16+

“Законнар һәм карарлар бар, әмма алар ни дәрәҗәдә эшли?”

Формаль якын килү генә булмасын, бөтен ярдәм чаралары мәҗбүри рәвештә башкарылырга тиеш.

“Законнар һәм карарлар бар, әмма алар ни дәрәҗәдә эшли?”

Формаль якын килү генә булмасын, бөтен ярдәм чаралары мәҗбүри рәвештә башкарылырга тиеш.

Махсус операциядә катнашучылар һәм аларның якыннарының мөрәҗәгатьләренә битараф булу фактлары бар. «Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте советы утырышында югары совет рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шулай дип белдерде. Чарада махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары күрсәтү турында сөйләштеләр. 

СВО башлануга ук илдә махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә бердәм социаль ярдәм күрсәтү оештырылды. Әлеге уңайдан федераль дәрәҗәдә йөздән артык закон кабул ителгән. Республика дәрәҗәсендә дә аерым ярдәм чаралары каралган. Белгәнегезчә, 1 декабрьдән СВОда катнашучы хәрбиләр кредит бурычларыннан азат ителде һәм яраланучылар өчен түләүләрнең яңа кагыйдәләре расланды. 

– Законнар һәм карарлар бар, әмма алар ни дәрәҗәдә эшли? Бу эштә формаль якын килү генә була алмый, бөтен ярдәм чаралары мәҗбүри рәвештә башкарылырга тиеш. Бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмасын. Хәрбиләребез һәм аларның якыннары дәүләт яклавын белеп торсыннар. Бөтен кеше дә ярдәм чаралары турында хәбәрдар түгел. Бу – безнең җитешсезлек, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. 

Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева СВОда катнашучыларга, шул исәптән һәлак булучыларга һәм аларның гаиләләренә өстәмә рәвештә республика тарафыннан күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында сөйләде. 

– 2022 елдан Татарстан хөкүмәте үзенең батальоннары сугышчыларына 360 мең сум акча түли. Бу бер тапкыр бирелә торган түләүләрдә бернинди дә тоткарлык юк. Контракт нигезендә хезмәт итүчеләргә бер мәртәбә 305 мең сум акча бирелә. Шулай ук хәрби хезмәткә чакырылган ир-атларның һәр балигъ булмаган баласына 20 мең сум күләмендә бер тапкыр акча түләнә. Бу түләүләр буенча баштарак сораулар туган иде. Хәзер моңа кагылышлы проблемалар юк.  Махсус операциядә һәлак булучыларның гаиләләре 2 миллион сумлык түләүләр ала. Газ тоташтыруга да компенсация бирү каралган, – дип искәртте ул. 

СВОдан кайтучыларны эшкә урнаштыруда да проблемалар юк. Бердән, аларның үз эш урыннары саклана. Шулай ук үз эшләрен ачарга теләүчеләргә 145 мең сум акча бирелә. 8 кеше шул мөмкинлектән файдаланган. Араларында яңа һөнәр үзләштерүчеләр дә бар. 

Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев, СВОда катнашучыларның ишетү сәләтләре югалуны күздә тотып, аларны колак аппаратлары белән тәэмин итү мәсьәләсен карарга кирәклегенә басым ясады. Илкүләм медицина тикшеренү үзәге белгечләре мәгълүматлары буенча, сугышчыларның 75 процентына кадәргесе теге яки бу дәрәҗәдә ишетү сәләтләрен югалта, диде ул. 

Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлеге җитәкчесе Айгөл Кашапова СВОда катнашучыларның балаларына кагылышлы ташламалар турында сөйләде. Юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик бушлай юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә тукталды. 

Фәрит Мөхәммәтшин, һәр районда шушындый сөйләшүләр алып баруның кирәклеген ассызыклап, утырышта катнашучыларга районнарда халыкка әлеге ярдәм чаралары турында җиткерергә кушты.  

– Россия геройлары белән очрашудан соң, һәлак булучыларның хатыннары килеп, кайбер мәсьәләләрдә булышуны сорадылар. Ул ярдәмнәр хөкүмәт карары белән каралган дим. Начар эшлибез, халыкка җиткереп бетермибез, – диде ул. 

Татарстан Дәүләт Советында "ТНВ" депутат төркеме җитәкчесе Артур Абдульзянов патриотик тәрбия бирү максатыннан мәктәпләргә СВОда катнашучыларны чакырып Ватанны саклау темасына сөйләшүләр үткәрергә тәкъдим итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading