Ике урам җыештыручы талаша. Безнең халык түгел. Берсе «старшилары», күрәсең, икенчесенә нидер эшләргә кушып маташа.
Тегесе тыңламый. Дөресрәге, тыңламаска маташа. Беренче ир озаклап, үзләренчә яхшылык белән дә аңлатып карады. Тәки аңламады теге. Аптырагач, бригадир ир аяк астына төкерде дә борылып китеп барды. Кеше тыңлату җиңел эш түгел шул ул.
Бригадир дигәч, гомер буе авылда бригадир булып эшләгән мәрхүм Сәгыйть абый искә төште.Сугыштан соң 17 яшьлек чагында авылда бригадир итеп куялар аны. Ул вакытта колхоз радиосы юк, төрле эшкә дәшеп, йорттан йортка йөри бу. Авыл тулы ялгыз, ирсез хатыннар. Һәркайсының үз проблемасы, телләре дә, кем әйтмешли, беләк буе. Ничек тыңлатты икән аларны Сәгыйть абый?! Әле бит ул чакта колхоз эшендә акчалата түләү дә юк. Һаман шул бер «таяк»ка эшли торган чак. Ашау ягы да такы-токы, йорт саен йә сугышта һәлак булган, йә хәбәрсез югалып кайтмаган ир хәтере. Тыңлатып кара син авыл хатыннарын бушка эшкә. Болар бит инде чарасызлыктан совет властеннән куркудан да узган бичаралар. Сәгыйть абый үзе исән чагында, бер тапкыр сораганым да булды үзеннән бу турыда.
- Хәйлә белән инде, иркәм, хәйлә белән, - дигән иде ул, елмаеп. - Әйтик, Нәсимәттәйгә киләм, ындыр табагына эшкә менергә кирәк дип. Юк, энем, булдыра алмыйм, бүген авырып торам, ди. Ярар алайса, Гайшә белән Миңлекамалга әйтәм, аларга кергәнче сиңа кергән идем. Балаларың кечкенә бит...Нәсимәттәй белә - ындыр табагына менсәң, трудоденьнән тыш чабата астында йә итәк астында булса да өйгә бераз бөртек кайтырга мөмкин. «Юк-юк, Сәгыйть энем, йөрмә Миңлекамалларга, бераз рәтем дә җайланган кебек.Хәзер берәр чынаяк чәй генә эчәм дә менәм», - ди бу. Башкалары белән дә шулай. Кемгә көненә көн ярымлык трудодень язып, кемне күтәреп кайтырлык булса да, печән белән алдап инде...Ходаем, әле ярый сезгә ул чорларны күрергә булмады. Ул чорда эшләгән, авылны торгызган апаларга, кулымнан килсә, һәйкәл куяр идем мин, - дигән иде Сәгыйть абый.
Нәрсә генә ишетмәгән дә, нәрсә генә күрмәгән бит инде ул шул елларда. Тыңлаткан бит авыл халкын...
...Бүген урам җыештыручылар бригадиры булып йөрүче абзыйны кызгандым. Юк, тыңламады бит теге бәләкәй үзбәк моны. Яфрак тутырылган капчыкларны чүплеккә ташырга кушкан иде бугай ул аңа. Бераздан бригадир абзый капчыкларны икешәрләп тотып, үзе чүплеккә илтә башлады. Аңарда Сәгыйть абыйдагы хәйләкәрлек җитмәде бугай...
Комментарийлар