашып яшәү илебезнең һәм аның алдынгы төбәкләреннән булган Татарстан Республикасының тизләнешле үсеше өчен мөһим шартларның берсе булып тора.
Һәрберебезнең Россия язмышыннан аерылгысыз булуы, аның алгарышына өлеш кертүе, үз-үзенә ныклы ышанычы, һичшиксез, иң кыю планнарны һәм проектларны тормышка ашырырга, зур уңышларга ирешергә мөмкинлек бирер.
Ихлас йөрәктән сезгә исәнлек-саулык, тынычлык, игелек һәм иминлек телим.
Р.Н. Миңнеханов
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
«Кызым чак кына агуланмады...»: җырчы Рәфис Кәлимуллин киңәш сорый
-
#Кыскача яңалыклар
Кинорежиссер Александр Далматов һәм актриса Гөлшат Әбделманова өйләнештеләр
-
#Шоу-бизнес
“Күп булса – ялыктыра, аз булса – җитми кала”, яки “Супер хитлар” концертына рәхим итегез!
-
#Төрлесе
Сепаратка сөт калдырган идем... Тәрәзләр дә әле юмаган... Кичке ашка нәрсә пешерим икән...
-
#Язмалар
«Янгын чыкканда, кызыбыз йоклаган булган. Ярый әле тәрәзә аша чыга алган...»
Комментарийлар