Симферополь шәһәрендәге Кырым-татар академия музыкаль-драма театрының Казанга тәүге тапкыр килүе түгел. Алар «Кармен» спектакле өчен «Нәүрүз» фестиваленең Гран-приена да ия булганнар иде инде.
Тамашачыларның үзләрен яратып калуын искә алып, быел да Татарстанга бик теләп килгәннәр. Фестиваль ачылган көнне Кырым Дәүләт Советы рәисе урынбасары Рәмзи Ильясов үзенең чыгышын: «Фестивальнең алдагысы Кырымга...
Скопировать ссылку

Тамашачыларның үзләрен яратып калуын искә алып, быел да Татарстанга бик теләп килгәннәр. Фестиваль ачылган көнне Кырым Дәүләт Советы рәисе урынбасары Рәмзи Ильясов үзенең чыгышын: «Фестивальнең алдагысы Кырымга багышлансын иде», - дигән теләген җиткерүдән башлап җибәрде.
- Без үзебезнең коллектив белән Европаны йөреп чыктык. Кырым-татар театры моннан 250 ел элек ачылган булса да, ул озак еллар эшләүдән туктап тора. Әле театрның яңадан ачылуына 25 кенә ел. Без үз телебездә уйныйбыз. Берничә ел элек Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» әсәрен дә куйган идек. Драма әсәрләренә бездә кытлык. Театрга килергә ир-егетләр атлыгып тормый, чөнки аларга гаиләне туйдырырга кирәк. Театрның 23 кешедән торган оркестры, балет төркеме бар, - диде ул.
Коллективның фестивальгә «Аршин мал алан» спектаклен алып килүе очраклы түгел. Әзәрбайҗан композиторы Узейр Гаджибековның моннан 100 ел элек язылган опереттасы 80 телгә тәрҗемә ителеп, 76 илдә куелган. Яшь сәүдәгәр Әскар үзенә кәләш табып, үзе белән алдан күрешеп, өйләнергә хыяллана. Ә кызларны ул чакта егет белән очраштырмыйча гына кияүгә бирәләр. Дусты Сөләйманның киңәше белән ул, тукымалар сатучы булып, Солтанбәк бай өенә китә. Байның кызы Гөлчәһрә бе-лән алар бер-берсенә шунда ук гашыйк булалар. Кыз да үзе яраткан кешегә генә кияүгә чыгарга хыялланып йөри. Байның тукыма сатып йөрүче егеткә кызын кияүгә бирәсе килми...
Комментарийлар