16+

“Бу китап үземнән дә кадерлерәк”

Бөек Ватан сугышы ветераны “Әлифба” авторы бүләк иткән Габдулла Тукай китабын саклый.

“Бу китап үземнән дә кадерлерәк”

Бөек Ватан сугышы ветераны “Әлифба” авторы бүләк иткән Габдулла Тукай китабын саклый.

Казан шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Харис абый Салиховка тиздән 99 яшь тула. Ул әле дә укытучы апасы бүләк иткән Габдулла Тукай китабын кулына алып, үткәннәрене исенә төшерә. 17 яшьлек студентын сугышка җибәрәселәрен белгән укытучысы Рәмзия Гыйләҗ кызы Вәлитова, сумкасында булган китапны белемгә омтылучы укучысына бүләк итә. 

“Чутай, мәле, бүләгем булсын...”
1944 елның көзе. Арча педогогия училищесында белем алучы Харисны Арча хәрби комиссариатына чакыралар. Ул вакытта училище “Үрнәк” совхозында, Лесхоз авылында урнашкан була, Арчаның үзеннән 20 чакрым тирәсе ераклыкта. Чакыргач, егет бара. Чепья районы (хәзерге Балтач районы) Чутай авылы егетенә кулына сугышка барырга повестка бирәләр.

Бу хакта Чепья районы хәрби комиссариатына да шалтыратып әйтәләр. Кулына документ алган егет, Арча хәрби комиссариатыннан чыгып үзәк урам буйлап барганда, чиркәү янында укытучысы Рәмзия апасын очрата. “Эңгер-меңгер, караңгы төшеп бара торган вакыт иде, - дип искә ала Харис ага. – Күңелемнең тулган мәле. Рәмзия апа мине күреп ни эшләп йөрүем белән кызыксынды. Сугышка китәргә повестка бирүләрен әйттем.

Бу хәбәр укытучымның да күңелен кузгатты.  Икебез бергә елап җибәрдек. Кечкенә буйлы, ябык бер малай идем, Рәмзия апа башымнан сыйпап алды. Аерылышабыз дип торганда: “Тукта, Чутай, бүләгем булсын, дип сумкасыннан бер китап алып, миңа сузды. Бу китапны минем истәлегем итеп саклап тот, үзең белән сугышка да ал”, - диде. Укытучым биргән әлеге китапны капчыгыма салып, җәяүләп юлны дәвам иттем”.  
Училищеда Хариска һәркем, хәтта укытучылар да, исеме белән түгел, ә нәкъ тә менә авылының исеме белән “Чутай” дип эндәшә торган булганнар. Училищега кайтып, Чутай сугышка җибәрүләрен хәбәр итә, иртән туган авылына кузгала. Өенә кайтып, Рәмзия апасы бүләк иткән китапны әтисенә күрсәтә.

Галимә истәлеге
Рәмзия Вәлитова – ул вакытта ук данлыклы мөгалимә, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев кебек татар әдәбиятчеләренә белем биргән, татар орфографик методикасын эшләгән галимә. Соңрак, бөтен татар дөньясын шаулаткан, меңәрләгән баланы татар телендә язарга, сөйләшергә өйрәткән “Әлифба” китабы авторының берсе. Үзенең дә язмышы гыйбрәтле һәм тетрәндергеч, шулай булуга карамастан бөек дәрәҗәләргә ирешә алган олы шәхес.  

Әтисе әлеге китапны күрә дә, исе китә, өстәвенә улына нинди галимә бүләк иткән. “Моны каян алдың, бер җирдә дә булмаган китап бит бу”, - дип аптырый. Харис кем бирүен әйтә. “Безнең әти шул чорда ук русча, татарча, латинча укый-яза белә иде, безне дә белемле итеп үстерергә тырышты. Ул чорда бер кемдә булмаган бу җыентыкның минем кулга килеп керүенә әти дә бик аптырады ”, - дип искә ала Харис ага. 

Рәмзия апасының сүзен тыңлап, Харис ага әлеге китапны үзе белән сугышка ала. Китап егет белән бергә Көнбатыш Украина, Карпат тауларын узып, Көнбатышка барып җитә. “Сугышта әлеге китапны малайлар белән бергәләп укып, күңелебезгә рухи азык туплый идек. Сәгъдулла Мөхәрләмов, Әхмәдиев, Шакиров һәм башка татар сугышчылары елый-елый укыган китап бу. Чөнки анда үзәккә үтәрлек Тукай сүзләре язылган”, - дип ветеран олпат шагыйрьнең “Китап” шигырен яттан сөйләп, биредә сүз Коръән китабы турында баруын аңлатып үтте.   
Шул вакытта мин кулыма китап алам,
Аның изге сәхифәләрен актарам;
Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем,
Шуннан гына дәртләремә дәрман табам;

- Менә шундый рухтагы шигырьләрне укып, безнең беребезнең дә үләсе килмәде, алга, яшәргә максат куеп илне сакладык, - ди ветеран. - Сугышта кеше бер-берсе белән рухи берләшеп, ярдәмләшергә тырыша. Монда басылган  шигырьләр безгә яшәргә рухи көч бирде.  
Сугыштан кайтканнан соң да китапны үзеннән калдырмый. Тик күченеп йөри торгач, югалта. “Минем өчен бу тормыштагы иң зур югалтуларның берсе булгандыр. Архивларымны актара башлагач, берничә ел элек килеп чыкты. Сөенүләремне белсәгез. Тукай музеена да алып барып күрсәттем. Музейга тапшырырга дигәннәр иде, үзем белән гомер юлы узган әлеге бүләктән аерыласым килмәде. Бу китап минем өчен үземнән дә кадерле”, - ди Харис ага.  

Харис агадагы китап 1943 елда нәшер ителгән. “Әлеге басманы чыгарган тел һәм әдәбият, тарих институтының ул чактагы җитәкчелегенә һәйкәл куярлык. Шәхес культы, торгынлык елларында, кешеләрне газаплаган заманда шундый китап нәшер итә алулары үзе зур батырлык.

Тукайның тыелган шигырьләрен китап итеп бастырткан олы йөрәкле галимнәргә, җитәкчеләр батырлыгы алдында баш иям”, - ди үзе дә күп кенә хезмәтләр өйрәнгән, академик дәрәҗәсенә ирешкән Харис ага.  

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading