16+

2009-2014: Казанышлар

СӘЯСӘТ 2010 елның 25 мартында Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты булды. Татарстан тарихында ул икенче Президент. 1991 елдан бирле республика белән идарә иткән Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе булып калды. ТӨЗЕЛЕШ 2012 елның 9 июнендә Югары Ослан районы территориясендә Иннополис төзелә башлады. Иннополис ул - яңа типтагы акыллы шәһәр....

2009-2014: Казанышлар

СӘЯСӘТ 2010 елның 25 мартында Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты булды. Татарстан тарихында ул икенче Президент. 1991 елдан бирле республика белән идарә иткән Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе булып калды. ТӨЗЕЛЕШ 2012 елның 9 июнендә Югары Ослан районы территориясендә Иннополис төзелә башлады. Иннополис ул - яңа типтагы акыллы шәһәр....

СӘЯСӘТ
2010 елның 25 мартында Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты булды. Татарстан тарихында ул икенче Президент. 1991 елдан бирле республика белән идарә иткән Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе булып калды.

ТӨЗЕЛЕШ
2012 елның 9 июнендә Югары Ослан районы территориясендә Иннополис төзелә башлады. Иннополис ул - яңа типтагы акыллы шәһәр. Биредә бизнес-инфраструктура (технопарклар, уйлап табу үзәкләре һ.б.), мәгълүмати технологияләр өлкәсе буенча махсуслашучы Россиядәге беренче университет, мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханә һәм сырхауханәләр, сәүдә үзәкләре, рестораннар, төрле дәрәҗәдәге торак комплексы (күпфатирлы йортлардан алып таун-хаус һәм коттеджларга кадәр) булачак. Россиядә башка мондый проект әлегә юк.



СПОРТ
2013 елда Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада узды. Казан Россиянең өченче спорт башкаласы дип игълан ителде.
Бездәге Универсиада студентлар уеннары тарихындагы иң масштаблы һәм оештыру буенча да һәм уздыру ягыннан да иң яхшысы дип танылды. Уеннарда 351 комплект медаль уйнатылды. Дөньяның 162 иленнән 12 мең спортчы катнашты. Россия спортчылары Универсиадада беренчелекне алды: 292 медаль яулады, аларның 155е - алтын. Башкалага 150 меңнән артык кунак һәм турист килде. 800 меңнән артык билет сатылды. Шәһәр тынычлыгын 4 меңнән артык полиция хезмәткәре саклады.
Универсиадага әзерлек кысаларында Казанда Универсиада авылы, 36 яңа спорт корылмасы, 14 кунакханә, 11 транспорт чишелеше һәм җәяүлеләр өчен 41 юл кичүе, 23 шәһәр юлы, 88,384 чакрым озынлыктагы 72 шәһәр урамы төзелде һәм төзекләндерелде. Шулай ук 7нче шәһәр хастаханәсе базасында Ашыгыч медицина үзәге төзелде. Ул 1 164 стационар, 63 реанимация ятагына исәпләнгән.
Казанда 2015 елда Су спорт төрләре дөнья чемпионаты, 2018 елда Футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары узасы билгеле булды.
2014 елда Фехтование буенча дөнья чемпионаты, Хай-дайвинг буенча беренче тапкыр дөнья кубогы узды.
«Рубин» «Казан-Арена» стадионында беренче матчын уйнады. Стадион 45 мең тамашачыга исәпләнгән.

ЭКОЛОГИЯ
Татарстан Президенты тарафыннан 2013 ел Экология һәм әйләнә-тирәне саклау елы дип игълан ителде. Әйләнә-тирә мохитне саклау елы менә нәрсәләр белән истә калды:
Президент башкалада Харовое күлен саклап калу турында карар чыгарды. Бүгенге көндә биредә 4 гектар мәйданлы экопарк пәйда булды - анда Кызыл китапка кертелгән хайваннар һәм кошлар яши. Проект авторлары быел, республика районнары һәм шәһәрләре арасында уздырылган социаль проектлар бәйгесендә җиңеп, бер миллион сум күләмендә грант отты.
Казанда чүпне бүлеп җыю контейнерлары барлыкка килде.
Кама елгасының республиканың Балык Бистәсе районы аша уза торган өлешендәге яр буйлары (950 метр) ныгытылды. Аны башкарып чыгу өчен федераль һәм республика бюджетыннан 137,6 миллион сум акча тотылды. Шул рәвешле Балык Бистәсе халкы һәм кунаклар өчен менә дигән ял итү һәм күңел ачу урыны булдырылды.
«Нәфис Косметикс» компаниясе Казанның үзәгендә яшәүчеләр гасыр ярым дәвамында суларга мәҗбүр булган тәмсез иснең тулысынча бетерелүе турында рәсми рәвештә белдерү ясады. Завод сабын җитештерү технологиясен тамырдан үзгәртеп корып, экологик чиста, калдыкларсыз эшли торган технологиягә күчте.

ТАРИХ
2014 елның июнь аенда Болгар тарихи-археологик комплексы ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Ул Россиядән әлеге мәртәбәле исемлеккә кертелгән 27нче тарихи һәйкәл.

МӘДӘНИЯТ
2014 елда Татарстан башкаласы Казан төрки дөньяның мәдәни башкаласы итеп танылды. Россиянең өченче башкаласы булган Казан мәдәни башкала статусы аша Россияне төрки телләрдә сөйләшә торган гаять зур төрки дөнья белән бәйләде.
Яшел Үзәннән татар кызы Динә Гарипова 2013 елда «Евровидение» бәйгесендә бишенче урын алды.



МЕДИЦИНА
Республика балалар клиник хастаханәсе, Республика клиник хастаханәсе, Республика клиник онкология диспансеры, Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе һәм башка медицина учреждениеләре тулысынча төзекләндерелде. Чаллы шәһәрендәге Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә халыкара стандартларга туры килү турында һәм Европа менеджментлыгы сыйфаты (EFQM) халыкара сертификатлары тапшырылды. Шушы ук сертификат Төбәкара клиник-диагностика үзәгенә дә бирелде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading