Хәзер заманасы шулмы соң, бөтен җирдә алдыйлар. Кибетләрдә, ташлама дигән булып, шул ук бәягә товар саталар, коммуналь хезмәтләргә ай саен акча каералар, телефонга, котлыйбыз, машина оттыгыз, шуны алыр өчен комиссиясен түләгез, дигән мәгълүмат килеп төшә.
Ни дисәң дә, хәзер без базар икътисадында яшибез. Тукаебыз тикмәгә генә базар турында: «Кайсы алдый, кайсы алдана...» - дип язмаган инде. Чыннан да, бөтен дөньябыз базар шул! Кичә ТР буенча ЭЭМда да алдау очракларына каршы көрәшне яктыртып үттеләр.
ТР буенча ЭЭМның җинаятьчеләрне эзләү идарәсе башлыгы Павел Серов әйтүенчә, май аенда гына да 22 социаль алдау очрагы, 31 телефон аша алдау очрагы теркәлгән.
Алдакчылар, телефоннан шалтыратып, якыныгыз юл-транспорт һәлакәтенә очраган, җинаять кылган яки тоткынлыкка төшкән, дигән хәбәр җиткереп, аларны коткару өчен тиз арада ниндидер счетка акча салырга куша. Ниндидер комиссия яки башка төрле чыгымнар өчен акча күчергәнче, башта уйлап карарга киңәш итә полиция хезмәткәрләре. Әгәр чынлап та машина отсагыз, оешма сезне офиска чакырып сөйләшер иде, ди алар.
Банк карталары белән бәйле җинаятьләр дә ешайган. Россия Саклык банкы хезмәткәре аңлатуынча, банк беркайчан да клиентка шалтыратмый. Берәр сорау туа калса, турыдан-туры банкның үзенә шалтыратып яки барып белешергә кирәк.
ТР ЭЭМның икътисади куркынычсызлыгы идарәсе башлыгы Ринат Акчурин сүзләренә караганда, соңгы вакытта алдакчы риэлторлар күбәйгән. Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә еш кына ТСЖ җитәкчеләренең коммуналь түләүгә җыелган акчаны үзләштерү очраклары ачыклана. Йортларга хисаплагыч урнаштырганда да, халыкны алдап, 4 мең сум акча алучылар бар, асылда, «санагыч»ның иң кыйммәтлесен куйдыру да 1,5-2 мең сум тирәсеннән артмый. Шулай ук картларга, сугыш ветераннарына төрле биологик препаратлар сатып, аларны җенси яктан «яшәртәләр». Ни кызганыч, нәтиҗәсе дә булмый, 70-100 мең сум акчаларыннан да колак кага өлкән буын вәкилләре.
Әгәр сезне алдасалар, кичекмәстән полициягә хәбәр итегез, дип белдерде җәмәгать тәртибен саклаучылар. Никадәр тизрәк шалтыраткан саен, җинаятьнең ачыклану мөмкинлеге шулкадәр зуррак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар